Ватан Каһарманнары көне
Б.Н. Ельцин исемендәге китапханә материаллары


Ватан Геройлары көне | |
---|---|
![]() РФ Президенты Владимир Путин Ватан Геройлары көне (2022) алдыннан Кремльдә тантаналы кабул итүдә чыгыш ясый | |
Төре | Истәлекле көн |
Кабул ителгән | 2007 елда 22 номерлы Федераль канун белән кабул ителгән |
Уздырыла |
![]() |
Дата | 9 декабрь |
Бәйрәм чаралары | ел саен, 9 декабрьдә |
Бәйле | Изге Георгий ордены |
Ватан Каһарманнары көне (Ватан Геройлары көне, кыскача Геройлар көне) - Россиядә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата (ял көне бирелми торган бәйрәм).
2007 елның 28 февралендә гамәлгә куела (№ 22-ФЗ), РФ Президенты тарафыннан расланган[1].
Бу көнне Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтлиләр[2].
Бу көнне 2007 елда Мәскәүдә Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Геройлары, Дан орденының тулы кавалерларына багышланган беренче музей ачыла[3][4].
Статуcы
- 2007 елның 26 гыйнварында Ватан Геройлары көне Россия Федерациясенең Федераль Мәҗлесенең Дәүләт думасы тарафыннан тәкъдим ителә.
- 2007 елның 21 февраленда депутатлар тәкъдиме Россия Федерациясенең Федераль Мәҗлесенең Федерация Шурасы тарафыннан уңай бәяләнә.
- 2007 елның 28 февралендә РФ Президенты фәрманы белән көченә керә[1].
Барлыкка килү тарихы
Истәлекле дата Россия империясе бәйрәме — 1769 елдан 1917 елга кадәр билгеләп үтелгән Георгий кавалерлары көненә багышланган[5].
Россия империясендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Россия империясендә, 1917 елгы Октябрь инкыйлабына кадәр, 9 декабрьдә (иске стиль белән 26 ноябрь) «Георгий хачы кавалерлары» көне билгеләп үтелгән. 1769 елда Россия патшабикәсе Екатерина II үзенең фәрманы белән Россия империясенең иң югары хәрби бүләге — «Изге Бөек шәһит һәм җиңүче Георгий император хәрби»н гамәлгә куя. Бу вакыйга хөрмәтенә Россия империясендә Изге Георгий ордены кавалерлары көнен билгеләп үтә башлыйлар[2].
Орденны сугышта аерым батырлыклар күрсәткән сугышчыларга тапшыралар. Оренның 4 дәрәҗәсе бар, шуларның беренчесе — иң югарысы. Россия империясендә 10 меңнән артык кеше Изге Георгий ордены кавалеры була, шуларның 25 е орденның иң югары дәрәҗәсен ала (Александр Суворов, Григорий Потемкин һ.б.)[6].
Изге Георгий орденының тулы кавалерлары — дүрт кеше: Михаил Кутузов, Михаил Б.Барклай-де-Толли, Иван Паскевич-Эриванский, Иван Дибич-Забалканский таныла. 1849 елда Зур Кремль сараеның бер залында әлеге орден кавалерларының исемнәре мәңгеләштерелә[7].
1917 елда хакимияткә килгән большевиклар Георгий хачы кавалерлары бәйрәмен бетерәләр һәм Россия империясенең бүләкләү системасын, шул исәптән «Изге Георгий император хәрби ордены»н да, гамәлдән чыгаралар[8].
СССР[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1934 елның апрелендә СССР Үзәк башкарма комитеты Советлар Союзы Герое исемен раслый, ә Советлар Союзы Герое өчен өстәмә билге — «Алтын Йолдыз» медале — 1939 елда СССР Югары Советы Президиумы Указы белән гамәлгә куела[9].
СССРның иң югары бүләгенә беренчеләрдән булып «Челюскин» экипажын боздан алган 7 очучы (Анатолий Ляпидевский, Василий Молоков, Николай Каманин, Маврикий Слепнев, Михаил Водопьянов, Иван Доронин) лаек була[4]. 1946 елга, хәрби хәрәкәтләр вакытында батырлык яки күренекле хезмәтләре өчен, барлыгы 12 777 кеше югары дәрәҗәдәге бүләккә лаек була (монда бүләктән мәхрүм ителгән 72 кеше исәпкә алынмый)[10][11].
1943 елда СССРда яңа хәрби орден — Дан ордены булдырыла, аның тулы кавалерлары (3 дәрәҗә) Советлар Союзы Геройларына тиңләштерелә. Аның статуты һәм төсләр гаммасы (кайбер аерымлыкларны исәпкә алмаганда) Изге Георгий орденына охшаш була[6]. Әмма Изге Георгий ордены кавалерлары көненә охшаш истәлекле дата СССРда булмый[8].
Россия Федерациясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
СССР таркалганнан соң, Россия Федерациясе Герое исеме һәм аның аерымлык билгесе — «Алтын Йолдыз» медале 1992 елның 20 мартындагы 2553-I номерлы РФ Кануны белән раслана. 2000 елда орденның статусы яңадан торгызыла.
2008 елда Россия Федерациясенең беренче «Георгий ордены» кавалеры булып генерал-полковник Сергей Макаров таныла[12]. Беренче булып «Алтын Йолдыз» медале һәм Россия Герое исеменә космонавт Сергей Крикалев лаек була (РФ Президентының 1992 елның 11 апрелендәге Указы нигезендә)[13]. 2022 елның декабренә булган мәгълүматларга караганда, 1992 елдан бирле Россия Герое исеменә 1,2 меңнән артык кеше лаек булган[8]).
Ватан Геройлары көне Россия Федерациясенең 2007 елның 28 февралендәге (№ 22-ФЗ) Федераль канун белән билгеләнә[1]. 2007 елның 25 гыйнварында РФ Дәүләт Думасы Рәисе һәм «Бердәм Россия» партиясенең Югары Советы Рәисе Борис Грызлов журналистларга биргән интервьюсында бу бәйрәмнең әһәмиятен түбәндәгечә аңлата:
![]() |
«Сүз революциягә кадәрге Россиядә булган бәйрәмне — 9 декабрьдә билгеләп үтелгән Георгий кавалерлары көнен — торгызу турында бара. Әлеге дата үз бәйрәменә лаеклы Ватан Геройлары көненә дә беркетеләчәк»[13]. | ![]() |
2007 елның 21 февралендә депутатлар инициативасы Федерация Советы тарафыннан хуплана, ә 2007 елның 28 февралендә аны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин раслый[1].
Традиции
Бу көнне РФ Кораллы Көчләрендә Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Изге Георгий һәм Дан орденының тулы кавалерлары хөрмәтенә тантаналы рәвештә шәхси составны сафка бастыру һәм башка чаралар үткәрелә[2]. Россиянең барлык шәһәрләрендә Ватанны саклап һәлак булган сугышчыларга багышланган мемориаллар һәм обелискларга веноклар салу тантанасы уза[5].
Кремльнең Георгий залында кабул итү тантанасы уза, анда Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Дан орденының тулы кавалерлары һәм Изге Георгий ордены кавалерлары, РФ Хөкүмәте әгъзалары, Федерация Советы һәм Дәүләт думасы әгъзалары, шулай ук мәдәният, фән һәм сәнгать эшлеклеләре катнаша. Бәйрәм төрле иҗтимагый оешмаларның һәм мәдәният учреждениеләренең актив ярдәме белән үткәрелә[3][7][13].
2020 ел мәгълүматлары буенча Россиядә «Россия Геройлары ассоциациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасы, шулай ук Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә, Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә урнашкан СССР Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары төбәкара оешмалары эшли[5].
Россиянең уку йортларында бу көнне ватанпәрвәрлек дәресләре үткәрелә, укучылар алдында ветераннар, хәрби һөнәр ияләре, тарихчылар чыгыш ясый. Кайбер мәктәпләр һәм югары уку йортлары музейларга экскурсияләр оештыра[7].
Сылтамалар
- Дәүләт думасы яңа «эш көне» бәйрәме кабул итте
- Федеральный закон Российской Федерации от 28 февраля 2007 г. N 22-ФЗ О внесении изменения в статью 1 Федерального закона «О днях воинской славы и памятных датах России»
- Пояснительная записка к законопроекту О внесении изменения в статью 1 Федерального закона о Днях памятной славы «О днях воинской славы и памятных датах России»
- Стенограмма обсуждения законопроекта
Статуты военного ордена святого великомученика и победоносца Георгия.: Учрежденного её величеством всемилостивейшею государынею императрицею и самодержицею всероссийскою Екатериною Алексеевною. 1769 года ноября 26 дня. — [Санкт-Петербург: Тип. Гос. Воен. коллегии, 1769]. -[15] с.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 Изменения в статью 11ФЗ "О днях воинской славы и памятных датах России" . www.rg.ru (3 март 2007). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 декабрь 2024.
- ↑ 1 2 3 9 декабря в нашей стране отмечается памятная дата — День Героев Отечества . Российское историческое общество (9 декабрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 декабрь 2023.
- ↑ 1 2 Людмила Петрова. Какой сегодня праздник. 9 декабря - День героев Отечества . Российская газета (9 декабрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 декабрь 2023.
- ↑ 1 2 Анна Никольская. В России открылся первый в стране Музей Героев . Российская газета (8 декабрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 декабрь 2023.
- ↑ 1 2 3 День Героев Отечества. Досье . ТАСС (9 декабрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 декабрь 2023.
- ↑ 1 2 День героев Отечества . Президентская библиотека имени Б. Н. Ельцина (9 декабрь 2007). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 декабрь 2023.
- ↑ 1 2 3 День Героев Отечества – 2022: история и традиции праздника . Известия (8 декабрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 декабрь 2023.
- ↑ 1 2 3 День героев Отечества в России . РИА новости (9 декабрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 декабрь 2023.
- ↑ День Героев Отечества . История.РФ (8 декабрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 декабрь 2023.
- ↑ Александр Емельяненков. Сколько героев насчитали в СССР через год после Победы . Российская газета (3 июль 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 декабрь 2023.
- ↑ Статистика по Героям СССР . Международный патриотический проект "Герои страны". Мөрәҗәгать итү датасы: 6 декабрь 2023.
- ↑ Закон РФ от 20 марта 1992 г. N 2553-I "Об установлении звания Героя Российской Федерации и учреждении знака особого отличия - медали "Золотая Звезда" . Garant.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 декабрь 2023.
- ↑ 1 2 3 Фидель Агумава. 9 декабря в стране отмечается День Героев Отечества . Парламентская газета (9 декабрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 декабрь 2023.