Россия Федерациясе Конституциясе көне
Россия Федерациясе Конституциясе көне (шулай ук РФ Конституция көне, Конституция көне, рус. День Конститу́ции Росси́йской Федера́ции) — ел саен 12 декабрьдә билгеләп үтелә торган дәүләт бәйрәме[1][2]. 1993 елның 12 декабрендә Конституцияне кабул итү буенча бөтенхалык тавыш бирүе уза[3].
1994 елдан 2004 елга кадәр Конституция көне эшләми торган бәйрәм көне булып санала. 2005 елдан, РФ Хезмәт кодексына төзәтмәләр нигезендә, 12 декабрь эш көне булып санала башлый; шул ук вакытта бәйрәм көне Россиянең истәлекле даталары исемлегенә кертелгән[4][5].
Бәйрәмнең тарихы
Совет чорында Конституция көне бөтен СССР Конституциясе кабул ителгән көнгә бәйләнгән була.
СССРда Конституция берничә тапкыр кабул ителгәнгә күрә, Конституция көнен бәйрәм итү вакыты да төрлечә үзгәрә. Беренче Конституция көне СССР Үзәк Башкарма Комитеты президиумының 1923 елның 3 август декреты белән билгеләнә (Конституция бары 1924 елның 31 гыйнварында гына СССР Советларының II съездында тулысынча кабул ителә). Карар нигезендә төп канун көне июль аеның беренче якшәмбесе булып исәпләнә. 1930 елда совет предприятиеләре өзлексез җитештерү атнасына күчкәч, Конституция көне 6 июльгә күчә, шул ук вакытта эш көне булып кала[6].
1936 елның 5 декабрендә Советларның VIII гадәттән тыш съездында «Сталин Конституциясе» дип аталган яңа Конституция кабул ителә, аны кабул итү көне бөтенхалык бәйрәме дип игълан ителә. Иосиф Сталин вакытында СССР Конституциясе көне, шулай ук СССРның Сталин Конституциясе көне дип атала, ял көне була[6].
Илнең төп кануның яңа версиясе 1977 елда барлыкка килә. Аны рәсми булмаган рәвештә «үсешкән социализм конституциясе» дип атыйлар. СССР Югары Советының 7 октябрьдәге чираттан тыш утырышында яңа конституция, шуннан соң «СССРның Конституциясен (Төп канунын) кабул итү көнен бөтенхалык бәйрәме тип игълан итү турында» СССР кануны кабул ителә. 1991 елда СССР таркалганчы 7 октябрь бәйрәм көне булып исәпләнә[6]. 1992 елда бу көн инде ял көне дә, бәйрәм көне дә булмый.
1990 елның 12 июнендә РСФСР халык депутатларының I съезды РСФСР дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итә. Документта төп канунның яңа текстын әзерләү мөһимлеге турында языла. Текст әзер булып кабул ителгәнчегә кадәр 1978 елгы РСФСР Конституциясе (төзәтмәләр белән) гамәлдә була[6].
1990 елның июнендә Халык депутатлары съездының Конституция комиссиясе яңа Конституцияне язу эшен башлый. Комиссияне РСФСР Югары Советы рәисе Борис Ельцин җитәкли. 1990 елдан 1993 елга кадәр төрле сәяси һәм иҗтимагый хәрәкәтләр тарафыннан канунның 20 ләп варианты эшләнә, әмма рәсми рәвештә аларның икесе генә карала. Беренче вариантның әйдәп баручы авторлары — РФ Президенты каршындагы шәхси хокукның тикшеренү үзәге советы рәисе Сергей Алексеев һәм хөкүмәт рәисе урынбасары Сергей Шахрай. Икенче вариантны Олег Румянцев җитәкчелегендәге Конституция комиссиясе әгъзалары әзерли[6].
Рәсми рәвештә комиссиягә йөзгә якын депутат керә, әмма чынлыкта Конституция проектын 12–15 кешедән торган эш төркеме башкара. Комиссия эшен аның җаваплы сәркатибе, 30 яшьлек Олег Румянцев җитәкли. Аның белән проектта берничә депутат актив эшли, аерым алганда Виктор Шейнис, Юрий Рыжов, Борис Золотухин, Фёдор Шелов-Коведяев, Евгений Амбарцумов, Сергей Шахрай. Экспертлардан Борис Страшун, Леонид Мамут, Владимир Лафитский катнаша. Комиссиянең бурычы — дөньякүләм тәҗрибә нигезендә Россия конституцион моделен булдыру[7].
1993 елның 5 июнендә, РФ Президенты Борис Ельцин инициативасы белән, дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашында Конституция киңәшмәсе уза. Биредә яңа Конституциянең соңгы редакциясе раслана. Шул ук вакытта Съезд һәм РФ Югары Советы 1993 елның 17 ноябрендә халык депутатларының X съездында расларга планлаштырган төп канунның үз версиясен эшли. Гамәлдәге президент халык депутатлары советын, аның белән беррәттән РФ Югары Советын да тарката һәм алар урынына Федераль җыен төзергә карар кыла. Әмма РФ Конституция суды аның карары төп канунга каршы килә дип таный. Конституция нигезендә РФ Югары Советы Борис Ельцинның Президент вәкаләтләрен туктата һәм аларны РФ вице-президенты Александр Руцкийга йөкли. Ашыгыч рәвештә халык депутатларының X гадәттән тыш съезды җыела. Мәскәүдә депутатлар утырган Югары Совет бинасы Борис Ельцин боерыгы буенча эчке гаскәрләр һәм милиция тарафыннан ябыла. 1993 елның 3 октябрендә башкалага гаскәрләр кертелә, икенче көнне алар танк көче ярдәмендә парламент бинасын штурмлап алалар. Оппозиция җитәкчеләре, шул исәптән парламент рәисе һәм вице-президент кулга алына[6].
1993 елның октябрь–ноябрь айларында Ельцин тарафыннан хупланган конституция проекты Конституцион киңәшмә органнары Иҗтимагый һәм Дәүләт палаталары, конституцион арбитраж комиссиясе тарафыннан эшләп бетерелә. Президент 1993 елның 12 декабрендә конституция проекты буенча бөтенхалык тавыш бирүен уздыру турында боерыкка кул куя[6].
| Яңа Конституциячел корылыш нигезләре буенча бөтенхалык тавыш бирүенә әзерлек мәсьәләсен хәл итәргә кирәк була. Референдум уңышы өчен барлык сәяси көчләргә, хакимият органнарына һәм төбәкләргә яңа Конституциянең гомумкабул ителә торган нигезләре тирәсендә берләшергә кирәк, бу Россия дәүләт берләшүенә куәтле этәргеч була. Берләшү сәяси процессның барлык катнашучыларының зур тырышлыгын таләп итә. Референдумга кадәр бу чорны ничек тә булса башкарып чыгу кирәк була хакимият балансын бозмыйча, ил белән нәтиҗәлерәк идарә итеп һәм бара торган үзгәртеп коруларга адекват сәяси тәэмин итүне булдыру. О.Г. Румянцев[8] |
РФ Конституциясенең яңа варианты 1993 елның 12 декабрендә кабул ителә, ул, шул ук елның 25 декабрендә «Россия газетасы»нда басылып чыкканнан соң, үз көченә керә. 1994 елда РФ Президенты «Россия Федерациясе Конституциясе көне» һәм «12 декабрьнең эш көне булмавы» турында боерыкларынбастыра. 12 декабрь дәүләт бәйрәме көне дип игълан ителә[9].
Асылы һәм юридик көче
Төп мәкалә: Россия Федерациясе Конституциясе
Россия Федерациясе Конституциясе Россиядә бөтен хокукый системаның үзәге булып тора һәм башка законнарның мәгънәсен һәм эчтәлеген билгели. Дәүләтнең төп законы буларак, ул иң югары юридик көчкә һәм илнең бөтен территориясендә турыдан-туры гамәлгә ия. Гражданнар үз хокукларын яклау өчен аның статьяларына турыдан-туры сылтама ясый алалар[10].
Документ конституцион корылыш нигезләрен, федератив төзелешне, шулай ук хакимиятләрне закон чыгару, башкарма һәм суд тармакларына бүлү принцибына нигезләнгән дәүләт хакимияте органнары системасын ныгыта[10]. Конституциянең 2 нче мадәсе нигезендә, кеше, аның хокуклары һәм ирекләре иң югары кыйммәтләр буларак игълан ителә[11]. Конституция тыныч, ирекле һәм лаеклы тормышка булган хокукны гарантияли һәм Россия дәүләтенең демократик үсеше өчен нигез булып тора[12].
2020 елда Конституциягә кертелгән төзәтмәләр бәйрәмнең рәсми статусын үзгәртми: 12 декабрь истәлекле дата булып кала, әмма ял көне саналмый[13]. Шуңа да карамастан, рәсми затларның белдерүләре буенча, төзәтмәләр кабул ителгән елда Конституция көне «аерым мәгънә, статус һәм әһәмият ала»: чөнки үзгәрешләр киңкүләм фикер алышулардан һәм гомумроссия тавыш бирүеннән соң кертелә, бу гражданнарның конституцион процесска җәлеп ителүен арттыра һәм яңартылган төп законның сәяси һәм идеологик әһәмиятенә басым ясый[14].
Традицияләр
Конституция көне эш көне булуга карамастан, 12 декабрьдә бөтен ил буйлап төрле патриотик чаралар, тантаналы митинглар, бәйрәм концертлары уза. Традиция буенча бу көнне атказанган юристларны һәм хөкемдарларны бүләклиләр[15]. Кремльдә Россия Президенты югары дәүләт бүләкләрен тапшыра[16][17], ә хакимият органнарында атказанган юристларны һәм судьяларны бүләкләү тантаналы җыелышлары үткәрелә[18]. Шәһәрләрдә бәйрәм концертлары, патриотик акцияләр һәм митинглар оештырыла[19].
Конституция көнендә 14 яше тулган россиялеләргә беренче паспортларын тапшыру тантанасы күркәм гадәткә әверелә[17]. Бу көнне мәктәп укучыларының һәм студентларның күбесе истәлекле көн хөрмәтенә уку йортларында үткәрелә торган тематик чараларда катнаша[20][18].
Чараларның зур өлеше хокукый белем бирүгә юнәлдерелгән: уку йортларында тематик дәресләр, лекцияләр һәм семинарлар[21][19], ә китапханәләрдә һәм музейларда китап һәм тарихи күргәзмәләр үткәрелә. Шулай ук интеллектуаль уеннар, викториналар һәм Төп Законны белү буенча бәйгеләр оештырыла[22][23].
Бәйрәм белән Гомумроссия акцияләре дә бәйле. Бу көнне Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә, аның кысаларында хакимият органнары вәкилләре халык сорауларына җавап бирә[17]. Моннан тыш, «РФ Конституциясен белүгә Бөтенроссия тесты» — «Гражданин» иҗтимагый хәрәкәтенең агарту акциясе оештырыла, анда 12 яшьтән өлкәнрәк булган һәркем катнаша ала[24].
Әдәбият
- Шахрай С. М. О Конституции: Основной закон как инструмент правовых и социально-политических преобразований. Отделение общественных наук РАН. М.: Наука, 2013. С. 58-59.
- Бабурин С. Н. Русская государственность и Российское государство в системе ценностей и интересов современной политики, международного и конституционного права: морфология. М: ЮНИТИ-ДАНА, 2018. С. 161.
Искәрмәләр
- ↑ 12 декабря – День Конституции Российской Федерации. Представительство МИД России в г. Владикавказе. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 ноябрь 2025.
- ↑ История Дня Конституции. Двадцать девятый регион. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 ноябрь 2025.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 19.09.1994 г. № 1926. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 декабрь 2021. Архивировано 21 август 2021 года.
- ↑ 12 декабря – День Конституции Российской Федерации. Поволжский институт управления имени П.А. Столыпина – филиал РАНХиГС. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 ноябрь 2025.
- ↑ День Конституции Российской Федерации. ДОСААФ России. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 ноябрь 2025.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 Антон Новодережкин. День Конституции РФ. Что известно об основном законе страны и празднике в его честь. ТАСС (12 декабрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 декабрь 2023.
- ↑ Андрей Гольцблат Историческая правка: как принимали российскую Конституцию. РБК (12 декабрь 2028). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 декабрь 2023.
- ↑ О.Г. Румянцев. К истории создания Конституции Российской Федерации. О работе Конституционной комиссии (1990-1993 гг.) // Из истории создания Конституции Российской Федерации. Конституционная комиссия: стенограммы, материалы, документы (1990–1993 гг.): в 6 т. / О. Г. Румянцев. — М.: Волтерс Клувер, 1992. — Т. 3. — С. 40. — ISSN 978-5-466-00354-3.
- ↑ Федеральный закон от 13 марта 1995 г. № 32-ФЗ «О днях воинской славы и памятных датах России» (рус.). Президент России. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 декабрь 2023. Архивировано 26 ноябрь 2021 года.
- ↑ 1 2 12 декабря – День Конституции Российской Федерации. Администрация Воскресенского городского округа Московской области. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 ноябрь 2025.
- ↑ День Конституции России 12 декабря 2024: как появился праздник, будет ли выходной. vtomske.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 ноябрь 2025.
- ↑ 12 декабря – День Конституции Российской Федерации. Уполномоченный при Президенте Российской Федерации по правам ребенка. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 ноябрь 2025.
- ↑ Россиянам напомнили, является ли День Конституции выходным днем. Би-порт. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 ноябрь 2025.
- ↑ В. Матвиенко: В год 75-летия Великой Победы и принятия поправок в Конституцию РФ День народного единства обретает особый смысл, статус, значение. Совет Федерации. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 ноябрь 2025.
- ↑ 12 декабря – День Конституции Российской Федерации. Представительство МИД России в г. Владикавказе. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 ноябрь 2025.
- ↑ День Конституции в России: история и традиции главного праздника страны. URA.RU. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 ноябрь 2025.
- ↑ 1 2 3 День Конституции Российской Федерации (12 декабря). Уральский государственный педагогический университет. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 ноябрь 2025.
- ↑ 1 2 День Конституции России: история и традиции праздника. РЕН ТВ (12 декабрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 декабрь 2023.
- ↑ 1 2 День Конституции Российской Федерации. Брянский колледж транспортных и промышленных технологий. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 ноябрь 2025.
- ↑ В Твери отметили День Конституции. Администрация города Твери. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 ноябрь 2025.
- ↑ День Конституции России: история и традиции праздника. РЕН ТВ (12 декабрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 ноябрь 2025.
- ↑ «Основной закон нашей жизни»: цикл мероприятий ко Дню Конституции Российской Федерации. Централизованная библиотечная система г. о. Электросталь. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 ноябрь 2025.
- ↑ План мероприятий, посвященных празднованию Дня Конституции Российской Федерации. Администрация Балашовского муниципального района. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 ноябрь 2025.
- ↑ 12 декабря — День Конституции России: как отмечают, какие мероприятия пройдут в 2024 году. Наша Тында. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 ноябрь 2025.
Сылтамалар
- https://rg.ru/documents/2009/01/21/konstitucia-dok.html - Конституция Российской Федерации от 25 декабря 1993 года, с изменениями от 30 декабря 2008 года.