Софья Гобәйдуллина
София Гобәйдуллина | |
---|---|
![]() | |
Төп мәгълүмат | |
Тулы исеме | Сания Әсгать кызы Гобәйдуллина |
Туу көне | 24.10.1931 |
Туу урыны | Чистай, ТАССР, СССР |
Вафат булу көне | 13.03.2025 |
Вафат булу урыны | Германия |
Дәүләт |
![]() ![]() |
Һөнәрләр | композитор, кино әсәрләре композиторы |
Кораллар | фортепиано |
Жанрлар | классик музыка |
Лейбллар | Дойче Граммофон |
Бүләкләр | |
IMDb | p345 |
София Гобәйдуллина (чын исеме Сания (Сония)[1] Әсгать кызы Гобәйдуллина, 1931 елның 24 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Чистай — 2025 елның 13 марты, Алмания[2]) — мәшһүр татар композиторы. Совет һәм Россия композиторы, Йөздән артык симфоник әсәр, солистлар, хор һәм оркестр, инструменталь ансамбльләр өчен әсәрләр, театр, кино һәм мультфильмнар өчен музыка иҗат итә. РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе (1989). 1991 елдан Германиядә яшәп иҗат итә.
Тәрҗемәи хәле
София Гобәйдуллина 1931 елның 24 октябрендә Чистай шәһәрендә дөньяга килә, балачагы һәм яшьлеге Казан шәһәрендә уза. Әтисе – Әсгать Мәсхүт улы, инженер-геодезист. Әнисе — Федосия Федоровна, укытучы. Әтисе ягыннан бабасы Мәсгут Гобәйдулин мулл булган[3]. Зур гаилә 1932 елда Казанга күченә.
1935 елда София Чайковский исемендәге музыка мәктәбенә укырга керә, 1946–1949 елларда Казан музыка гимназиясендә укуын дәвам итә. Аннан соң Казан консерваториясенә фортепьяно бүлегенә укый. Мөгаллимнәре — Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Альберт Леман, Семен Казачков, Леопольд Лукомский кебек зур талантлы укытучылар булалар. Профессор Альберт Леман җитәкчелегендәге композиция классында укый. Фортопиано классын Григорий Коган җитәкли.
1954 елда София Гобәйдуллина Мәскәүгә күченә, Мәскәү консерваториясенә укырга керә. Юрий Шапорин җитәкләгән композиия классында укый. Соңрак җитәкчесе Николай Пейко була. Фортопиано классын Яков Зак җитәкли.
1963 елда профессор Виссарион Шебалин җитәкчелегендә Мәскәү консерваториясенең аспирантурасын тәмамлый.
1969 – 1970 елларда Скрябин исемендәге музейда урнашкан Мәскәү электрон көйләр эксперименталь студиясендә эшли. «Vivente-non vivente» (Живое — неживое, 1970) дип аталган электрон пьеса иҗат итә.
1970 еллар башыннан пианист, аның кайбер әсәрләренең дирижеры һәм музыка теоретигы, музыкаль композиция техникасында санлы исәпләүләргә сизелерлек йогынты ясаган[4] Петр Мещанинов (1992 елдан — тормыш иптәше[5]) белән дуслаша. 1975 елдан композиторлар Виктор Суслин һәм Вячеслав Артемов белән бергә «Астрея» ансамбле составында импровизацияләр белән чыгыш ясый.
1970 нче елларда чит илләрдә ул камера музыкасы остасы булып таныла. Шул ук вакытта симфоник оркестр өчен әсәрләр иҗат итә. Атаклы скрипкачы Кремер София Гобәйдуллинаның әсәрләре белән бөтен җир шарын әйләнә. Нью Йорк, Бостон, Париж, Берлин, Франкфурт-на-Майне, Мюнхен, Лондон, Варшава тамашачыларын таң калдыра. Аның музыкасын һәр җирдә аягүрә басып сәламлиләр.
1979 елда композиторларның VI съездында Тихон Хренников докладында аның музыкасы каты тәнкыйтькә дучар ителә, һәм Гобәйдуллина «Хренников җиделеге» — җиде совет композиторыннан төзелгән «кара исемлек»кә эләгә, Күп еллар радио һәм телевидениедә София Гобәйдуллина музыкасы яңгырамый тора.
Дмитрий Шостакович аңа: «“Дөрес булмаган” үз юлыгыз белән баруыгызны дәвам итүегезне телим», — дигән теләген җиткерә.
1991 елда Гобәйдуллина немец стипендиясе ала һәм ел ярым Ворпсведеда яши. 1992 елдан Гамбург янындагы Аппенеда яши, Россия гражданины. Үзе әйтүенчә[6]:
![]() |
Авыр иде яшәү, Германиядә күпкә җиңелрәк. Мин үземне илдән куылган итеп санамыйм. Россиягә мин күп такырлар кайттым. Гел шәһәрләрдә яшәдем. Шулай да эре шәһәрдә яшәү кыен миңа. Иҗат итү өчен миңа тынычлык кирәк. Монда — Аппен авылында тирә–ягымда урман, рәхәтләнеп йөреп тә керә алам. Ике юллы гына авылда яшим мин. /көлә/. Бик ерак булып та чыкмый: менә Гюнтер Грасс үзенең бер юллы гына авылда яшәвен әйтә. | ![]() |
София Гобәйдуллина күптөрле илкүләм премияләр иясе, бөтен дөньяга билгеле композитор. Барлыгы 25 фильмга музыка иҗат иткән: «День ангела», «Анна Голубкова», «Кошка, которая гуляет сама по себе», «Вертикаль» (1967), «Маугли» (мультфильм, 1971), «Человек и его птица» (мультфильм, 1975), «Чучело» (режиссеры — Ролан Быков,1983), «Мария — королева Шотландии» (2013) һ.б. шундыйлардан.
2001 елда композиторның 70 яшьлек юбилее уңаеннан, композиторның балачагы һәм яшьлеге (1932 — 1953) узган бинада (Тельман урамы, 29 йорт) Казан мэры Камил Исхаков башлангычы белән төзәтү эшләре башкарыла[7]. 22 ноябрьдә биредә София Гобәйдуллинаның музей бүлмәләре булган Заманча музыка үзәге ачыла. Өч катлы агач йортның өченче катындагы 6 нчы фатирда София Гобәйдуллинаның мемориаль бүлмәләре булдырыла.
2005 елда Казанның меңьеллыгы уңаеннан София Гобәйдуллина дөньякүләм турне оештыра. 2011 елда, композиторның 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтү хөрмәтеннән, Казанда зур тантаналы концертлар булып уза. Аның исемен йөрткән фестивальдә катнашу өчен Казанга төрле төбәкләрдән кунаклар килә.
2013 елда 82 яшьлек композитор Лондонда «The rest is noise» исемле фестивальдә катнаша.
2011 елда София Гобәйдуллинага Казанның мактаулы гражданины дигән дәрәҗәле исем бирелә. Шул ук елда Татарстан Республикасының Симфоник оркестры башлангычы белән аның исемен йөрткән «Конкордия» фестивале игълан ителә. Фестивальдә танылган Россия һәм чит ил композиторлары чыгыш ясый. Казанда аның исемен йөрткән халыкара пианистлар конкурсы үтә, әлеге бәйгедә консерваториясе һәм башка консерваторияләрдән студентлар катнаша. Казанда София Гобәйдуллина яшәгән йортта аның исемен йөрткән Музыкаль үзәк эшли.
2013 елда 82 яшьлек композитор сәнгатьтәге сәясәткә һәм рухияткә багышланган The rest is noise фестивалендә катнаша (Лондон)[8].
2022 елда Гобәйдуллина «Грэмми» номинантлары исемлегенә кертелә — аның «Аллаһы ачуы» («Гнев божий») әсәре «иң яхшы заманча классик композиция» категориясендә номинацияләнгән.
![]() |
XX нче гасыр — яңалык эзләү чоры. Музыкада, архитерктурада, скульптурада, рәсем сәнгатендә беркайчан да булмаган юнәлешләр туып торырга тиеш... Бу дөньяның ничек яңгыраганнын ишетәсем килә минем. Һәм мин үзем ничек яңгырыйм икән? Дөнья белән минем арада нинди уртаклык бар — шуны беләсем килә | ![]() |
, — ди композитор үзе турында.
2025 елның 13 мартында[9] Германиядә вафат булган[10].
Иҗаты. Әсәрләре
- Фацелия, М. Пришвин сүзләренә язылган вокал циклы (1957)
- Арфа, контрабас һәм бәрмә уен кораллары өчен биш этюд (1965)
- Ночь в Мемфисе, Борынгы Мисыр текстларында меццо-сопрано, ирләр хоры һәм оркестр өчен кантата (1968)
- Рубайят, Хакани, Хафиз һәм Хәйям шигырьләренә кантата (1969)
- Татар фольклоры мотивлары буенча думбра һәм фортепиано өчен биш пьеса (1977)
- Дүрт флейта өчен квартет (биш бүлектә) (1977)
- De profundis (Из глубины), соло баян өчен пьеса (1978), беренче тапкыр Ф. Липс тарафыннан башкарыла
- Виолончел, баян һәм кыллы уен кораллары өчен Семь слов Христа (1982)
- Offertorium (Жертвоприношение), оркестр белән скрипка өчен концерт, Гидон Кремерга багышлана(1980/1981/1986)
- Et expecto (И чаю воскрешения мёртвых), баян өчен 5 бүлектән торган соната, Ф. Липска багышлана (1986)
- Слышу… Умолкло… 12 бүлектән торган симфония (1986)
- Аллилуйя, хор, оркестр, орган, солист-дискант һәм төсле проекторлар өчен, 1990
- Из Часослова, Райнер Мария Рильке шигырьләренә язылган кантата (1991)
- Теперь всегда снега, Геннадий Айги шигырьләренә язылган кантата (1993)
- Флейта, кыллы һәм бәрмә уен кораллары өчен музыка (1994)
- Фигуры времени симфониясе (1994)
- Висельные песни тавыш һәм уен кораллары ансамбле (контрабас, бәрмә һ.б.) өчен Х. Моргенштерн шигырьләренә язылган 15 җыр (1996).
- Ночная песнь рыбы, оркестр белән альт өчен концерт (1996), Юрий Башметка багышланган, Чикаго симфоник оркестры өчен
- Дүрт виолончель өчен кватернион (1996)
- Страсти по Иоанну, солистлар, хор һәм оркестр өчен И.С. Бахның вафатының 250 еллыгы уңаеннан Штутгарт шәһәре заказы буенча языла (2000).
- Пасха по Иоанну солистлар, хор һәм оркестр өчен (2001).
- «Лира Орфея», скрипка, кыллы һәм бәрмә уен кораллары өчен концерт (2006).
- «In Tempus Praesens», оркестр белән скрипка өчен икенче концерт (2007)
- So Sei Es (Да будет так), камера пьесасы, Виктор Суслинга багышлана (2013).
- Uber Liebe Und Hass (О любви и ненависти), сопрано, тенор, баритон, бас, ике катнаш хор һәм оркестр өчен (рус, алман, француз һәм итальян телендәге псалом һәм дога текстларына нигезләнеп) (2015—2016).
- «Диалог: Я и Ты», оркестр белән скрипка өчен концерт (2018).
- «Der Zorn Gottes» (Гнев Божий), оркестр өчен (2020).
Кино өчен иҗат иткән музыкалары
- 1964 — «Хотите — верьте, хотите — нет…»
- 1967 — «Вертикаль»
- 1967 — «Кузнец-колдун» (мультипликацион)
- 1968 — «День ангела»
- 1969 — «Белый взрыв»
- 1973 — «Маугли» (мультипликацион)
- 1974 — «Каждый день доктора Калинниковой»
- 1975 — «Человек и его птица» (мультипликацион)
- 1981 — «Великий самоед»
- 1982 — «Кафедра»
- 1983 — «Чучело»
- 1987 — «Крейцерова соната»
- 1988 — «Кошка, которая гуляла сама по себе» (мультипликацион)
- 1988 — «Балкон»
- 1989 — «Личное дело Анны Ахматовой» (документаль)
- 2011 — «Картонная деревня»
- 2013 — «Мария — королева Шотландии»
- 2017 — «Убийство священного оленя»[11]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1990 — РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе
- 1992 — РФ дәүләт премиясе
- 1998 — Империале премиясе (Япония)
- 1995 — Людвиг Шпор исемендәге премия (Алмания)
- 1987 — Монако кенәзе премиясе
- 1990, 1994 — Сергей һәм Наталия Кусевицкийлар исемендәге премия (АКШ)
- 1991 — Франко Аббиато премиясе (Италия)
- 1992 — Хатын-кыз композиторларның VII халыкара фестивале премиясе (Гейдельберг)
- 1999 — Библия һәм мәдәният фонды премиясе (Алмания)
- 1999 — Леони Соннинг музыка премиясе (Дания)
- 2002 — Котып музыка премиясе (Стокһольм)
- 2000 — Pour le merite ордены әгъзасы (Алмания)
- 2001 — Гёте медале (Алмания)
- 2002 — Хезмәтләре өчен хач (Алмания)
- 2003 — «Living Composer (Франция)[12]
- 2011 — Казанның мактаулы гражданины
- 2013 — «Золотой лев» Венеция музыкаль фестивале (Music and Theatre sectors of the Biennale di Venezia)
- 2016 — «Дуслык» ордены (Татарстан) — музыка сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше һәм күп еллык иҗат эшчәнлеге өчен[13]
- 2016 — BBVA Foundation Frontiers of Knowledge Awards
- 2022 — «Мәдәнияттә һәм сәнгатьтә казанышлар өчен» — Ватан мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен[14]
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: Татар энциклопедиясе институты, 1997, 75нче бит
- ↑ Умерла легендарный композитор София Губайдулина . www.m.business-gazeta.ru (13 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 март 2025.
- ↑ Биография.ру | Biografija.ru | Г | Губайдулина Софья (София) Азгатовна
- ↑ См. об этом книгу В. Ценовой «Числовые тайны музыки Софии Губайдулиной». — Москва, 2000 (на нем. яз. — Берлин, 2001), глава II.
- ↑ Западные источники ошибочно дают другую дату (третьего) замужества Губайдулиной. См. [1].
- ↑ Stuart Jeffries. Sofia Gubaidulina: unchained melodies (ингл.). The Guardian (31 октябрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 октябрь 2013.
- ↑ Эльвира Сәмигуллина. София Губайдулина: «Не существует культуры, которая отказалась бы от этнических основ!» БИЗНЕС Online, 02.11.2016
- ↑ The rest is noise.Politics and Spirituality.In the late 20th Century.- Programm and Announcement, October-November 2013. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 октябрь 2013. Архивировано из оригинала 2 ноябрь 2013 года.
- ↑ Ильсур Метшин и мэрия Казани выражают глубокие соболезнования родным и близким Софии Губайдулиной (2025-03-13). 13 март 2025 тикшерелде.
- ↑ Умерла легендарный композитор София Губайдулина(неопр.). БИЗНЕС Online (13 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 март 2025.
- ↑ Janne Rättyä - "De Profundis" (The Killing of a Sacred Deer OST)(неопр.). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 август 2022.
- ↑ «Люди» сайтында
- ↑ Татарстан хөкүмәте сайтында, archived from the original on 2020-10-21, retrieved 2016-11-03
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 21 февраля 2022 года № 70 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»