Рәшит Абдуллин
Рәшит Фарук улы Абдуллин (рус. Рашид Фарукович Абдуллин; 20 август 1951, Казан — 19 февраль 2004, Казан) — Совет һәм Россия композиторы, җырлар авторы, җырчы (бас), 1970–1980 елларда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе эстрада бүлегенең һәм «Сәйяр» ансамбленың җитәкчесе. Инструменталь-камера әсәрләре, спектакльләр өчен музыка, җырлар, татар халык көйләренә эстрада өчен эшкәртмәләр, балалар өчен мюзикллар авторы.
Тормыш юлы
1951 елның 20 августында Казанда туа. Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесын (1970)[1], Казан дәүләт консерваториясенең теория-композиция бүлеген (1979, Р. Билалов классы) тәмамлаган.
1970-1983 елларда «Сәйяр» вокаль-инструменталь ансамбле җитәкчесе.
Татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлеге җитәкчесе.
Эстрадада танылгач, академик вокалга күчә. Концертларда Көнбатыш Европа композиторлары Дж. Россини, Г. Доницетти, Дж. Верди һәм рус композиторлары М. Глинка, П. Чайковский, С. Рахманинов операларыннан арияләр, романслар, татар, рус, чегән халык җырлары башкара.
«Татарстан» ДТРКсында Ф. Шубертның «Гүзәл тегермәнче хатын» (рус. Прекрасная мельничиха) вокаль циклын (ТР халык артисты М. Коварская белән) яздыра.
2000 елда, яшь җырчыларга ачылырга ярдәм итү максатында, «Вокал-Арт» иҗат берләшмәсе оештыра. Иҗат берләшмәсенең уңышы дип, Моцартның «Дон Жуан» һәм Дж. Гершвинның «Порги һәм Бесс» операларының концерт куелышын санарга була. Р. Абдуллин үзе баш рольләрне башкара.
Иҗаты
Иҗатында академик жанрлар, татар халык иҗаты белән эстрада җырлары арасында алтын урталыкны тапты.
«Сәйяр» ансамбле өчен фанк, соул һәм рок стилендә татар халык җырларына эшкәртмәләр, Рөстәм Яхин, Заһит Хәбибуллин, Александр Ключарев, Нәҗип Җиһанов һ.б. татар композиторларының җырларына («Урман кызы», «Килсәнә», «Синең хакта», «Бик еракта идек без», «Сиреньнәр хуш ис тарата», «Әйдәгез, биибез») аранжировкалар ясый.
Инструменталь-камера әсәрләре яза. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры өчен «Әниләр һәм бәбиләр», «Өч аршын җир», «Ахырзаман» спектакльләренә музыка иҗат итте.
Төп әсәрләре
- «Скрипка һәм оркестр өчен концерт» (1981);
- «Кыллы оркестр өчен музыка» (1983);
- Нәкый Исәнбәт әкияте буенча балалар өчен «Мырау Батыр» мюзиклы (1990);
- 200 ләп популяр эстрада җыры авторы[2]: Разил Вәлиев сүзләренә «Ватаным», «Сагыну», «Төсле җыр», «Егерме миллион», Роберт Миңнуллин сүзләренә «Алтын балык», Равил Фәйзуллин сүзләренә «Хәтер» һ.б.[3].
Дискография
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
Искәрмәләр
- ↑ Корчагина Н.В. История колледжа (рус.). music-college.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 декабрь 2025.
- ↑ Рәшит Абдуллин (Композитор). erlar.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 декабрь 2025.
- ↑ Зилщ Мөбарәкшина. Разил Вәлиевнең туган авылыннан репортаж:«Аның кебек шәхесләр дөньяга кирәкме? Бик кирәк». Интертат (7 ноябрь 2022).
Әдәбият
- Усеинова Р. Рашид Абдуллин // Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. — Казань, 1986.
Сылтамалар