Заһит Хәбибуллин
Заһит Вәли улы Хәбибуллин (рус. Загид Валеевич Хабибуллин) (20 сентябрь (3 октябрь) 1910, Орск, Оренбург губернасы — 20 ноябрь 1983, Казан) — композитор, скрипкачы. Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1950)[1], Татарстан АССРның халык артисты (1970)[1], РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1981)[1]. Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1968)[1][2].
Биографиясе
1910 елның 20 сентябрендә Ырынбур өлкәсенең Орск шәһәрендә туа[2]. Иртә ятим кала.
1919 елдан балалар йортында тәрбияләнә.
1927 елда А. А. Литвиновның скрипка сыйныфы буенча Казан музыка техникумына укырга керә. Музыка техникумын тәмамлагач, Казан җитен комбинатының эшче театрында скрипкачы һәм музыка бүлеге мөдире булып эшли. Шунда ук үзенең беренче җырларын һәм театр куелышлары өчен әсәрләрен иҗат итә башлый.
1934 елда Мәскәү консерваториясе каршындагы рабфакның композиторлык бүлегенең 2 нче курсына, профессор М. Ф. Гнесин сыйныфына укырга керә. Бер елдан соң музыка училищесына күчә, аны тәмамлагач, укуын (1936—1940) Татар опера студиясендә (Г. И. Литинский сыйныфында) дәвам итә[3].
Казанда һәм Мәскәүдә укыган елларында Заһит Хәбибуллин күренекле мәдәният эшлеклеләре Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, Муса Җәлил, Һади Такташ белән таныша. Нәкъ менә Мәскәүдә яшәү чоры композитор өчен иң уңышлысы була. Бу елларда Заһит Хәбибуллин төрле әсәрләр яза: җырлар (50 дән артык), аерым инструментлар өчен пьесалар һәм башкалар. Композиторның иҗаты татар музыка мәдәниятендә җыр жанрының формалашуында һәм үсешендә зур роль уйный.
1940 елда Заһит Хәбибуллин Казанга кайта, Татар дәүләт филармониясенең инструменталь ансамблендә эшли[4].
1941 елда ул Кызыл Армия сафларына алына. Армиядә булганда композитор иҗат белән шөгыльләнүен дәвам итә. Сугыш еллары әсәрләреннән Нури Арсланов сүзләренә «Партизан егет», Гадел Кутуй шигырьләренә «Команда алга», халык сүзләренә «Сугышчыга» җырлары аерылып тора.
1942 елда композитор хәрби частьтән чакыртып алына һәм Казанга күчерелә.
Сугыштан соңгы елларда Заһит Хәбибуллин Татар җыр һәм бию ансамбле өчен халык җырларын эшкәртә һәм оригиналь җырлар яза, мәсәлән: «Сабантуй», «Дуслык», «Минем чәчәкләр», «Туй».
Композитор ике балет язган. 1950 елда композитор Николай Пейко белән берлектә Кави Нәҗминең шул ук исемдәге романы буенча «Язгы җилләр» балетын тәмамлый. 1960 елда Габдулла Тукайның татар халык әкиятләре мотивларына нигезләнгән «Раушан» исемле икенче балетын тәмамлый. 1974 елда композитор тарафыннан балетның «Тылсымлы малай» исеме астында икенче редакциясе тәкъдим ителә[2].
Күп еллар композиторлык эшчәнлеген башкару белән бергә алып бара. Республика һәм илнең музыкаль-иҗтимагый тормышында актив катнаша, авторлык концертлары белән чыгыш ясый.
Төп әсәрләре
Музыкаль-сәхнә әсәрләре
Балетлар
- Н. И. Пейко белән берлектә Фәйзи Гаскәров либреттосына «Язгы җилләр» (1950);
- «Раушан» (1960), икенче редакциясе — Г. Сәлимов либреттосына «Тылсымлы малай» (1974).
Спектакльләргә музыка
- «Куш нарат», Насретдинов;
- «Яшьлек иртәсе» (Габдрахман Әпсәләмовның «Бөркетләр» романы буенча;
- «Якын дус», Ишморатов;
- «Ике фикер», Гафур Коләхмәтов;
- «Хаҗи өйләнә».
Музыкаль-хореографик композицияләр
Камера-инструменталь әсәрләр
- Скрипка һәм фортепиано өчен поэма (1967)[6].
Инструменталь пьесалар
- «Татар маршы».
Вокаль әсәрләр
Җырлар һәм романслар (200 дән артык)
- М. Җәлил сүзләренә «Сагыну»;
- «Җиңү белән кайт»;
- А. Кутуй шигырьләренә «Команда алга»;
- Н. Арсланов сүзләренә «Партизан егет»;
- «Сугышчыга»;
- «Яшәсен тынычлык»;
- «Совет солдаты»;
- «Сабанчылар җыры»;
- «Борылмалы елга»;
- Н. Дәүли сүзләренә «Хатынь»;
- С. Хәким сүзләренә «Мәмдүдә» һәм башкалар.
Халык җырларын эшкәртмәләр
- «Арча»;
- «Сарман»;
- «Су буйлап»;
- «Уракчы кыз» һәм башкалар, барлыгы 50 дән артык[7].
Үзенең эшкәртмәләрендә композитор халык җырыннан килгән строфа формасына таяна. Музыкаль материалны үстерү өчен ул регистрларны чагыштыруны һәм тембр-регистр вариациясен куллана. Лад структурасы белән эшләү традицион пентатоник тавыш рәтенә нигезләнгән, аны инструменталь чаралар белән гәүдәләндерү өчен Хәбибуллин скрипка грифасында үзенчәлекле «киңәйтелгән позицион» алымны куллана[8].
Эшкәртмәләр стиле композиторның скрипкада башкару осталыгы һәм халык артикуляциясе сәнгате белән тыгыз бәйләнгән. Бу йогынты күп санлы мелизмнар, бурдонлаучы ачык кыллар, шулай ук курай уен коралының яңгырашын охшатып ясалган оригиналь техник алымнар куллануда чагыла. Әкрен җырлау өлешләрендә скрипка партиясе кеше тавышын охшата алган[8].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1950);
- «Хөрмәт Билгесе» ордены (1957 елның 14 июне);
- Татарстан АССРның халык артисты (1970);
- РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1981);
- Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе (1968).
Исемен мәңгеләштерү
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 Зиганшина М. Загид Валеевич Хабибуллин // Народные артисты: Очерки. — Казан, 1980. — 574—580 б.
- ↑ 1 2 3 Татарский энциклопедический словарь. — Казан: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1999—619 б.
- ↑ Московская консерватория им. П. И. Чайковского. Литинский Генрих Ильич. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 февраль 2014. Архивировано 21 февраль 2014 года.
- ↑ Татарская государственная филармония им. Г. Тукая. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 февраль 2014. Архивировано 12 гыйнвар 2014 года.
- ↑ 1 2 Загит Хабибуллин. Национальная электронная библиотека Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 июль 2026.
- ↑ Поэма для скрипки с фортепиано. Российская национальная электронная библиотека. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 июль 2026.
- ↑ Рахманкулов Ш. Заһит Хәбибуллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. — 56 б.
- ↑ 1 2 Методика обработки татарского фольклора Загида Хабибуллина. Педагогический мир. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 июль 2026.
Әдәбият
- Загид Валеевич Хабибуллин // Народные артисты / сост. М. Зиганшина. — Казан, 1980. — С. 574—580.
- Рахманкулов Ш. Заһит Хәбибуллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. — 56 с.
- Татарский энциклопедический словарь. — Казан: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1999. — 619 с.