Александр Петров (1951)

Александр Александрович Петров (17 апрель 1951, Ямаш, Әлмәт районы, Татарстан АССР, РСФСР, ССРБ) — рәссам, скульптор, медальер.

Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2002 год), Бакый Урманче премиясе лауреаты (2016), Татарстан Республикасының халык рәссамы (2018).

undefined

Тәрҗемәи хәле

Александр Петров 1951 елның 17 апрелендә Татарстан АССРның Әлмәт районы Ямаш авылында туа[1].

Игезәге — Анатолий, рәссам[2][3].

1971—1975 елларда Рязань сәнгать училищесында, сәнәгать графикасы һәм реклама бүлегендә укый. Мәскәү югары сәнгать-сәнәгать училищесында  [рус.] металлны нәфис эшкәртү бүлегендә укый. 1983 елда һөнәри уку йортын тәмамлагач, Яр Чаллы шәһәренә эшкә җибәрелә[4].

1983 елда Александр Петров, скульптор һәм медальер буларак, беренче күргәзмәдә катнаша. «Габдулла Тукай» юбилей медальләр сериясе, шулай ук «КамАЗ балалары» һәм «Рәссамның хезмәттәшләре» скульптура портретлары серияләре киң таныла. Озак еллар дәвамында Александр Петров скульптура һәм медаль эше кысаларыннан чыкмый, әмма соңрак рәсем сәнгате белән шөгыльләнә башлый. Скульпторның беренче эшләре 1990 елда шәһәр рәссамнарының «Көз-90» күргәзмәсендә тәкъдим ителә[5][6][7]. 1991 елда скульптура бүлеге буенча ССРБ Рәссамнәр берлегенә  [рус.] кабул ителә[7][8].

Александр Петров сюжет картинасы, портрет, пейзаж һәм натюрморт жанрларында эшли, әсәрләрендә үзенең кәефен һәм әйләнә-тирә дөньяга мәхәббәтен чагылдыра[9]. Рәссам даими рәвештә шәһәр, зона, республика, бөтенроссия һәм халыкара күргәзмәләрдә катнаша. Скульпторның эшләре Татарстанның төрле шәһәрләрендә, шулай ук Мәскәүдә һәм Самарада шәхси күргәзмәләрдә күрсәтелә. Әсәрләре Казан, Әлмәт, Алабуга, Зәй, Яр Чаллы, Вологда, Ярославль музейлары коллекцияләренә, чит ил шәхси коллекцияләренә керә[10].

2017, 2018 һәм 2021 елларда «Г. Тукай шигырьләренә», «Болгар истәлегенә», «Балачак хатирәләре» рәсем эшләре сериясе өчен Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим ителә[11][12][13].

Александр Петров иҗатын педагогик эшчәнлек белән бергә алып бара[7]. Озак вакытлар ул Кама дәүләт инженер-икътисад академиясендә, соңрак Казан федераль университетының Яр Чаллы институтында дизайн кафедрасы доценты булып эшли[14].

Бүләкләре

Мактаулы исемнәре
Премияләре

Шәхси тормышы

Кызы — Полина, рәссам, скульптор, зәркәнче.

Искәрмәләр

  1. Александр Александрович Петров. Артхив.
  2. Людмила Пахомова. В гармонии с миром. Елабужский государственный музей-заповедник (7 июль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 март 2021. Архивировано 20 июль 2020 года.
  3. Петров Анатолий Александрович. АртПанорама. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 март 2021.
  4. Петров Александр Александрович. Союз художников Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 декабрь 2021. Архивировано 23 апрель 2021 года.
  5. В Елабуге откроется персональная выставка Александра Петрова. Татар-информ (27 июнь 2018).
  6. Эльвира Мухаметдинова. В Челнах определили семерку лучших художников 2020 года. Татар-информ?! (19 февраль 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 март 2021. Архивировано 19 февраль 2021 года.
  7. 1 2 3 4 Петров Александр Александрович. Централизованная библиотечная система Набережных Челнов. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 март 2021. Архивировано 15 апрель 2021 года.
  8. Людмила Пахомова. В гармонии с миром. Елабужский государственный музей-заповедник (7 июль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 март 2021. Архивировано 20 июль 2020 года.
  9. В Елабужском музее-заповеднике состоялось открытие выставки Александра Петрова «Пространство любви» 2021 елның 30 декабрь көнендә архивланган. Министерство культуры Республики Татарстан
  10. В Казани открывается персональная выставка художника Александра Петрова 2021 елның 30 декабрь көнендә архивланган. Газета «Республика Татарстан»
  11. Сообщение Комиссии при Президенте Республики Татарстан по Государственным премиям Республики Татарстан имени Габдуллы Тукая. Министерство культуры Республики Татарстан (22 февраль 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 декабрь 2021. Архивировано 13 май 2021 года.
  12. Сообщение Комиссии при Президенте Республики Татарстан по Государственным премиям Республики Татарстан имени Габдуллы Тукая. Министерство культуры Республики Татарстан (2 март 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 декабрь 2021. Архивировано 30 декабрь 2021 года.
  13. В Выставочном зале «Манеж» состоится открытие выставки Александра Петрова. Министерство культуры Республики Татарстан (12 март 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 декабрь 2021. Архивировано 29 май 2021 года.
  14. Петров Александр Александрович. Казанский университет. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 декабрь 2021. Архивировано 30 декабрь 2021 года.
  15. Признание заслуг. Газета «Республика Татарстан» (21 сентябрь 2018).
  16. Указ Президента Республики Татарстан от 15 сентября 2018 г. № УП-663 «О присвоении почётного звания „Народный художник Республики Татарстан“». Президент Республики Татарстан (15 сентябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 март 2022.
  17. Признание заслуг. Газета «Республика Татарстан» (21 сентябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 март 2022. Архивировано 25 март 2022 года.
  18. Сегодня состоялось награждение победителей Республиканского конкурса на соискание Премии Министерства культуры РТ им.Б.Урманче в области изобразительного, декоративно-прикладного искусства и искусствоведения. Министерство культуры Республики Татарстан (24 февраль 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 декабрь 2021. Архивировано 30 декабрь 2021 года.
  19. Сегодня состоялось награждение победителей Республиканского конкурса на соискание Премии Министерства культуры РТ им.Б.Урманче в области изобразительного, декоративно-прикладного искусства и искусствоведения. Министерство культуры Республики Татарстан (24 февраль 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 март 2021. Архивировано 30 декабрь 2021 года.

Сылтамалар

1. Александр Петров. Яр Чаллы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы.

2. Александр Петров. Казан кремле.