Ринат Халитов

Ринат Арифулла улы Халитов (рус. Ринат Арифуллович Халитов; 8 июнь 1957, Канаш, Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — Россия сәнгать эшлеклесе, музыкант, дирижер, «Tatariсa» оркестрының сәнгать җитәкчесе, Казан дәүләт консерваториясе профессоры (2001), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1997), РФ югары һөнәри мәгарифенең мактаулы хезмәткәре (2010).

Тәрҗемәи хәле

undefined

1957 елның 8 июнендә Чуаш АССР Канаш шәһәрендә туган. Чабаксар музыка укуханәсен (1975[1]), «баян» һәм «дирижерлык» белгечлеге буенча (Т.Х. Сөләйманов, С.М. Хәбибуллин классы) Казан дәүләт консерваториясен (1982), «халык уен кораллары оркестры дирижеры» белгечлеге буенча (А. В. Тихонов җитәкчелегендә , 1985), «опера-симфония дирижеры» белгечлеге буенча (Ф. Ш. Мансуров җитәкчелегендә, 2002) ассистентура-стажировка, мәшһүр дирижер Курт Мазурда мастер-класс (2004[2]) тәмамлаган.

Хезмәт юлы

1983 елдан Казан дәүләт консерваториясенең дирижерлык, ансамбль, оркестр классларында укыта, башкару факультетлары деканы (19871995), укыту-тәрбия буенча проректор (1996), опера-симфония дирижеры кафедрасы профессоры (2001).

«Tatariсa» оркестры

1993 елда консерватория студентлары, аспирантлары, мөгаллимнәре катнашында «Tatariсa» оркестры оештыра. Оркестр репертуарында Казан, Әстерхан, Себер, Кырым татарлары халык көйләре, Латин Америкасы музыкасы, мөселман Көнчыгышының традицион һәм заманча музыкасы, Урта Идел буе халыклары (Чуашстан, Удмуртия, Мари Ил) музыкасы, Европа һәм рус классикасы (Штраус, Кальман, Хачатурян, Дунаевский) әсәрләре бар[3].

Оркестр 1995 елда халыкара конкурста (Кастельфидардо, Италия) — I урын, 1997 елда халыкара конкурста (Страсбург, Франция) — Гран-при, 1999 елда «Рухият» фонды премиясе, 2000 елда РФ президенты Грантына ия була.

Концерт эшчәнлеге

Симфония дирижеры буларак, 60 тан артык концертта катнашкан. Уфа, Ижау, Пермь, Екатеринбург, Төмән, Тубыл (2002), Сембер, Самар, Сарытау, Саранск, Әстерхан, Әлиста (2004) шәһәрләрендә, Һолландия, Алмания, Финляндия (2003), Төркия, Казакъстан, Үзбәкстан, Беларус, Балтик буе илләрендә, Ырымбурда (2014[4]) чыгыш ясый.

Казан консерваторияенең опера студиясе спектакльләре — «Башмагым» (Әхмәт Фәйзи), «Хафизәләм иркәм» (Салих Сәйдәшев) музыкаль комедияләре, «Алтын Казан» (Эльмир Низамов) рок-операсы, «Раштуа алды төне» (Ночь перед Рождеством) (Елена Анисимова) опера-колядкасы белән, «Казан көзе» (Казанская осень) концертында (Петербург, 2014) дирижерлык итә[5].

Сәйдәшев фестиваль-бәйгесе

Казан дәүләт консерваториясе җирлегендә халыкара, бөтенрусия, регион дәрәҗәсендәге бәйгеләр, шул исәптән, 2004 елдан бирле һәр елны халык уен кораллары оркестларының С. Сәйдәшев исемендәге фестиваль-бәйгесен оештыра.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 1997 — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе;
  • 2000 — РФ президенты Гранты;
  • 2010 — РФ югары һөнәри мәгарифенең мактаулы хезмәткәре;
  • 2025 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан Республикасы) — мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә зур өлеш керткәне, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен[6].

Чыганаклар

  1. Д. Хәкимова. «Һәрбер укытучы талантлы тырыш укучылар көтә». Сәхнә, 2014 ел, 6- сан.
  2. Э. Байназаров. «Рок музыкасын уйнаучылардан куркам». Ялкын, 2014 ел, 6- сан.

Искәрмәләр