Вәсим Әхмәтшин
Вәсим Васил улы Әхмәтшин (25 август 1951, Сарман районы, Татарстан АССР) — үзешчән композитор, җырлар, романслар авторы, музыка укытучысы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1996), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Тәрҗемәи хәле
1951 елның 25 августында Татарстан АССРның Сарман районы үзәге Сарман авылында музыка сөюче ишле гаиләдә бишенче бала булып туа.
Мәктәп елларында беренче музыкаль белемне тынлы оркестр оештырган укытучысы Газиз Бикмуллиннан ала[1]. Сарман урта мәктәбенең 8 сыйныфын (1966), Әлмәт музыка училищесының (хәзерге Әлмәт музыка көллияте)[2] торба классын (1970, укытучысы — тромбонда һәм виолончельдә уйнаучы Ринат Шаһиев), читтән торып, Казан мәдәният институтын (1988) тәмамлый. 1971—1973 елларда хәрби хезмәттә була.
Хезмәт юлы
1970 елда Әлмәт музыка училищесын тәмамлагач, Сарман балалар музыка мәктәбендә (хәзерге Сарман балалар сәнгать мәктәбе) укыта.
1973—1976 елларда Минзәлә шәһәре балалар музыка мәктәбе укытучысы һәм район мәдәният йорты каршында тынлы уен коралларында уйнаучы балалар һәм зурлар ансамбле җитәкчесе булып эшли.
Вәсим Әхмәтшин — 1976—1984 елларда Мамадыш шәһәре балалар музыка мәктәбе укытучысы һәм шәһәрдә 1976 елда төзелгән яңа мәдәният йортының «Нократ» (рус. Нухрат) вокаль-инструменталь ансамбле җитәкчесе[3].
1984 елдан (шәһәрнең мәдәният бүлеге җитәкчесе Шамил Закиров чакыруы буенча) Чаллыда яши һәм эшли[1]: 3 нче балалар музыка мәктәбе укытучысы, 1999—2000 елларда 13 нче татар сәнгать мәктәбе директоры, 3 нче музыка мәктәбе (Биклән мәктәбендә) җитәкчесе[4]. Хәзерге вакытта да иҗади һәм педагогик эшчәнлеген дәвам итә.
Иҗаты
Минзәләдә оештырган татар халык уен кораллары ансамбле репертуарындагы «Сабан туе иртәсе» музыкаль композициясе Татарстан радиосының алтын фондына керә.
Җырлары һәм романслары
1976—1977 елларда композитор буларак беренче адымнарын ясый һәм төрле елларда 200 дән артык җыр яза. Мамадышта беренче язган җырлары — «Кошларым» (Мамадыш шагыйрәсе Нәкыя Йосыпова сүзләренә, Әлфия Авзалова репертуары), «Ана турында баллада» (Чәчкә Хөснетдинова), «Аңлашу» (Рәдиф Гаташ) һәм башкалар.
1980—1990 елларда «Гашыйклар тавында» (Илдар Юзеев сүзләренә), «Ялгыз гармун» (Фаил Шәфигуллин), «Татарлар, берләшегез» (Айдар Хәлим), «Тәрәзәләр — әни күзләре» (Нәсим Акмал) һ. б. җырлары популяр була. Күп кенә җырларын, беренче булып, хатыны — Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концерт залы җырчысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Асия Әхмәтшина башкара[1].
Спектакльләргә музыка
Татар театрлары өчен 35 тән артык спектакльгә музыка яза: «Юллар ярда өзелә», «Сафиулла» (Әлмәт театры), «Өй салуның ние бар», «Безнең авыл Робинзоны» (Минзәлә театры), Ырынбур, Чаллы драма театрлары һәм Чаллы курчак театрының күп кенә спектакльләренең көй авторы. 1991 елдан Яр Чаллы татар дәүләт драма театрында Илдар Юзеев пьесасы буенча Вәсим Әхмәтшинның музыкаль бизәлешендәге «Гашыйклар тавы» спектакле уңыш белән бара. 2018 елның 25 апрелендә Яр Чаллы дәүләт курчак театрында Габдулла Тукай әкиятенә нигезләнгән «Су анасы» музыкаль спектакленең премьерасы була (композиторы — Вәсим Әхмәтшин, аранжировкасы — Айдар Әхмәтшин)[5].
Төп музыкаль әсәрләре
| Ел / Чор | Әсәр исеме | Жанры | Театр / Башкаручы |
|---|---|---|---|
| 1970 нче еллар | «Сабан туе иртәсе» | Музыкаль композиция | Татарстан радиосының алтын фонды |
| 1976 елдан | «Кошларым», «Ана турында баллада», «Аңлашу» | Җырлар | Әлфия Авзалова, Чәчкә Хөснетдинова, Асия Әхмәтшина |
| 1980—1990 еллар | «Гашыйклар тавында», «Ялгыз гармун», «Татарлар, берләшегез» | Җырлар | Асия Әхмәтшина һәм башкалар |
| 1991 елдан | «Гашыйклар тавы» | Спектакльгә музыка | Яр Чаллы татар дәүләт драма театры |
| 2000 еллар | «Изге Болгарда» | Кинофильмга музыка | «Ак бүре» киностудиясе (Чаллы) |
| 2018 | «Су анасы» | Музыкаль әкият-спектакль | Яр Чаллы дәүләт курчак театры |
Башка әсәрләре
«Изге Болгарда» кинофильмының («Ак бүре» киностудиясе, Чаллы) музыка авторы.
Балалар өчен «Әтәч нигә кычкыра» мюзиклын (Зөләйха Минһаҗева либреттосы) яза.
Чаллының 3 нче, 8 нче балалар музыка мәктәпләрендә оештырган тынлы оркестрлар өчен инструменталь әсәрләр, җырлар (мәсәлән, Галимҗан Латыйп сүзләренә «Барган идем урманга», Илдар Юзеев сүзләренә «Һәй, һәй») иҗат итә.
Ул «Татарча да яхшы бел» дәреслеге өчен фонохрестоматия (компакт-дискта) төзүче төркем җитәкчесе була.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Гаиләсе
- Әтисе — Васил Әхмәтшин, агроном, үз куллары белән скрипка ясаучы һәм рәсемнәр язучы. Әнисе — Ольга Никита кызы Демьянова, гитарада уйнап, рус һәм татар җырларын башкара[1].
- Өлкән абыйсы — Валерий.
- Кече абыйсы — Виктор.
- Хатыны — Асия Әхмәтшина, җырчы. Ул Минзәлә районы Бакчасарай авылыннан.
- Уллары:
- Эдуард, Мусоргский исемендәге Ленинград музыка училищесын тәмамлаган саксофончы, хәзер Хьюстонда (АКШ) джаз-оркестрда уйный[6];
- Айдар, Казан консерваториясен тәмамлаган композитор, музыкант[7].
- Өч оныклары бар[1].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 Лилия Гыйбадуллина. Татар җыры сагында. Мәйдан (25 август 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 июль 2026.
- ↑ Знаменитые выпускники Альметьевского музыкального училища (колледжа) им. Ф. З. Яруллина. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 июль 2026. Архивировано из оригинала 29 декабрь 2016 года.
- ↑ История Мамадышского края (стр. 7). Pandia. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 июль 2026.
- ↑ Фотогалерея. ДМШ №3 при Биклянской средней школе. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 июль 2026.
- ↑ Су анасы. Яр Чаллы дәүләт курчак театры (25 апрель 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 июль 2026.
- ↑ В День семьи, любви и верности три семьи были удостоены государственных наград. Russian Houston Today (14 июль 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 июль 2026. Архивировано из оригинала 28 август 2023 года.
- ↑ Айдар Әхмәтшинның Вконтактедагы сәхифәсе. VK. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 июль 2026.
Әдәбият
- Сарман (төзүчесе Тәлгат Исмәгыйлов). Казан: «АБАК» нәшрияты, 1998. ISBN 5—89423—067
- Сарман районы энциклопедиясе (төзүчесе Дамир Гарифуллин). 1нче китап. Яр Чаллы: «Идел-йорт» нәшрияты, 2000.
Сылтамалар
- Равилә Солтанова. Әхмәтшиннар гаиләсе — музыкаль гаилә. Чаллы, 2014.