Валерий Әхмәтшин
Валерий Васил улы Әхмәтшин (рус. Валерий Василович Ахметшин; 4 июнь 1941, Сарман, Татарстан АССР) — педагог, үзешчән композитор, җырлар һәм романслар авторы, Алабуга мәдәният училищесы (хәзерге Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте) укытучысы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Тәрҗемәи хәле
1941 елның 4 июнендә Татарстан АССРның Сарман районы үзәге Сарман авылында хезмәткәр гаиләсендә туа. Сарман урта мәктәбен (1958), Алабуга мәдәният-агарту училищесын, Н. К. Крупская исемендәге Лениград мәдәният институтының оркестр бүлеген (1967) тәмамлый.
Хезмәт юлы
Алабуга мәдәният-агарту училищесын тәмамлагач, Мамадышта халык уен кораллары оркестры җитәкчесе булып эшли.
Ленинград мәдәният институтын тәмамлап, 1967 елның 1 августыннан Алабуга мәдәният училищесында укыта башлый.
Иҗаты
Ленинград мәдәният институтында укыган елларында (1962—1967)[1], беренчеләрдән булып, татар эстрадасы өчен җыр текстларына көй яза. Иң зур танылу алган җыры булып «Чыгарсыңмы каршы алырга»[2] (Дамир Гарифуллин сүзләренә, «Сарман вальсы» дип тә йөртелә) җыры исәпләнә: җыр якташы Илһам Шакиров[3], Әлфия Авзалова, Флера Сөләйманова репертуарында яңгырый башлый.
Алабуга мәдәният училищесында укыткан вакытта җырларга, романсларга көйләр яза. Төрле елларда иҗат иткән 100 дән артык әсәре — оркестр өчен, музыка уен кораллары өчен язылган әсәрләре, җырлары һәм романслары бар (мәсәлән, Рамил Чурагулов сүзләренә «Әрәмә баланнары», «Сыерчыклар сайрый», «Бәгърем, тик син генә», «Здравствуй, Кама» һәм башкалар).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре;
- «Фидакарь хезмәт өчен. В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан» медале;
- Сарман районының мактаулы гражданины (2024) — татар музыка сәнгатен үстерүгә керткән лаеклы өлеше, күпьеллык һәм нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге, югары һөнәри осталыгы һәм муниципаль район халкы арасында казанган абруе өчен;
- «Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы» күкрәк билгесе (2026)[4].
Искәрмәләр
- ↑ .. 70-летие отмечает татарский композитор Валерий Ахметшин | Татары (2021-06-04). 11 июнь 2026 тикшерелде.
- ↑ Валерий Әхмәтшин (Валерий Ахматшин) | TAT Songs [неопр.]. TAT Songs. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июнь 2026.
- ↑ В Елабужском колледже культуры чествовали маэстро Валерия Ахметшина (2026-06-08). 11 июнь 2026 тикшерелде.
- ↑ В Елабуге отметили 85-летие композитора Валерия Ахметшина | Татарстан 24 (рус.). tatarstan24.tv. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июнь 2026.
Әдәбият
- Сарман (төзүчесе Тәлгат Исмәгыйлов). Казан: «АБАК» нәшрияты, 1998. ISBN 5-89423-067
- Сарман районы энциклопедиясе (төзүчесе Дамир Гарифуллин). 1нче китап. Яр Чаллы: «Идел-йорт» нәшрияты, 2000.