Сания Әхмәтҗанова

Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова (кыз фамилиясе — Шәрәфиева; 20 апрель 1962, Курса-Почмак, Арча районы, Татарстан АССР, СССР) — шагыйрә, җыр текстлары авторы, журналист, педагог. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы (2009 елдан)[1]. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2012).

Тәрҗемәи хәле

Сания Әхмәтҗанова 1962 елның 20 апрелендә Татарстанның Арча районы, Курса Почмак авылында колхозчылар гаиләсендә туа[1].

Сигезьеллык мәктәпне, аннары Арча педагогия училищесын тәмамлый. 1981—1986 елларда читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының рус-татар бүлегендә белем ала[2].

Хезмәт юлын 1981 елда Казандагы 84 нче урта мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак башлый. 1991—1994 елларда балалар бакчасында тәрбияче, 1994—2000 елларда татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 2000 елдан — «Мәгариф» журналында бүлек мөхәррире[1].

Беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре, шигырьләре һәм яшь хәбәрче язмалары, мәктәптә укыганда «Яшь ленинчы» газетында басыла. Педучилищеда укыганда Р. Фәизов җитәкләгән «Тукай якташы» әдәби түгәрәгенә йөри, иҗаты район һәм республика матбугатында даими басыла[1].

Сания Әхмәтҗанова 1990 елларда җыр текстлары авторы буларак таныла. Аның шигырьләренә язылган җырларны Рөстәм Закиров, Алсу Хисамиева, Эльвира Хәйруллина, Алсу Хәбибуллина һәм башка башкаручылар җырлый[3].

Хәзерге вакытта Сания Әхмәтҗанова «Татар-информ» мәгълүмати агентлыгы мөхәррире[4].

Иҗади эшчәнлеге

2009 елдан — Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы[1].

Төп басма китаплары

  1. Оч иреккә, җырым: шигырьләр / Сания Әхмәтҗанова. — Казан: «Идел-Пресс» нәшр., 2002. — 96 б.
  2. Пар алма: шигырьләр / Сания Әхмәтҗанова; кереш сүз авт. Г. Морат. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. — 159 б.
  3. Гәрәбә: шигырьләр, поэма, тарихи цикллар / Сания Әхмәтҗанова; кереш сүз авт. М. Галиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2012. — 351 б.
  4. Русча-татарча аңлатмалы сүзлекчә: федераль дәүләт гомуми белем бирү стандартларында киң кулланыла торган терминнар / төз. һәм русчадан тәрҗ. С. Ю. Әхмәтҗанова. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. — 39 б.
  5. Язмышлар такыясы: шигырьләр, поэма, тарихи цикллар / Сания Әхмәтҗанова. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2019. — 271 б.
  6. Балачак баланнары: шигырьләр / Сания Әхмәтҗанова. — Казан: «Сүз» нәшр., 2021. — 144 б.
  7. Күчеш дәвере: шигырьләр, лирик цикл / Сания Әхмәтҗанова. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2022. — 175 б.

Бүләкләре, премияләре

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 Әхмәтҗанова Сания. Матбугат.ру. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 июнь 2026.
  2. Әхмәтҗанова Сания. Матбугат.ру. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 июнь 2026.
  3. Моңнан яралган иҗат. Сәхнә (30 май 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 июнь 2026.
  4. Сания Юнусовна Ахметзянова (ингл.). vk.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 июнь 2026.
  5. Пар алмадай идек, багалмадай... Сөембикә (12 апрель 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 июнь 2026.
  6. Моңнан яралган иҗат. Сәхнә (30 май 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 июнь 2026.
  7. Шагыйрә Сания Әхмәтҗанова «Фидакарь хезмәт өчен» медаленә лаек булды. Татар-информ (29 сентябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 июнь 2026.