Рафаэль Билалов

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Рафаэль Билалов
Belyalov R.N..jpg
Туган көне 1 февраль 1940(1940-02-01) (84 яшь)
Туган ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан
Эшчәнлеге композитор, пианист
Бүләк һәм премияләр

Рафаэль Билалов, шулай да Рафаэль Нури[1] (рус. Рафаэль Белялов) (1940-1999) — татар композиторы, пианист, Казан дәүләт консерваториясенең композиция классы профессоры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Почет ордены иясе (1991). Музыка мәдәниятенең тарихы белән бәйләнгән фәнни хезмәтләр авторы.[2]

Тәрҗемәи хәле

Рафаэль Билялов Виталий Харисов һ. б.[1][2]

Пианист буларак Р. Белялов М.Сираҗетдинов, Ф. Хәсәнова, Э. Монасзон кебек пианистлар; Ш. Монасыйпов, М. Әхмәтов кебек скрипкачылар; Р. Ибраһимов кебек җырчылар һәм Н. Рахлин, Ф. Мансуров кебек дирижерлар тарафыннан башкарыла.

Аның әсәрләре халыкара конкурсларда һәм фестивальләрдә («Европа–Азия», 1994, 1998, 2000) башкарыла, Япониядә фортепиано дуэтлары өчен халыкара композицияләр конкурсларында (1995, 1999) ике тапкыр мактау дипломнарына һәм медальләргә лаек була[2].

Р. Белялов 1995 елда Халыкара фортепиано дуэтлары ассоциациясенә кертелә. Рафаэль Билалов изге Рамазан ае вакытында 1999 елда вафат була[1].

Әсәрләре

  • "Джесси Найслэнд" мюзиклы (1996)
  • "Татарстан — туган ягыбыз" (рус. "Татарстан — наш дом родной"), баритон, хор һәм симфоник оркестр өчен (1999)
  • Фортепиано өчен концерт (рус. Фортепианный концерт) (1966)
  • Фортепиано һәм оркестр өчен концерт-каприччио (рус. Концерт-каприччио для фортепиано с оркестром) (1970)
  • Скрипка һәм оркестр өчен концерт-симфония (рус. Концерт-симфония для скрипки с оркестром), (1974)
  • Скрипка һәм оркестр өчен концерт-каприччио (рус. Концерт-каприччио для скрипки с оркестром) (1984)
  • Концерт-рапсодия (1978)
  • Концерт сюитасы (рус. Концертная сюита) (1987)
  • Татар рапсодиясе (1997)
  • Латыш рапсодиясе (1998)
  • С.Рахманиновка багышлау (рус. Посвящение С.Рахманинову) (1998)
  • Фортепиано өчен сонаталар (1961, 1999)
  • Скрипка һәм фортепиано өчен соната (1963)
  • Скрипка һәм фортепиано өчен фольклор-сюита (рус. Фольклор-сюита для скрипки и фортепиано) (1980)
  • Өч виолончель һәм фортепиано өчен татар сюиталары (рус. Татарские сюиты для виолончели и фортепиано) (1981)
  • җырлар, романслар:
  • татар халык көйләрен эшкәртүләр:
    • Бер алманы бишкә бүләек
    • Туган илкәем

Әдәбият

Гурарий С. Белялов Р.Н. // . — Казан, 1984.

Алмазова Т. Рафаэль Белялов // . — Казан, 1986.

Чыганаклар


Искәрмәләр

  1. 1,0 1,1 1,2 Обзор музыкальных событий Татарстана; Рафаэль Нуриевич Белялов (1940-1999). На волне Татарстана//Татарстан радиосы (гыйнвар 30).
  2. 2,0 2,1 2,2 Алмазова Т.А. Белялов Рафаэль Нуриевич(рус.). — S. https://bulgarheritage.ru/kompozitory/belyalov_rafael_nurievich/.