Фольклор-сюита (Билалов)
Фольклор-сюита (1980) — татар композиторы Рафаэль Билаловның иң танылган әсәрләренең берсе. Әсәрдә татар милли музыка үзенчәлекләре заманча джаз алымнары белән үрелеп килә[1].
Тасвирлама
Әсәр 5 кисәктән гыйбарәт[2], татар халык җырларына нигезләнә. Беренче кисәк - татар халык "Туган илкәем" җырының эшкәртелмәсе. Татар халык җыры буларак исәпләнгән "Бала уйнатканда" Җәүдәт Фәйзи тарафыннан Г.Байкинадан язып алынган булган[1]. Җәүдәт Фәйзи "Халык җәүһәрләре" татар халык җырлары җыентыгында җырның Г.Байкина тарафыннан Бөек Ватан сугышы вакытында иҗат ителүе тасвирлана. Әлеге җыр буги-вуги алымнары белән үрелеп Фольклор-сюитаның икенче кисәген тәшкил итә[1]. Бишенче кисәк татар халык "Бер алманы бишкә бүләек" җырына нигезләнә.
Тарих
Фольклор сюита 1980 елда языла[3]. 1981 елда Шамил Монасыйпов (эскрипкә) һәм автор үзе (фортепиано) тарафыннан беренче тапкыр башкарыла һәм бу аудиоязма Татар музыкасы фонохрестоматиясенең унынчы дискына кертелә[4]. Бүгенге көндә әсәр балалар музыка мәктәпләрендә һәм мәшһүр артистлар тарафыннан даими башкарыла.
Чыганаклар
Белялов, Р. - Фольклор-сюита (Звукозапись) : для скрипки и фп. (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 июль 2020.
Дулат-Алеев В.Р. {{{заглавие}}} (Җ.Дәрзаман тәрҗ.) // В. Дулат-Алеев, З. Саләхова Татар музыкасы фонохрестоматиясе: музыка уку йортлары өчен.
Дулат-Алеев В.Р. . — Казань: Казанская государственная консерватория, 2007. — 492 б. — ISBN 5-85401-082-8.
Юнусова Г.Ф. [2]. — Казань: Ихлас, 2013.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 Юнусова Г.Ф. [1]. — Казань: Ихлас, 2013.
- ↑ Белялов, Р. - Фольклор-сюита (Звукозапись) : для скрипки и фп. (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 июль 2020.
- ↑ Дулат-Алеев В.Р. . — Казань: Казанская государственная консерватория, 2007. — Б. 350. — 492 б. — ISBN 5-85401-082-8.
- ↑ Дулат-Алеев В.Р. {{{заглавие}}} (Җ.Дәрзаман тәрҗ.) // В. Дулат-Алеев, З. Саләхова Татар музыкасы фонохрестоматиясе: музыка уку йортлары өчен.