Өммегөлсем Ардаширова
Өммегөлсем (Гөлсем) Тәлгать кызы Ардаши́рова (7 апрель 1951, Уфа) — педагог, сәнгать белеме һәм эстетик тәрбия мәсьәләләрен тикшерүче югары мәктәп укытучысы. Педагогия фәннәре докторы (1994), профессор (1995). Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2010), Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2005)[1][2].
Тәрҗемәи хәле
1951 елның 7 апрелендә Башкорт АССР башкаласы — Уфа шәһәрендә туа[3].
1973 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый.
Уфа шәһәренең мәктәпләрендә һәм урта махсус уку йортларында эшли[4]. 1978 елдан — Башкорт дәүләт педагогия институты укытучысы.
1995—2002 елларда Башкорт дәүләт педагогия университетының эстетик белем бирү кафедрасы мөдире булып эшли. Шул ук вакытта 2002—2003 елларда ВЭГУның нәфис һәм социаль-педагогик белем бирү кафедрасы мөдире була[4].
2003 елдан Мәскәүдәге Бизнес, психология һәм идарә итү институтының «Дизайн» факультеты деканы була. 2005—2010 елларда шул ук институтның сынлы сәнгать һәм дизайн факультетын җитәкли. Шул ук вакытта 2009 елга кадәр Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында сәнгать теориясе һәм сәнгать белеме кафедрасы мөдире булып эшли[4].
Фәнни эшчәнлеге
Фәнни тикшеренүләре сәнгать белеме, сәнгать гносеологиясе, хәзерге дөньяда шәхеснең рухи яшәеше, укучыларда эстетик һәм рухи мәдәният формалаштыру мәсьәләләренә карый. 70 тән артык фәнни хезмәт авторы[4].
Төп хезмәтләре
- Ардаширова, Гульсум Талгатовна. Формирование эстетического вкуса в культуре поведения учащихся ПТУ: диссертация кандидата педагогических наук: 13.00.01. — Москва, 1983. — 225 с.: ил. Теория и история педагогики. OD 61 84-13/1007
- Ардаширова, Эммогульсум Талгатовна. Эстетическая категория «катарсис» в педагогике: (Московский педагогический государственный университет имени В. И. Ленина. — М.: ТОО «Интел Тех», 1994. — 32 c: ил. — ISBN 5—86371-016-0: ББК 87.811р301-21(2Рос)
- 37/А-799 Ардаширова, Эммогульсум Талгатовна. Искусство в процессе формирования личности учителя: автореферат диссертации доктора педагогических наук: 13.00.01 / Э. Т. Ардаширова; Московский педагогический государственный университет имени В. И. Ленина, Дис. совет Д 053.01.03. — М., 1994. — 31 с. — ББК 74р30-024.7(2Рос),022
- Интеграция музыкального искусства с естественно-математическими и гуманитарными науками в педвузе. М., 2001;
- Ардаширова, Эммогульсум Талгатовна. Интеграция музыкального искусства с естественно-математическими и гуманитарными науками в педвузе: (Краткий историко-теоретический очерк: классика и современность) / э. Т. Ардаширова. — М.: ВЛАДОС, 2001. — 66 с.: ил., портр.; 20 см; ISBN 5-691-00589-8
- Музыка — Теория музыки — Музыка и наука — Лекции для высшей школы. FB 2 01-43/118-2; FB 2 01-43/119-0
- Образ матери в изобразительном искусстве. Казань, 2008.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2005);
- Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2010) — сынлы сәнгать һәм дизайн өлкәсендә белгечләр әзерләүгә зур өлеш керткәне, шулай ук күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен[5].
Искәрмәләр
- ↑ Хазиев В. С. АРДАШИРОВА Эммогульсум Талгатовна (рус.). Региональный интерактивный энциклопедический портал «Башкортостан». ГАУН РБ «Башкирская энциклопедия» (10 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 июнь 2026.
- ↑ Доктора гуманитарных наук (рус.). Академия наук Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 июнь 2026.
- ↑ Ардаширова Эммогульсум Талгатовна (рус.). rus.bashenc.ru. Башкирская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 октябрь 2023. Архивировано 1 гыйнвар 2022 года.
- ↑ 1 2 3 4 Хазиев В. С. АРДАШИРОВА Эммогульсум Талгатовна (рус.). Региональный интерактивный энциклопедический портал «Башкортостан». ГАУН РБ «Башкирская энциклопедия» (10 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 июнь 2026.
- ↑ Признание заслуг (рус.). rt-online.ru. Республика Татарстан (26 гыйнвар 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 октябрь 2023.
Әдәбият
- Вахитов Р. Әниләр-апалар турында: [проф. Ө. Ардашированың «Образ матери в изобразительном искусстве» кит. тур.] / Р. Вахитов // Казан утлары. — 2010. — № 3. — 159—160 б.
- Арҙаширова Өммөгөлсөм Тәлғәт ҡыҙы // Башҡорт энциклопедияһы. — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
Сылтамалар
- Ардаширова Эммогульсум Талгатовна — «Башкирская энциклопедия»
- Доктора гуманитарных наук — Академия наук Республики Татарстан