Илдус Мортазин
Илдус Хаҗи улы Мортазин (рус. Муртазин Ильдус Хазиевич; 13 июнь 1964, Татар Карамалысы, Татарстан АССР) — рәссам, РФ (2003) һәм Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы. Халыкара сәнгать ассоциациясе (ингл. International Association of Art (IAA/AIAP), UNESCO) әгъзасы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2014). 2010 елдан Мәскәү гуманитар-икътисад институтының Түбән Кама филиалы (рус. МГЭИ (НФК)) дизайн кафедрасы өлкән укытучысы. Иҗатында пейзажга (Чулман буе табигате), график портретка, дивар бизәгенә өстенлек бирә.
Тәрҗемәи хәле
1964 елның 13 июнендә ТАССР Сарман районы Карамалы авылында туган. Туган авылында башлангыч мәктәпне бетергәч, 1971 елдан укуын Түбән Камада дәвам итә. Түбән Кама шәһәренең балалар сәнгать мәктәбен (1979), Яр Чаллы сәнгать укуханәсен (1983), «монументаль-гамәли сәнгать» белгечлеге буенча С. Г. Строганов исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать-сәнәгать университетының (хәзер — академия) монументаль һәм декоратив-гамәли сәнгать факультетын (1996) тәмамлаган.
1983-1985 елларда хәрби хезмәттә була.
Хезмәт юлы
- 1985-1987 елларда Түбән Кама шәһәрендә рәсем мәктәбендә укыта.
- 1987-1990 елларда Түбән Кама сәнгать фондында эшли.
Катнашкан күргәзмәләре
Бөтенсоюз, бөтенрусия, зона, регион, республика, шәһәр, шәхси күргәзмәләрендә катнаша. Иҗат эшләре Амстердам (Һолландия), Франкфурт-на-Майне, Нойештадт, Кайзерслаутерн (Алмания), Мәскәү, Петербург, Түбән Новгород, Казан, Уфа, Чабаксар, Самар, Саранск, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләренең үзәк күргәзмә залларында күрсәтелә.
2022 елның 29 апрелендә Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда «Terra Bular» күргәзмәсе ачыла. Ул Идел буе Болгарында ислам кабул итүнең 1100 еллыгына багышлана. Картиналарда болгарларның Идел буена күчүе, сугышчылар, тыныч тормыш, сәүдә һәм исламның таралуы сурәтләнә.[1]
2024 елның 4 мартында Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Портреты средневековой татарской истории» конференциясендә Казан ханлыгына нигез салучы Олуг Мөхәммәдне сурәтләгән картиналары күрсәтелә.[2]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2014 Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
- РФ рәссамнары иҗади берлеге академиясенең бронза медале — «сынлы сәнгатькә керткән хезмәтләре өчен».
- 3 республика һәм 7 шәһәр күргәзмә-бәйгесе җиңүчесе.
Картиналары
- «Бәйрәм» (2009) — Татарстан рәссамнары бәйгесе «Арт-Сабантуй» (Әлмәт, 2015) җиңүчесе[3][4]
- «Дага»
- «Җәйне сагыну»
- «Чулман»
- «Җыярга вакыт»
- «Котлау»
- «Мунча көне»
- «Мәскәү уртасында»
- «Язгы иртә»
- «Кабриолет»
- «Авылда җәй»
- «Бредихиннар»
- «Кыз һәм ат»
- «Чак-чак для защитников» (2024) — киндер, майлы буяу, 75 × 100 см; Изалия Хәйруллина образы сурәтләнгән.[5]
Казанда Татарстанның сынлы сәнгать музеенда, ТР милли музеенда, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләре картиналар галереяләрендә, Болгар тыюлыгы музеенда, Түбән Кама шәһәре музеенда саклана. Иҗат эшләре «Россия сәнгате», «Россия-Ватаным минем», «Алтын пумала», «Зур Идел», «Татарстан рәссамнары», «Нефть раегионының сынлы сәнгать осталары», «Татарстан рәссамнар берлегенә 70 ел» һ.б. альбомнарга кертелгән.
Әдәбият
- Сарман районы энциклопедиясе (төзүче Дамир Гарифуллин). Яр Чаллы: «Идел-йорт», 2000.
- Илдус Хаҗи улы Мортазин. «Татарский Мир», № 06, 2012, № 06, 2013.
Сылтамалар
- Рәссамның шәхси сайты 2016 елның 11 гыйнвар көнендә архивланган.
- Түбән Кама институтының рәсми сайты 2016 елның 2 март көнендә архивланган.
Картиналарын карарга
- [1]
- [2] 2016 елның 1 апрель көнендә архивланган.
- [3]
Искәрмәләр
- ↑ В Музее истории государственности татарского народа и Республики Татарстан открылась выставка «Terra Bular». Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы (29 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 октябрь 2026.
- ↑ В Казани представлены картины, посвященные основателю Казанского ханства. Миллиард.Татар (4 март 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 октябрь 2026.
- ↑ Илдус Мортазин — Татарстанның иң яхшы рәссамы(үле сылтама)
- ↑ «Бәйрәм» картинасы
- ↑ «Чак-чак для защитников»: художник из Нижнекамска посвятил картину волонтеру СВО. Татар-информ (16 июль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 октябрь 2026.