Сәяр Хәбибуллин
Сәяр Зыятдин улы Хәбибуллин (рус. Сайяр Зыятдинович Хабибуллин; 15 гыйнвар 1931, Мәскәү — 22 март 2026, Мәскәү) – Совет һәм Россия композиторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2011).
Тормыш юлы
Сәяр Зыятдин улы 1931 елда Мәскәүдә дөньяга килгән. Ата-анасы башкалага Горький өлкәсенең Суыксу авылыннан килеп төпләнәләр. Балачагында башта гармунда, соңыннан музыкаль мәктәптә аккордеонда уйнарга өйрәнгән. Озак вакыт М. Горький ис. киностудиядә, Союзмультфильм киностудиясендә, Үзәк телевидениедә тавыш операторы булып эшли. 1963 елдан алып 1991 елга кадәр С. Хәбибуллин «Москонцерт»ның инструментчы-артист. 1968 елда Мәскәүдә «Якты юллар» татар эстрада төркеме төзелә. Бу төркем белән Сәяр Хәбибуллин Урта Азия, Казакъстан, Идел буе төбәкләрендә концертлар биреп йөри. 1985 елда концерт оешма каршында С. Хәбибуллин «Хыял» вокаль коллективын оештыра, аның белән ССРБ, аннары Россия шәһәрләре буйлап уңышлы чыгышлар ясый. Танылган мәскәү җырчылары Наилә Фатехова белән Роза Хәбибуллина – шул төркемдә тәҗрибә туплаган җырчылар.
Композитор иҗатының визит картасы булып беренче башкаручысы Илһам Шакиров булган «Эзләдем, бәгърем, сине» җыры булып тора. Иҗат еллары чорында композитор уннарча җыр һәм берничә инструменталь пьеса язган. Аның әсәрләрен Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Ренат Ибраһимов, Клара Хәйретдинова, Венера Шәрипова, Зөһрә Шәрифуллина һәм башка танылган җырчылар башкарып дан казана.
Аудиоязмалар
- http://sarasadykova.ru/SOUZ/habibul/kunelemda.htm 2008 елның 28 декабрь көнендә архивланган.