Нурдия Җүрәева

Нурдия Гариф кызы Җүрәева (рус. Нурдия Гарифовна Джураева; 2 июнь 1937, Казан) — хор дирижёры, педагог, музыка-җәмәгать эшлеклесе, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1986), Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе (2003), Татарстан Республикасының халык артисты (1995)[1].

Тормыш юлы

1937 елның 2 июньдә Казанда туган.

1964 елда Казан дәүләт консерваториясен профессор С. А. Казачковның хор дирижёрлыгы классы буенча тәмамлый. Музыка училищесында укыта.

1972 елдан Казан консерваториясендә укытучы булып эшли.

1981 елда хор дирижёрлыгы кафедрасы доценты вазифаларын башкара һәм консерваториянең башкару факультеты деканы итеп билгеләнә.

1981—1982 һәм 1985—2005 елларда — Татар опера һәм балет театрының баш хормейстеры[2][3].

1982—1985 елларда — Татарстан АССР мәдәният министры урынбасары.

1987 елдан — Татарстан Музыка җәмгыяте идарәсе рәисе.

1992—1998 елларда Татарстан Республикасы Мәдәният фонды идарәсен җитәкли.

2006 елдан — М. Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры хормейстеры.

Сәхнә әсәрләре

Нурдия Җураеваның хормейстер буларак башкарган эшләре арасында — Вердиның «Отелло», Доницеттиның «Дон Паскуале» опералары, Калимуллинның «Кәккүк авазы» милли рок-операсы, Кальманның «Чегән-премьер» һәм «Сильва» оперетталары, Рахманиновның «Яз» кантатасы, Гендельнең «Мессия», Вердиның «Реквием» әсәрләре, Моцартның «Фигароның туе» һәм «Тылсымлы флейта», Вердиның «Фальстаф» һәм «Набукко» опералары, шулай ук Мөлековның «Сөембикә» (концерт башкаруында), Әхиярованың «Шагыйрь мәхәббәте», Җиһановның татар телендәге «Җәлил» опералары бар[3][4].

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре

Искәрмәләр

  1. Джураева Нурдия Гарифовна. matbugat.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 март 2020. Архивировано 29 март 2020 года.
  2. Айсылу Кадырова. Вечерняя Казань / № 96 (3454) / Покой ей только снится (рус.). old.evening-kazan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2026.
  3. 1 2 Нурдия Джураева: «Вклад в развитие музыкального искусства». kazan.bezformata.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 март 2020. Архивировано 29 март 2020 года.
  4. Джураева Нурдия Гарифовна, член совета жюри (рус.). viva-music.info. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2026.
  5. Нурия Джураева. kazan-opera.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2026.
  6. За многолетнюю творческую деятельность и большой вклад в развитие музыкального искусства (рус.). Портал муниципальных образований РТ (новый) (2 июнь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2026.

Әдәбият

  1. Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. — С. 98. — 703 с. — ISBN 0-9530650-3-0.
  2. Народные артисты СССР, РФ, РТ. К.: «Магариф-Вакыт», 2011.
  3. Июньдә кабынган йолдызлар. Нурдия Җүрәева. «Сөембикә», 2017 ел, июнь, 63нче бит.