Мәснәви Хәертдинов
Файл:М.Хәертдинов 1.jpg
Ядегәрлек тактаташ. Лениногорск. 2015
Мәснәви Хәертдинов, Мәснәви Хәертдин улы Хәертдинов (1924-1983) — рәссам, мөгаллим, Татарстан АССР халык рәссамы (1977). Татарстан АССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1968). ССРБ (Украина ССР) рәссамнар берлеге әгъзасы (1957). Татарстан АССР рәссамнар берлеге идарәсе әгъзасы (1962-1975, 1980-1983).
Җөмһүрият өчен рәссамнар әзерләүгә үзеннән зур өлеш кертә.
Тәрҗемәи хәле
1924 елның 3 мартында Татарстан АССРның хәзерге Сарман районы Шыгай авылында туган.
Ивановода сәнгать училищесын (1942), кече авиация белгечләре мәктәбен, Харковьда сәнгать институтын (1951) тәмамлый.
1983 елның 21 июнендә вафат.
Хезмәт юлы
- 1930 елдан Иваново шәһәрендә.
- 1942-1945 хәрби хезмәттә.
- 1951–1952 Казан сәнгать училищесында укыта, 1981-1983 училищеның директоры.
- 1952–1960 Украина ССР худфондының һөнәрханәләрендә эшли. Украина ССРның рәссамнар берлегенә кабул ителә.
- 1960-1980 Лениногорск музыка-сәнгать училищесында укыта, Лениногорск шәһәрендә рәсем сәнгате мәктәбенә нигез сала.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Хәтер
- Лениногорскида рәсем мәктәбендә музее эшли.
- М. Хәертдинов истәлегенә мәктәп диварына тактаташ куелды[1].
Хезмәтләре
- Нефтьчеләргә багышланган: «Оператор» (1963), «Вахтадан соң» (1964).
- Лирик картиналар: «Шомырт исе аңкый. Дус кызлар» (1976), «Көзге иртә» (1970).
- Эш кешеләре темасына: «Кызлар» (1965), «Яшь икмәк үстерүче» (1970).
- Табигать күренешләре: «Кичке диңгез» (1970), «Ыкта июль» (1978), «Кичке Ык» (1978), «Эскертләр арасында» (1978).
- Габдулла Тукай портреты (1976).
Чыганаклар
- Искусство Советской Татарии. Народные художники (җыентык). Казан, 1980.
- Сарман районы энциклопедиясе. 1 том. Чаллы, 2000, 197 бит.
Искәрмәләр
- ↑ «Лениногорский журнал», 04.03.2015 2021 елның 23 июль көнендә архивланган.