Закир Батраев
Закир Батраев, Закир Солтан улы Батраев (1936 елның 11 октябре, ССРБ, Үзбәк ССР, Бохара) — нәкышче рәссам, педагог, Татарстан (1992) һәм РФ (1993) рәссамнар берлекләре әгъзасы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (1991), Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының атказанган хезмәткәре (2005), профессор, ЮНЕСКО сынлы сәнгать халыкара ассоциациясе (ингл. International Association of Art (IAA/AIAP), UNESCO[2]) әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле
Файл:З.С.Батраев 1.jpg
Закир Батраев. «Әҗем мәчете»
1936 елның 11 октябрендә Бохарада туган. Гаиләсе белән Сарытау өлкәсе Пугачев шәһәренә күчә, балачагы шунда уза[3], татар мәктәбендә укый. Казан сынлы сәнгать училещесын (1959), «Рәссам-нәкышче» белгечлеге буенча Ташкент театр-сәнгать институтының (2012 елдан Мәннан Уйгур исемендәге Ташкент дәүләт сәнгать институты, үзб. Mannon Uygʻur nomidagi Toshkent davlat sanʼat instituti) станок нәкыше факультетын (1965) тәмамлаган.
1966—1968 елларда РСФСР сәнгать фондының Татарстан бүлеге рәссамы.
1968 елдан 49 ел буена Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының архитектура факультетында рәсем һәм нәкыш укытучысы: 1968—1992 елларда архитектур проектлау кафедрасы ассистенты, өлкән укытучысы; 1977—1980 елларда архитектура факультеты деканы; 1992 елдан сынлы сәнгать кафедрасында: 1992—2002 елларда доцент, 2002—2013 елларда профессор.
Иҗаты
600дән артык нәкыш һәм графика эшләре авторы. Халыкара, бөтенсоюз, бөтенроссия, республика күргәзмәләрендә катнаша: Токио (1991), Мәскәү (1970-1990, 2000), Ташкент (1965), Горький (1975), Уфа (1977), Бакы (1983), Казан (1970—2003, 15 мәртәбә). Шәхси күргәзмәләре үтә: Казанда (Ливадия, 1974; КИСИ, 1975, 1985; Галимнәр йорты, 1990, Рәссамнар берлеге күргәзмәләр залы, 1992; «Хәзинә», 2011[4][5]), Мәскәүдә (1971, 1976, 1989, 1998, 2000) һ. б.
Эшләре РФ, Токио (Япония), Сиәтл (АКШ), Харбин (Кытай) сәнгать галереяларында, Англия, Франция, элекке Югославия илләре, Төркия, Мисыр, Маҗарстан, Исраил, Грециядә шәхси тупланмаларда саклана [6]. Дистәгә якын эше Татарстан сынлы сәнгать музеенда, 3 эше Әлмәтнең сәнгать галереясында урын алган.
Рәсемнәренең тематикасы
- Портретлар
- «Шагыйрь Габдулла Тукай», «Композитор Ренат Еникеев», «Композитор Анатолий Луппов» һ.б.
- Казан күренешләре, меңъеллык шәһәрнең тарихи-архитектура һәйкәлләре, иске агач йортлары
- Урта Азия архитектура үрнәкләре: туган (Бохара), укыган (Ташкент) җирләре
- «Сәмәркандта Биби ханым мәчете»
- Африка, Испания, Греция, Венецияга сәяхәт тәэсирләре
- Мисыр пиармидалары
- Һиндстан күренешләре
- Себер пейзажы
- Памир, Тянь-Шань, Һималай, Арарат, Альп таулары, Кавказ таулары манзаралары
- Натюрмортлар
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1989 — ССРБ югары мәктәбе отличнигы
- 1991 — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
- 2005 — Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының атказанган хезмәткәре[7]
- 2017 — ТР Президенты Рәхмәте[8]
Әдәбият
- Расиха Фаизова. Сәйяр рәссам. «Сөембикә», 2017 ел, май, 64нче бит. ISSN 0869-1398
Шулай ук карагыз
- Закир Батраев “Татарстан дулкынында” радиотапшыруында(үле сылтама). Татарстан радиосы, 22.07.2014 (аудио, 19:00)
Искәрмәләр
- ↑ Сания Рәимова «Милләттәшләр» сайтында
- ↑ aiap-iaa.org [ингл.]
- ↑ Закир Батраев: «Художник должен уметь все». VIP Казань.ру, 23 сентября 2006
- ↑ Открылась персональная выставка профессора КГАСУ З.С. Батраева, приуроченная к 75-летию художника(үле сылтама)
- ↑ В галерее «Хазинэ» открывается выставка работ Закира Батраева. ИА «Татар-информ», 11.10.2011
- ↑ Батраев Закир Султанович. art.rin.ru
- ↑ Батраев Закир Султанович. 2017 елның 7 сентябрь көнендә архивланган. Сайт КГАСУ
- ↑ Признание заслуг. 2018 елның 6 август көнендә архивланган. «Республика Татарстан», 19.01.2017