Диләвәр Османов (1959)
Бу язучы турында мәкалә. Җырчы, Кырымның атказанган артисты Диләвәр Османов (1955) белән бутамагыз.
Диләвәр Османов, Диләвәр Ибраһим улы Османов (кырымтат. Dilâver Osmanov, рус. Дилявер Ибраимович Османов, 1959 елның 17 июле, Үзбәкстан ССР, Ташкент өлкәсе, Бәкабад) — кырым татары шагыйре, публицист, педагог. Кырымтатар язучылары берлеге сәркатибе. 2009 елдан «Йылдыз» журналы баш мөхәррире[1]. 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстанның (2003) һәм Кырым АР (2010) атказанган сәнгать эшлеклесе. Азатлык Радиосына Кырым татарлары тормышыннан хәбәрләр җибәреп тора[2].
Тәрҗемәи хәле
1959 елның 17 июлендә Үзбәкстан ССР Ташкент өлкәсе Бәкабад шәһәрендә эшче гаиләсендә туган. Кырым татары. Музыка укуханәсен тәмамлап (1979), Казан дәүләт мәдәният институтына укырга керә. Өченче курстан Казан дәүләт консерваториясенә күчә, «Халык уен кораллары» белгечлеге буенча 1985 елда тәмамлый. 1984-1989 елларда Казан шәһәре мәктәпләрендә музыка укытучысы булып эшли. Татар иҗтимагый үзәгенең кырымтатар бүлекчәсен җитәкли. 1989 елдан Кырымда яши һәм иҗат итә. 1993 елда аның башлангычы белән Карасубазарда (Белогорск) Бәкер Чобан-задә урамы булдырылган. 1999 елдан Кырым инженер-педагогика университетында укыта, музыка сәнгате кафедрасының өлкән укытучысы[3]. 2009 елдан «Йылдыз» журналы (2015 елдан И. Гаспралы исемендәге медиаүзәккә кертелгән) баш мөхәррире.
Иҗаты
Шигырьләре һәм публицистик язмалары вакытлы матбугатта (Ташкентта чыга торган «Йолдыз» газетасында) 1980 елларда күренә башлый. Казанда «Идел» әлманахы һәм «Казан утлары» журналында, 1990 еллардан кырым татар көндәлек матбугатында басыла. Шигырьләре кырымтатар телендәге дәреслекләргә кергән. Шигърияте һәм публицистикасы иҗтимагый-сәяси әһәмияткә ия. Иҗаты Кырым татар халкы кичергән депортация фаҗигасе, гаделлекне торгызу өчен көрәш тарихына багышланган. Кырымтатар театры өчен пьесалар тәрҗемә итә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына һәм республика газета-журналларына Кырым татарлары турында хәбәрләр җибәреп тора.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2003 Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
- 2010 Кырым Автономияле Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе
Әдәбият
- Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда (төзүчеләре Р. Н. Даутов һәм Р. Ф. Рахмани). К.: ТКН, 2009.
- Кайда да йөрәктә. Татарстаннан читтә яшәүче татар әдипләренең иҗаты (төзүчеләр И. М. Ибраһимов, Р. Г. Хәннанов; кереш сүз Р. З. Закиров). К.: «Идел-Пресс», 2012. ISBN 978-5-85247-611-1
- Венера Якупова. Крымские татары, или Привет от Сталина!(үле сылтама)
Сылтамалар
- Диләвәр Османов.(үле сылтама) ТР язучылар берлеге
- Диләвәр Османов. 2020 елның 22 февраль көнендә архивланган. «Әдипләр» (Әхмәт Дусайлының шәхси порталы).
- Дилявер Османов. 2022 елның 20 август көнендә архивланган. Книжный форум
- Диләвәр Османов: «Бүген үзара багланышлар зәгыйфь хәлдә».(үле сылтама) Татар-информ МА, 01.06.2016
Искәрмәләр
- ↑ Журнал «Йылдыз». Медиацентр им. И. Гаспринского
- ↑ Диләвәр Османовның Азатлык Радиосындагы хәбәрләре тезмәсе.
- ↑ Ученые Крымского инженерно-педагогического университета. Османов Длявер Ибрагимович(үле сылтама)