Венера Якупова
Венера Габдулла кызы Якупова (6 июль 1959, Яшел Үзән районы, Татарстан АССР) — журналист, «Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире (1995 елдан). ТР журналистлар берлеге президиумы әгъзасы. ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (1995). Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге Республика бүләге иясе (1990). РФ һәм Татарстан Журналистлар, Татарстан Язучылар (2002 елдан) һәм Россия язучылар берлекләре әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле
1959 елның 6 июлендә Татарстан АССРның Яшел Үзән районы Кызыл Яр авылында туа. 1976 елда Васильевода урта мәктәпне, 1981 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетының журналистика бүлеген, 1986 елда ВЛКСМ Үзәк Комитеты каршындагы Югары комсомол мәктәбен тәмамлый. Югары халыкара коммерция мәктәбе (Франция), Санкт-Петербург дәүләт икътисад һәм финанс университеты һәм Казан финанс-икътисад институтының «Эшлекле идарә итү остасы» программасын (2004) үзләштерә .
1981—1984 елларда Яшел Үзән районының «Зеленодольская правда» газетында үзхәбәрче булып эшли.
1986—1995 елларда «Молодежь Татарстана» газетында — үзхәбәрче, бүлек җитәкчесе, баш мөхәррир урынбасары вазифаларын башкара.
1995 елдан — «Казанские ведомости» газетының баш мөхәррире. 2008 елдан — «Татмедиа» АҖ филиалы «Казанские ведомости» газеты редакциясе директоры.
Гаиләсе
Әтисе — Габдулла Низаметдин улы Якупов, Васильево урман комбинатында пресслаучы булып эшли. Әнисе — Сания Фарса кызы Мөхәммәтшина. Кыз туганы — Дания.
Иҗаты
1972 елда «Комсомольская правда» газетында шигырьләре басыла.
1990-елларда, җәмгыятьтә милли үзаң үскән чорда, үзен көчле публицист итеп таныта. Мәкаләләре «Идел», «Ялкын» журналларында, «Татарстан яшьләре», «Известия Татарстана» газеталарында басыла[1]. Татар халкының суверенитет өчен көрәше, Кырым татарларын туган илләренә кайтару кирәклеге турындагы очерклары белән таныла.
2000 елда Татарстанның яңа тарихы һәм татар халкы турында «Суверенитет турында йөз хатирә» («100 историй о суверенитете», Казань: Идеал-Пресс, 2000, ISBN 5-85247-125-9) исемле беренче китабы басыла[2].
«Кырым татарлары, яки Сталиннан сәлам!» («Кырымские татары, или Привет от Сталина!», 2009, тикшеренүнең темасы — Үзгәртеп кору елларында Кырым татарларының тарихи ватанына драматик әйләнеп кайтуы), «Россия журналистикасының яхшылыгы һәм явызлыгы» (Россия медиабазарын цивилизацияле итеп оештыру мәсьәләләре өйрәнелә) исемле китаплар авторы. «Казанда Балачак музее» (татарстанлыларның XX гасыр һәм XXI гасыр башында нинди уеннар һәм уенчыклар белән уйнавы турында яза), «Берлинга кадәр юл күрсәткече. Сугышның гаилә ядкәрләре турында искиткеч тарихлар» китапларының автор-төзүчесе[3].
Россия Элемтә министрлыгы каршындагы Төбәк басма массакүләм мәгълүмат чаралары буенча эксперт советының әдәбиятка һәм укуга карата кызыксынуны үстерү буенча эшче төркеме җитәкчесе.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1990 — ТР Журналистлар берлегенең Хөсәен Ямашев исемендәге премиясе («Родина или смерть!» мәкаләсе өчен («Комсомолец Татарии»).
- 1995 — ТР атказанган мәдәният хезмәткәре.
- 1998 — «Казанские ведомости» газеты — «иң күп укылган шәһәр газетасы» номинациясендә «Бәллүр каләм» республика журналистлар бәйгесе җиңүчесе.
- 2000 — «Бәллүр каләм» республика журналистлар бәйгесе җиңүчесе.
- 2003 — «Бөтенроссия халык исәбен алуны үткәрүдә күрсәткән хезмәтләре өчен».
- 2005 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале.
- 2012 — Казанның Мактау китабына кертелгән[4].
- 2015 — Россия Журналистлар берлегенең «Россия журналистикасының Алтын полкы» премиясе («Россия журналистикасының яхшылыгы һәм явызлыгы» китабы өчен).
- 2019 — «Алтын курай» халыкара журналистлар бәйгесе (Уфа) җиңүчесе («Мустай Карим — владыка и слуга…» мәкаләләр сериясе өчен)[5].
- 2019 — «Намуслы хезмәт өчен» медале.
- «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» билгесе.
Искәрмәләр
- ↑ Якупова Венера Габдулла кызы. Онлайн — энциклопедия Tatarica
- ↑ Якупова Венера Абдулловна. «Милләттәшләр» порталы [рус.]
- ↑ Светлана Снегирева. Венера Якупова: Пишем, чтобы вы чувствовали, понимали, думали. 2019 елның 7 сентябрь көнендә архивланган. Элита Татарстана, 29.03.2016 [рус.]
- ↑ Решение Президиума КГД №37 от 20 июня 2012г., archived from the original on 2021-04-19, retrieved 2021-02-11
- ↑ Сөмбел Таишева. Золотой курай Венеры Якуповой. Мәгариф, 13.02.2020
Сылтамалар
- Венера Абдулловна Якупова. ТР Журналистлар берлегенең рәсми сайты [рус.]
- Якупова Венера. ТР Язучылар берлеге рәсми сайты
- Якупова Венера Габдулла кызы. Онлайн — энциклопедия Tatarica
- Венера Якупова. журнальныймир.рф [рус.]