Бәкер Чобан-задә

Бәкер Чобан-задә (тулы исеме Бәкер Ваһап улы Чобан-задә, кырымтат. Bekir Vaap oğlu Çoban-zade, Бекир Ваап огълу Чобан-заде) — кырымтатар шагыйре, галим-төрки телләр белгече.

Тәрҗемәи хәле

1893 елның 15 маенда Кырымның Карасубазар шәһәрендә туган. 1937 елның 13 октябрендә Бакуда вафат.

Карасубазарда урта мәктәп – рөшдияне (1908 ел), мөселман хәйрия җәмгыяте акчасына Истанбулда Галатасарай лицеен һәм университетның гарәп-француз бүлеген (1914 ел), Будапешт университетын (1920 ел) тәмамлый.

Хезмәт юлы

Кыпчак теленең кулъязма һәйкәле булган «Кодекс куманикус»ны ( «[Коман мәҗмүгасы»н) өйрәнеп, 1920 елда докторлык диссертациясен яклый. Будапешт (Маҗарстан) һәм Лозанна (Швейцария) университетлары профессоры.

1922 елдан Кырым (В. И. Вернадский исемендәге Таврида милли) университеты ректоры. Татар педагогика техникумында укытучы булып эшли.[1]

1924 елда Азәрбайҗан хөкүмәте чакыруы буенча Баку университетына күчә, азәрбайҗан телен латиницага күчерүдә башлап йөри. ССРБ Фәннәр академиясенең Азәрбайҗан бүлегенә әгъза итеп сайлана.

1930-1935 елларда Фәрганә, Бохара пединститутларында, Ташкент университетында укыта.

1935 елда Париж тел белеме җәмгыятенә сайлана.

Репрессия корбаны

1928 елдан Кырым һәм Баку матбугатында Бәкер Чобан-задәне «пантюркизм»да гаепләп, аңа каршы язмалар күренә башлый.

1937 елның 28 гыйнварында Кисловодскида кулга алына. «Милли һәм пантюркист оешмалар эшчәнлегендә катнашу»да гаепләнеп, иң каты җәзага хөкем ителә.

1937 елның 13 октябрендә атыла.

Фәнни хезмәтләре

  1. Кумык теле буенча беренчел хәбәрләр (рус телендә). Баку,1926.
  2. Кумык теле һәм сөйләме буенча чыгыш (төрки телдә). Баку, 1926.
  3. Төрки-татар диалектологиясе (рус телендә). Баку, 1927.
  4. Фөзүли (җыентык). Баку, 1925 ел.
  5. Нәваи (җыентык). Баку, 1926 ел.
  6. Төрки-татар тел белеменә кереш (азәрбайҗан телендә). Баку, 1924 ел.
  7. Кырымтатар теленең фәнни грамматикасы (госманлы телендә). Акъяр, 1925 ел.
  8. Татар теле һәм әдәбиятын укыту методикасы. Баку, 1926 ел.
  9. Төрки тел грамматикасы (төрки телдә). Баку, 1930 ел һ.б.

Искәрмәләр

  1. Свод памятников истории, архитектуры и культуры крымских татар. Том III. г. Симферополь. — Белгород: «КОНСТАНТА», 2018. — с. 185—193. — 392 с.

Тема буенча өстәмә