Шәүкәт Әмиров
| Викибирелмәләрдә элемент юк |
Шәүкәт Әмиров, Шәүкәт Сабир улы Әмиров (1947 елның 9 мае, СССР, РСФСР, Чиләбе өлкәсе, Миасс ― 2023 елның 4 мае, РФ, Свердловск өлкәсе, Екатеринбург) ― музыкант-балалайкачы һәм педагог, РСФСР атказанган артисты (1989),[1] Россия Федерациясенең халык артисты (2006), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2022),[1][2] профессор (1992), күпсанлы конкурслар лауреаты.
М. П. Мусоргский исемендәге Урал консерваториясе ректоры (2003―2010), Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең ректор урынбасары (1990―1999).
Тәрҗемәи хәле
1947 елның 9 маенда Чиләбе өлкәсе Миасс шәһәрендә туган. Миасстагы 2нче санлы балалар музыка мәктәбен (В. Колодяжный классы), М. И. Глинка исемендәге Магнитогорск музыка училищесын (хәзерге М. И. Глинка исемендәге Магнитогорск дәүләт консерваториясе (академия)[d]) (А. А. Аншелес һәм В. С. Кононенко классы, 1966), М. П. Мусоргский исемендәге Урал консерваториясен[d] (профессор Евгений Блинов классы, 1974) һәм ассистентураны тәмамлаган.[1][3] Армиядә Урал хәрби округы җыр һәм бию ансамбле артисты булып хезмәт иткән.[1]
Миасс музыка училищесында укыткан, Чиләбедә эшләгән: Чиләбе дәүләт мәдәният институтында[d] кыллы халык уен кораллары секциясе мөдире (1976―1979),[1] Чиләбе филармониясендә[d] концертлар куйган.[4]
1980―1990 елларда Урал консерваториясендә укыткан.
1990―1999 елларда ― Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә: ректор урынбасары, профессор (1992), халык уен кораллары кафедрасы мөдире (1995 елдан) [1][5]
1999 елдан ― М. П. Мусоргский исемендәге Урал дәүләт консерваториясе профессоры, 2003 елдан алып 2010 елга кадәр ― әлеге консерваториянең ректоры.[1][6]
Магнитогорск консерваториясндә укыткан, педагог һәм студентларга консультацияләр биргән; чыгарылыш дәүләт квалификация комиссияләре рәисе, берничә конкурсның жюри рәисе булып торган.[7][8][9] Шәүкәт Әмировның укучылары илнең әйдәп баручы музыка коллективларында эшли. Алар арасында – халыкара һәм бөтенроссия конкурсларының 17 лауреаты һәм дипломанты; Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының 6 атказанган артисты, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре; 3 профессор, 6 доцент, проректорлар, деканнар һәм музыка вузлары кафедралары мөдирләре (Казан, Магнитогорск, Уфа), Екатеринбург һәм Россиянең башка шәһәрләрендәге музыка колледжлары училищелары һәм мәктәпләре укытучылары.[10][11]
2023 елның 4 маенда 76нчы яшендә вафат булган.[12]
Иҗаты
Кырык елдан артык актив концерт эшчәнлеге алып барган, илнең балалайкада иң яхшы уйнаучыларының берсе булган. Германия, Голландия, Италия, Франция, Япония, Вьетнам, Корея, Чехословакия һәм Филиппинда чыгыш ясаган. Аның виртуоз башкарулары грампластинкаларда, дискларда, СССР дәүләт телерадиофондларында теркәлгән, аның турында төрле телләрдә дистәләгән мәкаләләр язылган.[11]
| Искиткеч музыкант, югары дәрәҗәдәге профессионал, бик күп җыентыклар әзерләде, укучылар белән шөгыльләнде, һәрвакыт иҗат итте.[11] Михаил Уляшкин, М. П. Мусоргский исемендәге Урал дәүләт консерваториясенең халык уен кораллары кафедрасы мөдире
|
Репертуары
Шәүкәт Әмировның репертуарында рус һәм чит ил авторларының классик әсәрләре дә, заманча композиторлар музыкасы да булган. Күп кенә әсәрләрне үз авторлык редакциясендә башкарган. Педагогик балалайка репертуарын булдыруга һәм киңәйтүгә аерым игътибар биргән, транскрипцияләр җыентыгын, шулай ук балалайка өчен үзенчәлекле әсәрләр әзерләү һәм чыгару белән шөгыльләнгән. «Балалайка өчен татар музыкасы» (Татарская музыка для балалайки) һәм «Балалайка өчен транскрипцияләр» (Транскрипции для балалайки) һ. б. җыентыклар авторы.[3]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1974 ― V Бөтенсоюз эстрада артистлары конкурсының икенче премиясе лауреаты (Мәскәү), С. Зиновьев (баян) белән дуэтта [1]
- 1979 ― Бөтенроссия (Ленинград) [1] һәм Бөтенсоюз халык уен коралларында башкаручылар конкурсларының беренче премиясе лауреаты
- 1989 ― РСФСР атказанган артисты
- 1993 – Халыкара конкурс лауреаты (Кастельфидардо, Италия)
- 2000 – Халыкара конкурс лауреаты (Барри, Франция)
- 2005 ― Свердловск өлкәсе губернаторы премиясе – музыкаль сәнгать өлкәсендәге күренекле казанышлары өчен [1]
- 2006 ― Россия Федерациясенең халык артисты [2][13]
- 2022 ― Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе[11]
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Амиров Шаукат Сабирович. Оф. сайт УГК им. М.П. Мусоргского. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 сентябрь 2018. Архивировано 12 сентябрь 2018 года.
- ↑ 1 2 Петр Латышев вручил 21 уральцу госнаграды. Среди них Виталий Смирнов. ИА АПИ - Новости Екатеринбурга (19 декабрь 2006). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 сентябрь 2018. Архивировано 13 сентябрь 2018 года.
- ↑ 1 2 РОССИЙСКАЯ ШКОЛА ИСПОЛНИТЕЛЬСТВА НА НАРОДНЫХ ИНСТРУМЕНТАХ Уральская государственная консерватория им. М.П. Мусоргского. Сайт balalaika-master.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 сентябрь 2018. Архивировано 13 сентябрь 2018 года.
- ↑ Амиров Шаукат Сабирович. Энциклопедия ИА «Экспертный канал ФедералПресс». Мөрәҗәгать итү датасы: 12 сентябрь 2018. Архивировано 15 сентябрь 2018 года.
- ↑ Амиров Шаукат Сабирович. Уральская консерватория
- ↑ Амиров Шаукат Сабирович. Персона РФ
- ↑ Балалаечники верхнепышминской музыкальной школы стали лауреатами Всероссийского конкурса «Уральские самоцветы». Информационный сайт Верхней Пышмы и Среднеуральска govp.info (22 февраль 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 сентябрь 2018. Архивировано 13 сентябрь 2018 года.
- ↑ Фотоотчёт с Международного фестиваля-конкурса "Уральская звезда" (г. Екатеринбург, 4 мая 2015 года). Сайт Творческого объединения "Я МОГУ!". Мөрәҗәгать итү датасы: 12 сентябрь 2018. Архивировано из оригинала 12 сентябрь 2018 года.
- ↑ Победа музыкантов из Кунгура в V международном конкурсе исполнителей на народных инструментах «Прикамье – 2016». Кунгур-край Новости (14 октябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 сентябрь 2018. Архивировано 12 сентябрь 2018 года.
- ↑ Амиров Шаукат Сабирович
- ↑ 1 2 3 4 Россиянең халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шәүкәт Әмиров вафат. Татар-информ, 4.05.2023
- ↑ Ушел из жизни музыкант и педагог Шаукат Амиров (ингл.). uralcult.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 май 2023.
- ↑ Латышев вручил госнаграды лучшим уральцам. Уральская региональная общественная организация по развитию связей с земляками. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 сентябрь 2018. Архивировано 12 сентябрь 2018 года.
Сылтамалар
- Амиров Шаукат Сабирович. Уральская консерватория [рус.]
- Амиров Шаукат Сабирович. Персона РФ
- Амиров Шаукат Сабирович. Актуальная биография
- Музыка. Играет Шаукат Амиров
- Shaukat Amirov. YouTube