Исмай Шәмсетдинов

Исмай Шәмсетдинов, Исмәгыйль Гайнетдин улы Шәмсетдинов[1] (29 сентябрь, 1910, Надеждинск, Пермь губернасы8 июнь, 1982) – Бөек Ватан сугышында катнашкан көйязар, музыкаль мөхәррир, тавыш режиссёры, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1966), ТАССРның халык артисты (1981).

Тәрҗемәи хәле

1910 елның 29 сентябрендә Пермь губернасының Надеждинск шәһәрендә (хәзерге — Серов) эшче гаиләсендә дөньяга килә.

Татар һәм рус мәктәпләрендә белем алып, 16 яшьтән заводка кара эшче булып керә. Фабрика-завод мәктәбен тәмамлап (ФЗО), заводның металлопрокат цехында эшли.

1930 елның башында Казанга килә. 1930-35 елларда машина йөртүче курсларын бетереп шофер булып эшли. 1935-36 елларда Радиокомитет каршындагы радиотөендә һәвәскәр сәнгать үзешчәнлеге белән җитәкчелек итә. 1936 елда Казан музыка училищесына Юрий Виноградов классына керә һәм 1940 елда бетерә.

1941-45 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша. 1941 елда Ленинград фронта хезмәт иткән вакытта аяк бармакларын өшетә һәм югалтырга мәҗбүр була[2]. Госпитальдән чыгу белән Сталинград фронтына шофер буларак җибәрелә[2]. Санитарлар машинасын йөртә. 1945 елда Берлинга җитеп, җиңүче рәтләрендә Казанга кайта.

1948 елда Нәҗип Җиһанов киңәше буенча, милли кадрлар кирәклеге сәбәпле Казан дәүләт консерваториясенә керә, 1952 елда — аны бетерә.

1952-71 елларда — Татар радиосында башта музыкаль мөхәррир, аннары тавыш режиссёры вазифаларын башкара.

1982 елның 8 июнендә вафат була.[3]

Иҗаты

Композиторның әсәрләре даими рәвештә «Татарстан» радиосы буенча тапшырыла.

Уен кораллары өчен музыка:

  • Студентлар маршы
  • Ария (халык музыка уен кораллары оркестры өчен)
  • Баллада (труба һәм фортепиано)
  • Ак каен (джаз оркестры өчен)

Җырлар һәм романслар:

Татар халык җырларының эшкәртелмәләре

Нота җыентыклары:

  • «Таң егете» Алмаз Әхмәтов сүзләренә җырлар, ТКН, 1966
  • «Туган җирем», Исмай Шамсетдиновның «Сайланма әсәрләр»е, Казан, ТКН, 1980
  • «Туган ягыбыз Биләр» җырлар һәм Алмаз Әхмәтов сүзләре, Казан, ООО «Татполиграф», 2003

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Чыганаклар

Искәрмәләр

  1. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1997 ел, 270нче биттә
  2. 1 2 Композитор Исмай Шамсутдинов. proza.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июль 2020.
  3. Милләттәшләр.ру

Сылтамалар