Риф Гатауллин
Риф Гатауллин, Риф Хоббула улы Гатауллин (1950 елның 25 феврале, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Югары Ослан районы, Яңа Болгар) — композитор, җырлар авторы, Муса Җәлил премиясе лауреаты (1988), ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (1996), РФ һәм ТР композиторлар берлекләре әгъзасы (2007), ТР «Барлау» һәвәскәр композиторлар берлеге иҗтимагый оешмасы рәисе (1991).
Тәрҗемәи хәле
Файл:Р.Х.Гатауллин 1.jpg
«Серле йөрәк» җыентыгы
1950 елның 25 февралендә ТАССР Югары Ослан районының Яңа Болгар авылында туган. Әнисе Марзия Зыятдин кызы Кайбыч районы Чүти авылыннан, әтисе Хоббула Гатаулла улы Әтнә районы Ябынчы авылыннан. Балачагы әнисе мәктәптә укыткан Югары Ослан районының Яңа Болгар, Мәмәтхуҗа, Келәнче авылларында[1], Октябрьский бистәсендә уза. Сара Садыйкова тәкъдиме белән Казан музыка укуханәсен (1974), Казан дәүләт консерваториясенең вокал (1979), соңрак композиторлык бүлекләрен (1994) тәмамлаган.
1991 елда Халык иҗаты һәм агарту эшләре буенча фәнни-методик үзәк каршында һәвәскәр композиторлар оешмасын (хәзер ТР «Барлау» һәвәскәр композиторлар берлеге иҗтимагый оешмасы) оештыра һәм шушы көнгәчә алыштыргысыз рәисе булып тора.
ТР мәдәният министрлыгының халык иҗаты йортында (хәзер Традицион мәдәниятне үстерү Республика үзәге) фәнни-эзләнү бүлегенең фәнни хезмәткәре булып эшли[2].
Иҗаты
300дән артык җыры бар. Музыка язу һәвәслеге Казан музыка укуханәсендә уку елларында (1970—1974) ачыла. Казанда Горький исемендәге клубка, Сара Садыйкова җитәкләгән Халык хорына йөри. Воровский исемендәге мәдәният сарае каршында «Чишмә» ансамбле оештыра (1975—1980), ансамбль «Халык ансамбле» исемен яулый (1978). Яшьләрнең һәм студентларның ХII Бөтендөнья фестивалендә катнаша (1985, Мәскәү).
Билгеле әсәрләре
- «Сак-Сок» симфониясе;
- фагот һәм симфоник оркестр өчен «Дастан»;
- фагот, кларнет һәм флейта өчен «Авылда бер көн» әсәре;
- «Тәңре» симфоник бию әсәре;
- фортепиано өчен «Агач гомеренең бер елы. Ел фасыллары: кыш, яз, җәй, көз»;
- тынлы оркестр өчен марш;
- музыкаль инструментлар өчен камеро-инструменталь әсәрләр.
Вокал һәм хор өчен цикллар
- Ф. Сафин (биш өлештән торган) драматик тенор өчен;
- М. Әгъләмов (өч өлештән торган) баритон өчен;
- Р. Миңнуллин (җиде өлештән торган) балалар хоры өчен;
- Х. Әюпов (өч өлештән торган) катнаш хор өчен;
- Л. Шәех (өч өлештән торган) солист һәм хатын-кыз хоры өчен;.
Спектакльләр өчен язылган музыка
- «Дружно жить - не тужить» (С. Латыпов)
- «Шүрәлеләр үч алмый»- (Р. Мингалим)
- «Камыр батыр» (Р. Нуруллин)
- «Айсберг» (Р. Хәмид)
- «Исемсез утрауда» (М. Галиев)
- «Пар күгәрченнәр» (Р. Батулла)
- «Җырлап узган җәй» (Н. Дәүли)
TV фондында сакланган язмалар
- трио «Авылда бер көн»
- симфония «Сак-Сок»
- Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Зиннур Нурмөхамәтов, Хәния Фәрхи, Римма Ибраһимова, Хәмдүнә Тимергалиева, Лидия Әхмәтова, Сәнифә Рангулова, Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Фердинант Сәлахов, Рафаэль Сәхәбиев, Мирсәет Сөнгатуллин, Гөлзада Сафиуллина, «Зөләйлә» триосы, «Болгар кызлары», «Хәят», «Фәридә - Алсу» дуэты һ. б. репертуарындагы җырлары;
- телевизион интервьюлар һәм юбилей уңаеннан үткәрелгән иҗат кичәләре.
Җырлары
- Хушлашырга ашыкма (Фәннур Сафин сүзләре)
- Ялгыз көймә (Фәннур Сафин сүзләре)
- Безгә дөня дәшә (Фәннүр Сафин сүзләре)
- Кал моңнарым булып (Фәннур Сафин сүзләре)
- Бир кулыңны (Фәннур Сафин сүзләре)
- Сөялдем сөяннәргә (Фәнис Яруллин сүзләре)
- Карауҗа авылы көе (Фәнис Яруллин сүзләре)
- Гармун алыйк әле, дуслар (Г. Шакиров сүзләре)
- Торналар (Н. Тукмачев сүзләре)
- Бергә чакларда (Э. Шәрифуллина сүзләре)
- Вакытлыча түгел (Гөлшат Зәйнашева сүзләре)
- Нигә шулай (Равил Фәйзуллин сүзләре)
- Ялгыз калып кара (Әхтәм Зарипов сүзләре)
- Тик бәхетле ит кенә (Газинур Морат сүзләре)
- Минем серем (Рөстәм Ибраһимов сүзләре)
- Серле йөрәк (Мөдәррис Әгъләмов сүзләре)
- Укытучыма (Госман Садә сүзләре)
- Гашыйк буласым килә (Ләйлә Дәүләтова сүзләре)
- Моңнарым булып кал
- Бир кулыңны һ. б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1988 — Муса Җәлил премиясе
- 1996 — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
- 2020 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале
Гаилә хәле
Беренче хатыны Гөлзада Сафиуллина, җырчы. Уртак балалары юк.
Икенче хатыны Мөршидә Гатауллина, фәнни хезмәткәр, педагогия фәннәре кандидаты.
Әдәбият
- Композиторы Татарстана. М.: Композитор, 2009.
Җыентыклары
| Җыентыклары |
|---|
|
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ Югары Ослан районы порталында, archived from the original on 2019-04-18, retrieved 2017-06-14
- ↑ Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге сайтында, archived from the original on 2017-05-28, retrieved 2017-06-14
- ↑ Риф Гатауллин: Мәхәббәт сагыштан тора ул. «Шәһри Казан» (газета), 15.03.2014