Леонид Любовский
Леонид Любовский, Леонид Зиновий улы Любовский, рус. Любовский Леонид Зиновьевич (24.02.1937) — композитор, Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры. ТАССР (1983) һәм РФ (1996) атказанган сәнгать эшлеклесе. Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә РФ дәүләт бүләге иясе (2005).
Тәрҗемәи хәле
1937 елның 24 февралендә Украина ССР Киев өлкәсе (хәзерге Черкассы өлкәсе) Каменка авылында (1956 елдан бистә) туган. Сугыш вакытында Тамбуда эвакуациядә була. П.И. Чайковский исемендәге Каменка музыка мәктәбен, кызыл дипломга Илбау музыка укуханәсен (хәзер Илбау университетының музыка-педагогика факультеты), «композиторлык» белгечлеге буенча Казан дәүләт консерваториясен (А. Леман курсы, 1967) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
1967-2008 Казан дәүләт консерваториясенең композиция кафедрасында укыта, доцент (1987), профессор[1].
Иҗаты
Композитор күп жанрларда уңышлы һәм нәтиҗәле эшли. Күләмле әсәрләр (симфонияләр, ораторияләр, инструменталь, вокаль һәм хор шәкелләре, театр музыкасы) иҗат итә. Иҗатының үзенчәлеге — заман пульсын, тормыш агымын үткен һәм киеренке халәттә тоемлауда.
Үз әсәрләренең дирижёры, ансамбльдә пианинода уйнаучы, китаплар һәм мәкаләләр авторы буларак та билгеле.
Әсәрләре танылган музыкантлар тарафыннан Казанда, Мәскәүдә, Россиянең башка шәһәрләрендә, чит илләрдә (Литва, Эстония, Молдова, Польша, Болгария, Алмания, АКШ, Япония һ. б.) еш башкарыла.
Әсәрләре
- И. Франко шигыренә язылган Симфония ораториясендә, 3 нче, 4 нче, 5 нче симфонияләрендә үткән, хәзерге һәм киләчәк турындагы фәлсәфи уйланулар белән тулган фаҗигале пафос чагыла.
- А. Сахаров истәлегенә багышланган Lacrimosaда (зур симфоник оркестр һәм орган өчен лакримоза) ватандарлык позициясе көчле.
- Виолончельләр, эскрипкәләр, фортепиано өчен язылган оркестр концертларында неоклассик һәм неоромантик үсеш юнәлешләре сизелә.
- М. Җәлил шигырьләренә иҗат ителгән «Моабит дәфтәрләреннән» вокаль-симфоник әсәрләре һәм А. Твардовскийның «Хәтердә калганнар буенча» (По праву памяти) поэмасы буенча язылган «Телсез әрнүне сүзләргә төрү» (Немую боль в слова облечь) кантатасы мактауга лаек.
- Россия һәм чит ил шагыйрьләре әсәрләренә тавыш һәм фортепиано өчен язылган вокаль шәкелләрнең мәүзүгы һәм образлар дөньясы бай: «Яңа гасыр» (Новый век), «Сугыш җилләре» (Военные ветры), «Торналар иле» (Страна журавлиная), «Корея классик поэзиясеннән» (Из корейской классической поэзии), «Шатлык» (Радость).
Гадәти булмаган уен коралларына мөрәҗәгать итә:
- Brass Quintet (тынлы уен кораллары өчен квинтет) — ике труба, валторна, тромбон һәм туба өчен (беренче башкарылуы АКШта)
- «Босх триптихы» — дүрт тромбон, фортепиано һәм бәрмә уен кораллары өчен (Сарытауда I халыкара тынлы музыка фестивалендә беренче тапкыр башкарыла)
- Passionmusic — каноник уен кораллары өчен (премьерасы Ленинград филармониясенең Зур залында була, 1990)
- Дүрт классик фуга — дүрт бәрмә уен коралы өчен (Казанда «Европа-Азия» халыкара фестивалендә беренче тапкыр башкарыла, 2000).
«Йосыф турында риваять» балеты
2001 елда Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә куела (Р. Харис либреттосы, балетмейстерлар Г. Ковтун, Николай Боярчиков). Дөнья мирасы булган әсәрдәге әхлак проблемаларын шәхеснең югары һәм түбән хисләре каршылыклары аша яктырта. Композитор хәзерге заман музыка техникасы чаралары белән рәттән классик уен коралларын да, экзотик уен коралларын да куллана. Балет РФ дәүләт бүләгенә лаек була (2005).
Авторлык концерт программалары
Төп әсәрләре
Опера
Симфоник оркестр өчен
Хор һәм симфоник оркестр өчен
Хор өчен
Инструменталь камера әсәрләре
- 1 нче, 2 нче кыллы квартетлар (1963, 2003)
- Кечкенә концерт дивертисменты — кларнет, фагот, фортепиано һәм бермә уен кораллары өчен (1967)
- төрле уен кораллары өчен сонаталар, вариацияләр, сюиталар, пьесалар
- тавыш һәм фортепиано өчен вокаль шәкелләр
- җырлар
- драма спектакльләренә музыка
- балалар өчен музыка һ. б.
Хезмәтләре
- Что есть музыка. Казан, 1993.
- Маленькая книжечка о Бахе (техника и философия И.С.Баха). Казан, 1994.
- Смысл фуги в западноевропейском музыкальном мышлении. Казан, 1996.
- Гармония и доброта. «Казань», 1995 ел, № 7/8.
- Сара Садыйкова җырлары җыентыклары[2]
- 3 нче һәм 4 нче симфонияләр партитуралары
- «Кыйссаи Йосыф» балеты клавиры
- вокаль шәкелләре
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1983 ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе
- 1996 РФ атказанган сәнгать эшлеклесе
- 2005 РФ дәүләт премиясе — «Йосыф турында риваять» балеты өчен (Ренат Харис, Нурлан Канетов белән бергә)[3].
Өземтә
| Сара Садыйкова: «Сезнең музыкада моң бар», дип әйтте. Композитор өчен моннан да югарырак бәя булуы мөмкин түгел[4] Леонид Любовский
|
Кызыклы факт
Илбау музыка укуханәсен тәмамлагач, Гнесиннар исемендәге Мәскәү институтына укырга керергә тели. Ләкин композиторлык бүлегенә 7 кеше генә кабул ителүен әйтеп, кафедра мөдире Генрих Литинский үзенең шәкерте Нәҗип Җиһанов ректор булган Казан консерваториясенә керергә тәкъдим итә. Фасил Әхмәтов, Ренат Еникеев, Рафаэль Билалов, Мирсәет Яруллин, Лоренс Блинов белән бергә укый.
Әдәбият
- Диалоги о татарской музыке. К., 1984.
- Музыковеды Казани (Биобиблиографик сүзлек). Казан, 2000.
- Композиторы Татарстана. М., 2009.
Чыганаклар
- Татар энциклопедиясе. Т.3. Казан, 2012.
Сылтамалар
- Л.З. Любовский Татарстан театр әһелләре берлеге сайтында 2017 елның 27 март көнендә архивланган.
- Л.З.Любовский Татар милли китапханәсе сайтында 2020 елның 3 август көнендә архивланган.
- Л.З. Любовский «Татар иле» мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәрендә(үле сылтама)
Искәрмәләр
- ↑ Россия яһүд белешмәлегендә
- ↑ ТР эшлекле үзәге сайтында(үле сылтама)
- ↑ Стенограмма церемонии вручения Госпремий РФ(үле сылтама)
- ↑ «Идел» журналында