Яңа бистә (Казан)
Яңа бистә (яки Яңа Татар бистәсе, рус. Ново-Татарская слобода) — Казанның тарихи үзәгендә, Иске Татар бистәсенең көньяк-көнбатышында, шәһәрнең хәзерге Вахитов районының көньяк-көнбатыш өлешендә барлыкка килә. Бистә җирлеге көнбатыштан Идел елгасы, көнчыгыштан шәһәр эченнән көньяктан үтә торган тимер юл, төньяктан Девятаев урамы, көньяктан иске татар зираты белән чикләнә. Бистәнең төп урамнары — Мәҗит Гафури һәм Мехчылар[1].
Тарих
Татар халкы Иске Татар бистәсендә яраклашканнан соң, чиктәш территорияләргә дә күченеп яши башлый. 1749 елның 3 маенда Казанда көчле янгын чыга, аның нәтиҗәсендә Иске Татар бистәсе һәм шәһәрнең башка бистәләре, шул исәптән православие храмнары һәм архиерей йорты зыян күрә. Үзенең «миссионерлык» эшчәнлеге, башкарган тискәре гамәлләре нәтиҗәсендә татар халкының авыз иҗатында «Аксак Каратун»[2] дигән кушамат алган Епископ Лука Конашевич Иске бистәнең төп халкын янәшәдәге биләмәләргә кысрыклап, чыгарырга омтыла. Аларның җирләрен православие дине тарафдарларына һәм чиркәү әһелләренә бирү тәкъдиме белән чыга[3]. Сенат епископ Луканың үтенечен өч тапкыр кире кага һәм янгыннан зыян күрүчеләргә элекке хуҗалык урыннарында йортлар салырга рөхсәт бирә. Шуңа да карамастан, миссионерлар җирле татарларга төзелеш эшләре алып барырга комачаулыйлар. Епископ Лука Иске Татар бистәсе территориясендә керәшен семинариясен оештыра. Җирлектә чиркәү төзелә, христиан дине әһелләре өчен йортлар корыла, зират өчен җир кишәрлеге бүлеп бирелә[3]. Монда яшәүче татарларның (82 хуҗалык) бер өлеше, башланган төзелеш белән канәгать булмаганлыктан[4], Казан янында җир бүлеп бирүне сорый. Сенатның 1750 елгы 8 август фәрманы нигезендә татарларга «…элек никадәр күләмдә җирләре булган булса… шул ук күләмдә… монастырь җирләреннән һәм якын-тирәдән» яки Поповка авылы җирләрен бирергә дигән карар чыгарыла[3]. 1753 елда бистәдә 128 татар йорты исәпләнә (шуларның 108 е — Татар бистәсенең төньягында), 1781 елда биредә 470 ир-ат яши[3].
Шулай итеп шәһәрнең Яңа Татар бистәсенә башлангыч бирелә. Епископ Луканың җирле мөселманнарга карата булган конфронтациясе Казан төбәгендәге рус һәм татар халкының тату яшәү традицияләренә туры килмәгәнлектән, берничә елдан соң, Елизавета Петровнаның 1755 елның 9 октябрендәге указы нигезендә епископ Лука Казаннан Белгород кафедрасына күчерелә[5].
Татар мәдәнияте, зыялылары һәм сәүдәгәрләре төбәге булган Иске бистәдән аермалы буларак, Яңа бистәдә гади татар эшчеләре, һөнәрчеләр, кәсепчеләр, көнлекчеләр, вак сәүдәгәрләр яши. Яңа Татар бистәсендә гади һәм кечкенә агач йортлар һәм шундый ук мәчетләр салына. Соңрак ике зур таш мәчет төзелә, шуларның берсе (Иске таш) бистәнең иҗтимагый үзәгенә әверелә[1].
Бистәнең көньягында гомумшәһәр иске татар зираты урнаша, ул ике гасырдан артык төп зират була, анда бик күп мәшһүр татар кешеләре җирләнә. Урын бетү сәбәпле, хәзер яңа каберләр бирелми, ә җирләүләр бары тик туганнар каберенә генә башкарыла[6].
Шулай ук Иске Татар бистәсе территориясендә 1552 елда Казанны Явыз Иван гаскәрләреннән саклаганда шәһит киткән сугышчыларның туганнар каберлеге дә була. Бу территориядә торак йортлар салганда каберлек урыны киртәләп алына һәм зур иске таш белән билгеләнә, соңрак 1802 елда биредә бистәнең Иске таш — төп мәчете торгызыла[6]. XIX йөз башында җирлектә татар сәүдәгәрләре Габдрәхим ибне Вәлид ибне Мөсәлим ибне Мәмәш әл-Орнашбаши, Г. Г. Үтәмишев, М. И. Апанаев акчаларына барлыгы 3 таш мәчет төзелә. Бистә халкының 2200 ир-аты Иске таш мәчет (9 нчы Зур таш мәчет), Тәбәнәк Бохара мәчете (10 нчы мәчет) һәм 11 нче мәчетләргә караган 3 мәхәлләгә берләшә[3].
Яңа Бистәдәге зиратка керү янындагы урынны Ямчылар бистәсе (рус. «Ямки») дип атыйлар. Элек монда ямчылар — Казан буйлап арбада йөртүче кешеләр тупланып яши. Яңа бистәнең күп йортлары агачтан төзелә, йорт нигезе почмагына йола буенча зур тәңкә салып калдыралар. Йортлар авыл урамнарыннан ермалы буларак, шактый тыгыз урнаша.
XVIII йөз ахырыннан Яңа бистә татар эшмәкәрләре предприятиеләре тупланган урынга әверелә. Биредә Казанның татар бистәләрендә булган 27 предприятиенең 20 се эшли. XVIII йөз ахырында — XIX йөз башында бистәдә Апанаевларның, Аитовларның, Замановларның һәм башкаларның сабын кайнату, тире эшкәртү, комач фабрикалары урнаша. XIX йөзнең икенче яртысында — XX йөз башында Үтәмишевларның данлыклы тукыма ману фабрикасы һәм сабын кайнату заводы, Г. М. Галикәевнең сабын кайнату заводы була[3].
1920 нче еллар ахырында бистәдә «Мелита» мех фабрикасы ачыла. Совет чорында ул зурайтыла һәм Россиядә иң эре оешмаларның берсенә әверелә. Бистәдә «Точмаш» ракеталарны комплектлау заводы, мамык һәм токмач фабрикалары, башка җитештерү үзәкләре һәм складлар барлыкка килә.
Иделдә Куйбышев сусаклагычы төзелү сәбәпле, шәһәрнең Ерак Тамагындагы иске елга порты су басу зонасына эләгә. 1948—1962 елларда Яңа Татар бистәсендә Идел бассейнында иң зур саналган яңа елга порты төзелә. Шулай ук Яңа Татар бистәсендә Казанның үзәк автовокзалы ачыла. Совет чорында, шулай ук өлешчә аннан соң, бистәдә архитектура-тарихи кыйммәткә ия булмаган агач йортлар һәм биналар тулысынча диярлек юк ителә һәм алар урынына күпкатлы торак йортлар — «хрущёвкалар» төзелә. Бистәнең төрле өлешләрен күбрәк яңа топонимнар белән — Меховая (кулланышта — Меховушка) һәм Автовокзал дип атый башлыйлар.
Бистәдә Казан икътисад, идарә һәм хокук институтының ике бинасының берсе урнаша (2011 елда төзелгән яңа корпусны да кертеп, биш уку корпусы). Елга портыннан ерак түгел «Портовый» күпләп сату — сәүдә базары эшли. Шулай ук биредә, "Мелита"ның файдаланылмаган җитештерү корпусы булган үзгәртеп корылган бинасында, шәһәр аквапаркларының берсе — «Барионикс» (элек — «Лето-стоп») ачыла. Бистәдә ял һәм спорт урыны булып яшь парлар паркы һәм Девятаев урамы янындагы «Водник» стадионы тора.
XX гасырның беренче яртысында 6 нчы санлы маршрут буенча башта мех фабрикасына кадәр, аннары токмач фабрикасына кадәр трамвай линиясе салына. Яңа елга порты ачылгач, 7 нче санлы трамвай һәм 2 нче санлы троллейбус җибәрелә, берничә автобус маршруты ачыла. XX гасыр ахырында «Точмаш» заводы территориясе киңәйтелү сәбәпле, квартал эчендәге бер юллы трамвай элмәге токмач фабрикасына кадәр бетерелә. XXI гасыр башында ябык 6 нчы трамвай маршруты урынына күпмедер вакыт 22 нче маршрут йөри. Аннары мехберләшмәгә кадәр трамвай хәрәкәте ябыла, ә елга портына 2 нче санлы троллейбус маршруты урынына 20 нче һәм 21 нче санлы (хәзер 3 нче һәм 5 нче номерлы) троллейбуслар, шулай ук 7 нче, 2 нче санлы трамвай маршруты йөри башлый. Шулай ук елга портына кадәр берничә автобус маршруты эшли, бер автобус маршруты (№ 31) бөтен бистә аша шәһәрнең башка бистәләренә чыга.
Шәһәр эчендәге көньяк тимер юл участогында шәһәр яны һәм шәһәр электричкалары станциясе һәм «Вахитов» сәнәгать предприятиеләре өчен йөк составларын кабул итү-җибәрү, шулай ук елга портына керү тармагы бар.
Генераль план нигезендә, Яңа Татар бистәсен комплекслы төзекләндерү, склад һәм башка җитештерү үзәкләрен шәһәр читенә күчерү, ә шәһәрдән чыга торган 4 трассада яңа автовокзаллар төзелгәннән соң, бистәдәге үзәк автовокзал ябыла. 2015 елда элеккеге шәхси төзелеш урынында күпкатлы торак йортлар төзелә башлый һәм Иделгә чыга торган эре эшлекле үзәк төзү планы тәкъдим ителә, аны планлаштыру һәм проектлаштыру җирле, шулай ук Малайзия архитекторлары тарафыннан башкарыла[7][8].
Объектлар
- Иске татар зираты
- Иске таш мәчет
- Ал мәчет
- Ак мәчет
- Икътисад, идарә һәм хокук институты
- «Мелита» берләшмәсе
- «Точмаш» заводы
- Елга порты һәм вокзал
- Үзәк автовокзал
- «Портовый» күпләп сату — сәүдә базары
- «Барионикс» аквапаркы
- Яшь парлар паркы
- «Водник» стадионы
- «Вахитов» тимер юл станциясе
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Ново-Татарская слобода: трагедии прошлого и альтернатива будущего [неопр.]. БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 февраль 2025.
- ↑ Липаков Е. В. Архипастыри Казанские 1555—2007. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2013. Архивировано 22 февраль 2014 года.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 Яңа татар бистәсе // www.tatarica.org. [Тикшерелгән 16 апрель 2025]
- ↑ «Деятель» журналы, 1898 ел, archived from the original on 2014-02-01, retrieved 2014-10-07
- ↑ Липаков Е. В. Архипастыри Казанские 1555—2007. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2013. Архивировано 22 февраль 2014 года.
- ↑ 1 2 История Казани: как возникла Ново-Татарская слобода?. 5 февраль 2025 тикшерелде.
- ↑ Прогулка Рустама Минниханова: быть ли новому деловому центру Казани у речпорта? Мөрәҗәгать итү датасы: 1 гыйнвар 2016. Архивировано 28 ноябрь 2015 года.
- ↑ «Казань-Сити» у речпорта: превратится ли элеватор во «Врата Востока»? Мөрәҗәгать итү датасы: 1 гыйнвар 2016. Архивировано 16 гыйнвар 2016 года.
Әдәбият
- Под ред. С. С. Айдарова, А. Х. Халикова, М. Х. Хасанова, И. Н. Алеева. Казань в памятниках истории и культуры. — Казань, 1982.
Сылтамалар
- Иске Татар бистәсе. Фотолар 2014 елның 1 февраль көнендә архивланган.
- Казан фотоларда 2014 елның 1 февраль көнендә архивланган.
- Иске Таш мәчет «Мечети России» порталында 2014 елның 2 февраль көнендә архивланган.
| Казанның истәлекле урыннары | ||