Илаһи Илһам (китап)
Илаһи Илһам (рус. Вдохновенный Ильгам) ― Татарстан Республикасының атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, Россия Совет Федератив Социалистик Республиканың атказанган артисты һәм башка бүләкләр иясе Илһам Шакировка багышланган китап-альбом.
Китап турында
«Илаһи Илһам» китап-альбомы «Җыен» фонды тарафыннан Илһам Шакировның 85 еллыгы уңаеннан нәшер ителә. Китапта бөек җырчының тәрҗемәи хәле, җыр сәнгате турында ул үзе язган һәм аңа багышланган мәкаләләр, истәлекләр, күп санлы фоторәсемнәр тәкъдим ителә.
2020 елда басылып чыга. Төзүчесе — Гәрәй Рәхим, баш мөхәррире — Разил Вәлиев, мөхәррире — Ирек Һадиев, бизәлеш мөхәррире — Фәйзрахман Камалов, басма өчен җаваплы — Фоат Рәфыйков. Проект авторлары — Илһам Шакировның якын дуслары.
«Илаһи Илһам» истәлекләр китабында җырчының замандашлары, сәхнәдәшләре, якыннарының җылы хатирәләрен укырга мөмкин. Биредә күренекле язучылар, сәнгать белгечләре, дин эшлеклеләре, шагыйрьләр, журналистларның да язмалары урын ала[1].
Китапта Илһам Шакировның шәхси архивында, аның туганнарында, «Җыен» фондында, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә сакланган һәм Фәйзрахман Камалов төшергән фоторәсемнәр файдаланыла[1].
Китапның тышлыгында бөек җырчының яшь чагында төшкән фотопортреты.
Эчтәлеге
Китап Илһам Шакиров башкаруындагы «Мәңгелеккә китеп барам» (Илһам Шакиров көе, Габделхак Игебаев сүзләре) җыры белән башлана. Керештә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның «Илһамыбыз» исемле мәкаләсе урын ала.
| Татар халкының соңгы бер гасырдагы иң күренекле шәхесләрен алганда без: шигърияттә - Тукай, музыкада - Сәйдәш, сынлы сәнгатьтә - Урманче, җыр һәм моңда - Илһам, дибез. Шундый бөек шәхесләрне тудырган халыкның киләчәчге якты, рухы һәрчак илһамлы булыр дип ышанабыз. Рөстәм Миңнеханов[2]
|
Шулай ук китапта Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Республикасының дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия мөселманнары Диния нәзарәте Идарәсе рәисе, Россия мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти, шәех Равил Гайнетдиннең , китапны төзүче, Татарстанның халык язучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гәрәй Рәхимнең, Аяз Гыйләҗевнең, Туфан Миңнуллинның, Зилә Сөнгатуллинаның, Рәдиф Гаташның, Зиннур Мансуровның, Марсель Сәлимҗановның, Рабит Батулланың, Мөхәммәт Мәһдиевнең, Миркасыйм Госмановның, Роберт Миңнуллинның һәм башкаларның легендар җырчы турында истәлекләре бирелә.
Китап-альбомның ахырында Илһам Шакировның тормыш юлына һәм эшчәнлегенә караган төп даталар турында мәгълүмат урнаштырыла.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Мөршидә Кыямова. Илһам Шакиров турында яңа китап дөнья күрде. https://idel-tat.ru/ (12 август 2020).
- ↑ «Илаһи Илһам»: Илһам Шакировның тууына 85 ел.
Әдәбият
- «Илаһи Илһам»: Илһам Шакировның тууына 85 ел. — Казан: Җыен, 2020. — 184 б..