Кадрия Идрисова

Кадрия Идрисова, Кадрия Рәес (Рәис) кызы Идрисова (1958 елның 22 ноябре, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Чынык) — Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе (2014 елдан). РСФСР халык мәгарифе отличнигы (1988), РФ атказанган укытучысы (1996), ТР атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре (2008), филология фәннәре кандидаты.

Тәрҗемәи хәле

1958 елның 22 ноябрендә Татарстан АССР Актаныш районы Чынык авылында туган. Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетын (1981), Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында аспирантура (2000) тәмамлаган. Филология фәннәре кандидаты.

Хезмәт юлы

1981 елданАктаныш районы Сәфәр авылы урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы, директор урынбасары.

1983 елданАктанышның 6нчы санлы балалар бакчасында тәрбияче, бакча мөдире.

1997 елданАктаныш районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары.

2009 елданТатарстан мәдәният министрлыгының эшләр белән идарә итүчесе.

2014 елданБөтендөнья татар конгрессы бүлек җитәкчесе. «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе.

«Ак калфак» иҗтимагый оешмасы

«Ак калфак» бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының 465 филиалы бар (2017). Татарстанда, РФнең 37 төбәгендә, 17 чит илдә татар хатын-кызлары берләшмәләре эшли. Башкортстанның 21 районында «Ак калфак» бүлекләре оешкан[1].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Гаилә хәле

Ире Азат Нургалиев. Улы Алмаз Нургалиев, җырчы, клипмейкер, «Ак чәчәкләр» телевизион фильмының (2015) операторы. Килене Алсу. Оныклары Муса, Йосыф[3].

Әдәбият

  1. Ноябрьдә кабынган йолдызлар.Кадрия Идрисова. «Сөембикә», 2018 ел, ноябрь, 63нче бит. ISSN 0869-1398

Сылтамалар