Вәкил Закиров

Вәкил Закиров, Вәкил Закир улы Закиров, рус. Закиров Вакиль Закирович (1928 ел, ТАССР, Кызыл Йолдыз районы, Кече Сөлчә авылы — 1969 ел, Казан) — драма актеры, Мамадыш татар театры (1946-1949), Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры (1951-1969) артисты.

Тәрҗемәи хәле

1928 елда ТАССР Мамадыш кантоны (соңрак Кызыл Йолдыз районы[1]) Кече Сөлчә авылында туган. Татар театр техникумын (1951), Мәскәү театр институтын (ГИТИС) (1957) тәмамлаган.

Иҗаты

Киң диапазонлы артист. Амплуасы — тискәре образларны тамашачы ышандырырлык итеп уйнау.

Уйнаган рольләре

Камал театрында уйнаган беренче рольләре — эшче егет Рөстәм («Профессор кияве», Шәриф Хөсәенов әсәре, режиссеры Габдулла Йосыпов), ат карагы Мингали («Зәңгәр шәл», Кәрим Тинчурин әсәре, Фуат Халитов белән алмашлап уйный).

Кызыклы факт

«Миләүшәнең туган көне» спектаклендә (Т. Миңнуллин әсәре, режиссеры М. Сәлимҗанов) Вәкил Закиров төп рольдә — Шаһит (рәссамнар берлеге җитәкчесе) ролендә кыяфәте белән Харис Якуповка нык охшаган булган, Х. Якупов спектальне репертуардан төшереп калдыруны сорап, өлкә комитетына барган[2].

Чыганаклар

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият

  1. И. Илялова. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1999. ISBN 5-298-00708-2
  2. Ә. Шакиров. Исемсез артист. «Сәхнә», 2016 ел, № 7.

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. Кызыл Йолдыз районы 1959 елда бетерелгән, территориясе Мамадыш һәм Балык Бистәсе районнарына бирелгән
  2. «Сәхнә», 2016 ел, № 7, 40нчы биттә