Гүзәл Гөлвердиева

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Гөлвердиева Гүзәл
рәсем
Туганда бирелгән исеме: Гүзәл Агагардаш кызы Гюльвердиева
Туу датасы: 30 май 1993(1993-05-30) (31 яшь)
Туу җире: Россия Федерациясе, Татарстан, Саба районы, Байлар Сабасы
Һөнәре: драма актрисасы
Гражданлыгы: Россия байрагы РФ
Активлык еллары: 2013 — х. в.

Гүзәл Гөлвердиева, Гүзәл Агагардаш кызы Гюльвердиева (1993 елның 30 мае, Россия Федерациясе, Татарстан, Саба районы, Байлар Сабасы) — драма актрисасы, Камал театры артисты (2013 елдан).

Тәрҗемәи хәле

Гүзәл Гөлвердиева сәхнәдә
Гүзәл Гөлвердиева 9 майга багышланган постановкада
Гүзәл Гөлвердиева ире белән

1993 елның 30 маенда Татарстанның Саба районы Байлар Сабасы авылында туа. Әтисе әзәрбайҗан милләтеннән, әнисе – татар. 6 яшендә мәктәпкә укырга керә. 2009 елда Байлар Сабасы авылы 1нче санлы мәктәбенең 9нчы классын тәмамлагач, Казан театр укуханәсенә укырга керә. Аны 2013 елда тәмамлый һәм Казан дәүләт мәдәният институты театраль факультетының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасына кино һәм театр актеры белгечлегенә укырга керә. Шул ук елны Галиәсгәр Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында эшли башлый. Уку белән эшне бергә алып барганга күрә, институтта читтән торып укый һәм аны 2018 елда тәмамлый.[1]

Театрдагы эшчәнлеген күмәк күренешләрендән һәм «Зәңгәр шәл» спектаклендәге йомышчы малай һәм Мәйсәрә рольләреннән башлап җибәрә. Сөйкемле, җырлау осталыгы булган артистка.

Театр

2013 елда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының коллективына кушыла. Театр училищесында укыганда «Зәңгәр шәл»дә йомышчы малай ролен уйнаса, инде 19 яшендә аңа шул ук спектакльдә Мәйсәрә роле бирелә. Ул аны беренче тапкыр Самара шәһәрендә уйный, әмма шулай ук йомышчы малай ролендә дә чыгышлар ясый. 2018 елда аңа «Галиябану» тамашасында Галиябану роле тапшырыла.[2]

Репертуар

Театрдан тыш эшчәнлек

Гүзәлнең ювелир бизәнү әйберләре җитештерү буенча социаль челтәрләрдә "guzeljewelry" интернет-магазины эшләп килә. Бу идея аңа «Галиябану» спектаклен әзерләгән вакытта килә: ул үзенең сәхнә образы өчен милли рухта булган алка, чулпылар эзли, әмма таба алмый. Шуннан башлап, аларны үзеңә ясарга дигән кара кыла. Башта нинди инструментлар, нинди фурнитура кирәклеген интернеттан өйрәнә. Әзер бизәнү әйберләрнең фотосурәтәрләрен Instagram социаль челтәренә куя һәм әкренләп сатулар башлана.[2][4]

Гаилә хәле

Ире — композитор, музыкант Илдар Харисов (1991), тумышы белән Актаныштан. Аның белән бергә Айхан исемле малайны үстерәләр.

Шулай ук карагыз

Сылтамалар

Чыганаклар

  • Шәһри Казан журналы, 08.07.2018 - Гүзәл Гөлвердиева, Алисә Шәрәфиева интервьюсы
  • "Акчарлак" газетасы: 2нче санлы, 14 январь - "Гүзәл Гөлвердиева: "Бөтен кешегә дә ачылмыйм"
  • “Иртәнге чәй” тапшыруы, 12.09.18

Искәрмәләр