Айгөл Миңнуллина

Айгөл Миңнуллина (Миңнуллина Айгөл Альберт кызы (рус. Миннулина Айгуль, 7 май 1987, Казан) — драма актрисасы, Камал театры артисты (2009 елдан)[3], Татарстан Республикасының атказанган артисты.

Тормыш һәм иҗат юлы

1987 елның 7 маенда Татарстанның Казан шәһәрендә туа. Әтисе — Альберт — Туфан Миңнуллинның бертуган энесе; әнисе Зөлфия исемле. Кечкенә чакта Химиклар мәдәният сарае каршындагы «Салават күпере» ансамбленә дүрт ел йөри. Мәктәптә укыганда Айгөл телевидениедә баручы «Әлли-бәлли-бәү» тапшыруында катнаша, берничә зур булмаган спектакльләрдә уйный. 2005 елда, мәктәпне тәмамлагач, Айгөл театр училищесына яки сәнгать институтына керегә хыяллана, әмма «булдыра алмам» дип, бөтенләй икенче һөнәрне сайлый һәм Казан дәүләт химик-технологик институтына укырга керә. Анда бер ел тирәсе укыгач, дизайнерлар әзерли торган факультетка күчәргә әзерләнә башлый, әмма ахыр чиктә театр юлын сайларга була[4][5].

"Беренче курста укыганда ук, төркемдәшләрем миңа: «Син үзенчәлекле киенәсең, һичшиксез, иҗат кешесе булырга тиешсең! Бар, әнә, һичьюгы дизайнер факультетына кер, монда әрәм булып йөрмә» — Айгөл[4].

2006 елда мәдәният-сәнгать университетының актерлык бүлегенә укырга керә, аны 2009 елда тәмамлый һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында эшли башлый.

undefined
undefined

Театр

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли башлау белән тамашачы Айгөл Миңнуллинаны тәүге тапкыр «Искән җилләр көендә» (З.Хәким) спектаклендә Фәнисә ролендә күрә.

«Фәнисәне мин үзем дә бик яраттым, бу рольдә эреп югалдым дисәң дә була. Хыялланып, дәртләнеп, ихластан көлеп, эчкерсез борчылулар белән уйнадым. Әмма бу вакытта мин үзем дә шушы кыз кебек самими яшьлектә идем әле. Тора-бара тормышка караш җитдиләнде, ролемә карата мөнәсәбәт тә үзгәрде. Фәнисәнең хис-кичерешләре кызык булмый башладымы, спектакль вакытында мин артыгын кылана, көлә башладыммы, руслар әйтмешли „переигрывать“ иттем. Соңгы куелышларында гына үземне теләгәнчә уйнап чыктым кебек, талант, хис, тәҗрибәне тигезләп», — ди Айгөл Миңнуллина[4].

"Хафалы биюләр"дә (С.Юзеев) инде тамашачы Айгөлне биюче ролендә күрә. Монда ул сәхнә партнёры Алмаз Гәрәев белән һавада куркыныч акробатик хәрәкәтләр эшли.

Төрле рольләрдә уйный. Мәсәлән, Илгиз Зәйниевнең «Мәхәббәт FM» спектаклендәге Энҗе герое, «Сишәмбе көн кич белән» лаборатория проекты кысаларында куелган «Ишекләр» (Э.Гыйззәтова) спектаклендә аутист баланы тәрбияләүче ана роле[4].

Репертуар

Гаилә хәле

Ире — шулай ук драма актеры, Камал театры артисты; Татарстанның атказанган (2004), халык (2015) артисты; «Тантана» премиясе (2014, 2018, 2019), Тукай премиясе (2019) лауреаты — Искәндәр Хәйруллин (1974). Айгөл — күренекле артистлар Алсу Гайнуллина белән Илдар Хәйруллиннар гаиләсенең килене.

Айгөл Искәндәрне беренче тапкыр бишенче сыйныфта укыганда, әти-әнисе белән Туфан Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре» спектаклен карарга барганда күреп ала һәм шунда ук аның Искәндәргә күзе төшә. Соңыннан, берәр елдан соң «Әни килде» спектаклендә тагын күрә. Спектакль тәмамлангач, Айгөл әти-әнисе белән Туфанны көтеп торганда, Искәндәр аларның яннан тиз генә узып китә. Шулчак Айгөл «их, шушы егет ирем булса иде» дип уйлап куя һәм аның хыялы чынлап та чыңга аша. 2010 елда Айгөл белән Искәндәрнең Аяз исемле уллары туа, соңрак икенче мәртәбә ата-ана булалар: аларның Зәйнәп исемле кызлары туа.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Чыганаклар

  • Камал театры сайты
  • СӘХНӘ мәдәният һәм сәнгать тормышы: Әдилә Борһанова, 15 гыйнвар 2021 — Айгөл Миңнуллина белән әңгәмә
  • Шәһри казан : 18 гыйнвар 2016 — Айгөл Миңнуллина

Тема буенча өстәмә