Артур Шәйдуллин

Артур Шәйдуллин (Шәйдуллин Артур Ралиф улы, рус. Артур Ралифович Шайдуллин, 21 август 1991, Казан) — актер осталыгы һәм пластика буенча педагог, режиссер, сценарист, драма актеры, Әтнә драма театры (2012-2013), Камал театры артисты (2013 елдан)[3], Татарстан Республикасының атказанган артисты (2024 елдан).

Тормыш юлы

undefined
undefined
undefined
undefined

1991 елның 21 августында[4] Татарстанның Казан шәһәрендә туа. 1998 елда Казан шәһәренең 16нчы санлы гимназияга укырга керә. Беренче сыйныфта укыганда ук театр түгәрәгенә йөри башлый,[5] җитәкчесе Роза апа Ибәтова була. Ул Артурны иҗат юлына бастыра, аңа тел байлыгын үстерүгә этәргеч була. Үзе Артур Камал театрында булган премьераларны карап үсә, төрле чараларда катнаша, ә театр тиздән аның хоббисына әверелә.[6]

11нче сыйныфка җиткәч, ул аңа алкышлар ошавын, үзенең мин сәхнәдә булырга теләвен, тамашачы өчен уйныйсым килүен аңлап ала. Мәктәпне тәмамлагач, аның каршында уку йорты сайлау мәсәләсе баса. Күп уйланулардан соң, ул барыбер театр юнәлешен сайлый һәм Казан театр укуханәсенең драма һәм кино актеры факультетына укырга керә.[5] Остазлары бик яхшы була. Актёрлык осталыгы буенча Фәрит Бикчәнтәев һәм Илгиз Зәйниев укытса, шигърият, әдәбият буенча Хәлим абый Җәләлов белән Илдус Әхмәтҗанов белем биргәннәр.

Артур укуханәне 2012 елда тәмамлый һәм аларны курсы белән Әтнә театрына җибәрәләр. 2013 елда исә ул Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына эшкә алына.

Артур укыганда ук биюгә омтыла, хәзерге вакытта пластик биюләр белән мавыга. 2016 елда Салават Юзеев төшергән «Киллер» дигән кыска метражлы фильмда төшә.[6]

2024 елда Татарстан Республикасының атказанган артисты исемен ала[7].

Театр

2012 елдан алып 2013 елга кадәр Әтнә театрында эшләп ала. 2013 елның августында Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының коллективына кушыла.[3] Әмма театрдагы эшчәнлеген инде укуханәдә укыганда ук башлый. Әлбәттә, үзенең эшчәнлеген күмәк күренешләрендә катнашу белән башлап җибәрә. Төрле жанрларда уйнарга ярата.[8]

Хәзерге тамашачыга күбрәк Нәкый Исәнбәтнең "Миркәй белән Айсылу" дагы тискәре Замир Дәүлие, Илгиз Зәйниевның "Бию пәрие" спектаклендәге Сәйдәш һәм “Кәҗә, сарык һ.б.”дагы Бүре образлары буенча таныш.[3]

"Минемчә, актер бар жанрда да уйный белергә тиеш. Ә хыялдагы рольгә килгәндә, Рудольф Нуриевны уйнарга телим, яки берәр аждаһаны", - Артур Шайдуллин.[8]

2024 елда Казан циркының XXI гасырдагы беренче милли тамашасында Габдулла Тукай ролен башкара[9].

2025 елда Г. Кариев исемендәге театрда куелган «Позывной „Татарин“» спектаклендә пластика буенча режиссер буларак катнаша[10]. Г. Камал исемендәге театрның «Шүрәлене көттегезме?!» дигән яңа ел спектаклендә Дию ролен уйный[11].

Репертуар

Репертуарында 25кә якын роле бар.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Чыганаклар

Искәрмәләр

  1. https://vk.com/wall-2064120_38175
  2. 1 2 https://kamalteatr.ru/about-the-theatre/personalities/troupe/shaydullin-artur-ralif-uly/
  3. 1 2 3 4 Шайдуллин Артур Ралифович - Татарский государственный Академический театр имени Г.Камала
  4. ТУГАН КӨНЕҢ КОТЛЫ БУЛСЫН! 21 август.. | Татарский театр имени Камала (ТГАТ им.Г.Камала)
  5. 1 2 Артур Шайдуллин: «Я пошел по зову своего сердца», archived from the original on 2021-10-19, retrieved 2022-04-03 
  6. 1 2 Артур Шәйдуллин: «Үземне тискәре рольдә сыныйсым килә»
  7. Рузиля Мухамметова. Артур Шайдуллин: «Наш зритель в большинстве своём любит посмеяться, в татарском театре и думать не привык». Миллиард.татар (26 ноябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 гыйнвар 2026.
  8. 1 2 ТЕАТР ЯЛКАУ АРТИСТНЫ ЯРАТМЫЙ
  9. С окончанием, «На Сенном базаре»! - Казанский цирк. kazan-circus.ru (5 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2026.
  10. «Позывной Татарин»: в Казани состоится премьера пьесы об СВО журналиста «Татар-информа». tatmedia.ru (21 май 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2026.
  11. Радиф Кашапов. Спектакль «Шурале. Не ждали?!» в Камаловском: он устал от насмешек и ушел. realnoevremya.ru (27 декабрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2026.

Тема буенча өстәмә