Фәнис Җиһанша

Фәнис Рәдиф улы Җиһаншин (рус. Фанис Радифович Зиганшин; 1 июнь 1972, Күәм, Татарстан АССР) — Россия театр артисты һәм кино актеры. Татарстан Республикасының атказанган артисты (2012), Татарстан Республикасының халык артисты (2023). Театр сәнгате өлкәсендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе лауреаты (2019)[1], Россия Федерациясе кинематографистлар берлеге әгъзасы[2].

Тормыш юлы

1972 елның 1 июлендә Әтнә районының Күәм авылында туа. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, 19861990 елларда Арча педагогия көллиятендә укый, ә 19891990 елларда балалар укыта. 19901995 елларда — Казан сәнгать һәм мәдәният институты студенты (укытучылары: СССРның халык артисты Марсель Сәлимҗанов, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Бикчәнтәев). Институтны тәмамлагач, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры труппасына эшкә килә[3].

Студент чагыннан Камал театры спектакльләрендә катнаша, 1994 елда «Су анасы» фильмында төшә.

Иҗаты

undefined

Фәнис Җиһанша — драматик артист, уйнаган образының эчке психологик кичерешләрен тирәнлек белән тамашачыга җиткерә. Образларына эчке йомшаклык хас[4]. Камал театрындагы беренче рольләре — Сукыр патша («Сукыр патша» спектакле), Тригорин — («Акчарлак»), Освальд («Өрәкләр»), Гурман («Урланган мәхәббәт»). «Гаугалы гаилә»дәге Рокко, «Тартюф»тагы Тартюф, «Яра»дагы Габдулла рольләре артистка танылу, тамашачы мәхәббәтен алып килә[5].

Театрдан тыш Фәнис Җиһанша 1999 елдан башлап фильмнарны татарчага тәрҗемә итү эшендә катнаша, ТНВ каналында балалар өчен тапшыру алып бара, классик татар шагыйрьләре шигырьләрен яздыра, рекламада төшә. Татарстан киносында иң күп төшүче актер[6]. Шулай ук ораторлык һәм актерлык осталыгы буенча осталык дәресләре уздыра[7].

2023 елның 3 маенда Камал театрында актерның юбилей кичәсе уза. Программада хезмәттәшләренең һәм дусларының котлаулары, шулай ук «Көзге кайтаваз» премьерасы тәкъдим ителә. Төп рольне Фәнис Җиһанша башкара[8][9].

Театрдагы рольләре

Камал театры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Театр на Булаке» яшьләр театры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ибраһим  [рус.] — «Мсье Ибрагим» Э. Э. Шмитт[10].

Фильмография

Түбәндәге фильмнарда уйный[11]:

  • «Любовь моя», сериал, комедия (Россия, 2005);
  • «Гастарбайтер», кыска фильмы (Россия, 2014);
  • «Юха», фильм (Россия, 2016);
  • «Татарометражки» мелодрама, гаилә фильмы (Россия, 2017);
  • «Тапшырылмаган хатлар», драма (Россия, 2017);
  • «Водяная», фэнтези (Россия, 2018);
  • «Кире», комедия (Россия, 2019);
  • «Көтелмәгән кунак», фильм (Россия, 2019);
  • «Нулевые», кыска фильм (Россия, 2020);
  • «Кахексия», драма, триллер (Россия, 2022).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2003 — «Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә театр премиясе — М. Таруханның «Легенда о девушке Арзы» пьесасы буенча куелган «Арзы кыз» спектаклендә Биктимер роле өчен;
  • 2007 — «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» Мәдәният министрлыгы күкрәк тамгасы;
  • 2012 — Татарстан Республикасының атказанган артистытеатр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен;
  • 2016 — Муса Җәлил истәлек медале[12];
  • 2019 — Марсель Сәлимҗанов премиясеТатарстан Республикасының һөнәри театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен;
  • 2023 — Татарстанның халык артисты[13];
  • 2024 — «Татар сүзе» халыкара сәнгатьле сүз телевизион бәйгесендә «Профессионаллар» номинациясе җиңүчесе[14].

Гаилә хәле

Гаиләле, дүрт бала әтисе: уллары — Габулла белән Газизулла, кызлары — Рәйхан белән Айгөл. Гаиләсе белән Казанда яши[15].

Искәрмәләр

  1. Марсель Сәлимҗанов исемендәге премия ияләре билгеле булды. shahrikazan.ru (8 ноябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 декабрь 2025.
  2. Члены Союза кинематографистов Республики Татарстан (рус.). www.unikino-rt.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 декабрь 2025.
  3. Зиганшин Фанис Радифович (рус.). tatobzor.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 декабрь 2025.
  4. Фанис Зиганшин: В театре Камала уютно себя чувствуют все, кто причастен к национальной культуре (рус.). sntat.ru (10 ноябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 декабрь 2025.
  5. Зиганшин Фанис Радифович (рус.). kamalteatr.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 декабрь 2025.
  6. Фанис Зиганшин - самый снимаемый актер татарстанского кино (рус.). kamalteatr.ru (28 декабрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 декабрь 2025.
  7. Мастер-класс по ораторскому и актёрскому мастерству / Сөйләм һәм актёрлык осталыгы буенча мастер-класс (рус.). kamalteatr.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 декабрь 2025.
  8. Спектакль Көзге кайтаваз / Осенний отголосок (там.). kamalteatr.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 декабрь 2025.
  9. Регина Яфарова. «Народ, язык и капитализм»: из чего состоит «татарская семья» в пьесе Рустема Галиуллина (рус.). Миллиард Татар (25 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 декабрь 2025.
  10. Мсье Ибрагим (рус.). teatrnabulake.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 декабрь 2025.
  11. Фанис Зиганшин (рус.). www.vokrug.tv. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 декабрь 2025.
  12. Александр Долгов. Актер театра и кино Фанис Зиганшин награжден медалью Мусы Джалиля (рус.) (26 август 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 декабрь 2025.
  13. О присвоении почетного звания «Народный артист Республики Татарстан» (рус.). rais.tatarstan.ru (3 май 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 декабрь 2025.
  14. Фанис Зиганшин - победитель конкурса «Татар сүзе» (рус.). kamalteatr.ru (5 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 декабрь 2025.
  15. Фәнис Җиһаншаның кызы: «Әти планшет алып бирмәде!» sabantuyjournal.ru (15 октябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 декабрь 2025.

Әдәбият

  • Фәнис Җиһанша. БитлекСЕЗ Фәнис Җиһанша. — Казан: Заман, 2020. — 72 с.
  • А. Кадырова. Как заслуженного артиста Татарстана чуть не арестовали на Центральном рынке // Вечерняя Казань : газета.
  • А. Кадырова. «История про Спилберга и елки - это про меня» // Вечерняя Казань : газета. — 2015. — 9 июнь (№ 68).
  • Т. Лескова. Фанис Зиганшин // КЗН Собака : журнал. — 2015. — Ноябрь (№ 11 (50)). — С. 32.
  • Е. Калинина. Если есть ворота с замком, зачем же забор? // Казань : журнал. — 2016. — № 4. — С. 40-49.
  • Шкатулка из детства // Аргументы и факты : газета. — 2018. — 26 декабрь (№ 52). — С. 15.
  • Е. Калинина. Фанис Зиганшин: нелепый и изысканный // Казань : журнал. — 2018. — № 9. — С. 80-85.
  • А. Абсалямова. Театр, минарет, самокат // Казань : журнал. — 2023. — № 6. — С. 40-45.

Тема буенча өстәмә