Айгөл Шәкүрова

Шәкүрова Айгөл Эльвард кызы (рус. Шакурова Айгуль Эльвардовна, 21 декабрь 1995, Татарстан Республикасы, Тыңламас) — драма актрисасы, Камал театры артисты (2017 елдан)[3].

Тормыш юлы

undefined
undefined

1995 елның 21 декабрендә Татарстан Республикасының Актаныш районы Тыңламас авылында туа. Гаиләдә өч бала үсә: олысы — Айгөл, энеләре — Рамис (2000) һәм Данил (2006). Әтисенең исеме — Эльвард, әнисенеке — Венера. Беренче дүрт сыйныфны Тыңламас авылының башлангыч мәктәбендә укый, аннары 11 нче сыйныфка кадәр Актанышның 1 нче санлы урта мәктәбендә белем ала. 2013 елда Казан дәүләт мәдәният институтының театр факультетындагы режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасына укырга керә. 2017 елда әлеге уку йортын тәмамлап, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли башлый[4].

Театр

2017 елда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының коллективына кушыла. Әмма театрдагы эшчәнлеген иртәрәк, интситутта укыганда ук эпизодик ролләрдән башлап җибәрә. Камал театры белән Санкт-Петербург, Мәскәү, Грозный, Сәмәрканд кебек шәһәрләр буенча гастрольләр белән йөри. Тамашачыга күбрәк "Өйләнәм.tat"тагы Әлфия, "Бичара кыз"дагы Биктимер рольләре буенча таныш.

Премьерасы 2023 елда узган «Ситса туй» спектаклендә Айгөл Шәкүрова Гөлнара ролен башкара[5]. 2024 елда куелган «Тапшырылмаган хатлар» спектаклендә Шәкүрова яшь Галияне уйный[6].

Репертуар

Фильмография

  • «Кайда син?» (2022) — Айгөл;
  • «Алмаш» сериалы[7].

Тема буенча өстәмә