Габдрахман Ильяси
Габдрахман Мөхәммәтдин улы Ильяси (1856, Казан — 1895, Казан) — татар драматургы, язучысы, археографы. Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең хакыйкый әгъзасы (1885).
Беренче басылып чыккан татар пьесасы авторы. Реалистик татар драматургиясенә нигез салучы санала.
Тәрҗемәи хәле
Сәүдәгәр улы. Төрле мәдрәсәләрдә укый, аннары укытучылык белән шөгыльләнә.
Иҗаты
1887 елда беренче татар драмасы "Бичара кыз"ны бастырып чыгара, анда ул гаилә тормышының патриархаль тәртибенә каршы чыга, хатын-кызларның хокукларын һәм иреген яклый. Бу драма реалистик татар драматургиясенә нигез сала.
Аның «Яшь кыз вә хатынларга һәдия» (Казан, 1887) дигән үгет-нәсихәт һәм публицистик китабы гаиләдә балалар тәрбияләү буенча кулланма санала.
Габдрахман Ильяси татар вакытлы матбугатын булдыру мәсьәләсен беренчеләрдән булып күтәрә.
Казан университеты каршындагы Тарих, археология һәм этнография җәмгыяте әгъзасы буларак, ул борынгы татар кулъязмаларын тикшерә, татар тарихын өйрәнә.
Сайланма әсәрләре
- «Бичара кыз» (драма, Казан, 1887).
- «Яшь кыз вә хатынларга һәдия» (гаиләдә балалар тәрбияләү турында үгет-нәсихәт һәм публицистик китап, Казан, 1887).
Әдәбият
- «Татар энциклопедия сүзлеге», Казан, ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1999
- М. И. Әхмәтҗанов. «Татар энциклопедиясе», Казан, ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 2002—2014