Алмаз Борһанов
Алмаз Борһанов (Алмаз Атлас улы Борһанов, рус. Алмаз Атласович Бурганов, 26 ноябрь 1989, Бәкер, Татарстан АССР) — драма актеры, Камал театры артисты (2017 елдан)[3].
Тормыш һәм иҗат юлы
1989 елның 26 ноябрендә Татарстанның Лениногорск районы Бәкер авылында туа. Гаиләдә биш бала үсәләр, Алмаз иң кечкенәсе була. Бик яшьләй әтисез кала. Әнисенә берүзенә генә биш баланы тергезергә туры килә[4].
Алмаз кечкенәдән башлап үзен төрле өлкәләрдә сынап карый. Бәләкәй вакытта аучы булырга хыялланган. Әтисе - Атлас абый - исән чакта хобби буларак аучылык һәм балык тоту белән шөгыльләнгән, бу кайбер вакытта улын да ъзе белщн алган. Мәктәптә укыганда сәнгать белән дә мавыга, әмма урта мәктәпнең 9нчы сыйныфын тәмамлагач, СПТУга эретеп ябыштыручыга укырга керә. Һөнәри училищены тәмамлагач, үзенең белгечлеге буенча эшли[4].
"Белемнәрем җитәрлек үзе. Мәктәпне тәмамлагач, мин эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштердем. Башлангыч сыйныфларда музыка да укыта алам. Массажист булып та эшли алам. Театрда эшли башлаганчы, эретеп ябыштыручы идем. Вакыт-вакыт туйлар алып барып, җырлап та йөрдем," - ди Алмаз Борһанов үзе турында[5].
Бервакыт танышу сайтында бер кыз белән аралаша башлый һәм Казанга күченеп килә. Казанга килү белән югары белем алу турында сорау баса. Шулай итеп, 2013 елда Алмаз Казан дәүләт мәдәният институты театраль факультетының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасына кино һәм театр актеры белгечлегенә укырга керә. Аны 2017 елда тәмамлый һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына эшкә алына[6].
Театр
2013 елда Казан дәүләт мәдәният институтына керергә ниятли, әмма барысы да беренче тапкырдан килеп чыкмый. Иң элек Салават Фәтхетдинов курсына кереп карый, ләкин Салават Фәтхетдинов аны Фәрит Бикчәнтәев белән таныштыра [5].
2017 елның августында Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының коллективына кушыла. Ул беренче уйнаган спектакльләр — "Агыла да болыт агыла" һәм "Тормышмы бу?..". Тамашачыга Айдар Җаббаровның "Хуш авылым"дагы Сөләйман абый һәм Чыңгыз Айтматовның "Мәңгелек буран" спектаклендәге Яшь Буранлы Идегәй образлары буенча яхшытаныш.
Башта "Хуш авылым" документаль спектаклендәге үз роленә Алмаз кискен карый, бу аның өчен белмәгән, күрмәгән нәрсә була. Әмма соңрак, авылларга чыга башлагач, геройларыбыз белән танышкач, ул эшкә кереп китә һәм бу бик тә уңышлы тәҗрибә булып чыга: күпләр өчен Алмаз нәкъ бу роленнән соң "ачылып" китә[5].
2019 елда татар драматургы Галиәсгар Камалның 140 еллыгына багышланган кичәдә Галиәсгар Камал образында чыгыш ясый[7].
2025 елда «Җәүдәт белән Зөбәрҗәт» спектаклендә төп рольне башкара; критиклар аның уенын югары бәяли[8].
Репертуар
Репертуарында 20гә якын роле бар.
- РОМАНС КИЧӘСЕ. РӨСТӘМ ЯХИН;
- «Хуш авылым. Хыяллар» Айдар Җаббаров;
- «Бичара кыз» Габдрахман Ильяси — Сәхибә;
- «Сагынырсызмы?..» Артур Шәйдулла — Наил;
- «Санаулы кичләр» Александр Володин — Слава;
- «Исәнмесез!?..» Мансур Гыйләҗев — Күрше авыл кешеләре;
- «Мәңгелек буран» Чыңгыз Айтматов — Яшь Буранлы Идегәй ;
- «Тормышмы бу?..»;
- «Хуш авылым» Айдар Җаббаров;
- «Әтәч менгән читәнгә» Аяз Гыйләҗев — Хәйдәр;
- «Өйләнәм.tat» Илгиз Зәйниев — Гали;
- «Сүнгән йолдызлар» Кәрим Тинчурин — Егет;
- «Дәрсе гыйбрәттер театр...» Рүзәл Мөхәммәтшин — Марсель Салимҗанов;
- «Ак калфагым төшердем кулдан..» Илдар Юзеев — Стилист;
- «Агыла да болыт агыла» Хәсән Туфан, Туфан Миңнуллин;
- «Көтәм сине...» Илгиз Зәйниев — Санитар;
- «Хуҗа Насретдин» Нәкый Исәнбәт, Саадалла Ваннус — Бистә халкы;
- «Дон Жуан» Жан-Батист Мольер — Раготен[3];
- «Җәүдәт белән Зөбәрҗәт» — Җәүдәт:
- «Рәшә» — Зөфәр[9];
- «Бичара кыз» — Сәхибә[10].
Фотосурәтләр
Сылтамалар
Чыганаклар
- Тат Медиа: Заман сулышы // Лениногорскиның тагын бер егете Галиәсгар Камал театрында эшли башлады
- Алмаз Бурганов - актёр - биография - российские актёры театра - Кино-Театр.Ру
- Сәхнә журналы, 26 март 2021 // Алмаз Борһанов
- Камал театры сайты
- Ватаным Татарстан гәзите, Лилия Гыймазова, 24 март 2021 // Алмаз Борһанов: «Салават Фәтхетдинов курсына керә алмадым. Ул мине Фәрит Бикчәнтәев янына кертеп җибәрде»
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 https://kamalteatr.ru/about-the-theatre/personalities/troupe/baranov-diamond-atlas-ula/
- ↑ https://www.kino-teatr.ru/teatr/acter/m/ros/581888/bio/
- ↑ 1 2 Бурганов Алмаз Атласович - Татарский государственный Академический театр имени Г.Камала
- ↑ 1 2 Алмаз Борһанов: «Бәләкәй вакытта аучы булырга хыяллана идем»
- ↑ 1 2 3 Алмаз Борһанов: «Хәзерге драматурглар катлаулы әсәр язарга, бер әсәр язып, бөек булырга тырыша – безнең драматургиянең фаҗигасе шунда»
- ↑ Таныш булыгыз. Театрыбызның яңа артисты... | •••БикЗәй•••
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Камал театры артисты Алмаз Борһанов Галиәсгар Камал образын гәүдәләндерде. Татар-информ (27 февраль 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 декабрь 2025.
- ↑ Радиф Кашапов. Памяти моей фотоаппарат: в Камаловском поставили спектакль-оммаж первым татарским драмам. Реальное время (4 декабрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 декабрь 2025.
- ↑ Галина Зайнуллина. Сороковые, роковые и чумарые… Kazan Journal (14 март 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 декабрь 2025.
- ↑ Радиф Кашапов. Девочки как мальчики, мальчики как девочки: Камаловский показал татарский театр начала XX века. Реальное время (23 август 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 декабрь 2025.