Галимә Ибраһимова

Галимә Вафа кызы Ибраһимова (Галимә Вафа кызы Ибраһимова, рус. Галима Вафовна Ибрагимова, 8 декабрь 1909, Түбән Шүләңгер, Җөри вулысы, Мамадыш өязе, Казан губернасы, Россия империясе26 март 1984, Казан) — Россия актрисасы, ТАССРның халык артисты (1957), РСФСРның атказанган артисты (1971)[1], 1932 елдан Татар акдемия театры труппасында эшли.

Тәрҗемәи хәле

Ибраһимова Галимә Вафа кызы 1909 елның 28 декабрендә (1910 елның 10 гыйнварында) ТАССРның Мамадыш районы Түбән Шүләңгер авылында туа.

1929 елда Казан берләштерелгән сәнгать-театр техникумын тәмамлый.

1929-1932 елларда Мәскәүдә Үзәк Театр сәнгате техникумында укый һәм Татар академия театры труппасына кабул ителә[2].

1932 елдан башлап Камал исемендәге Татар академия театры актрисасы булып эшли.

Ибраһимова Галимә Вафа кызы 1984 елда вафат була.

Театр рольләре

Лирик геройларның төп башкаручысы; аларның шигъри җан җылысын, нечкә күңел кичерешләрен органик рәвештә тапшыра белде. Аның геройларына кыюлык, максатчанлык, тыйнаклык һәм эчке намуслылык хас. Ибраһимованың иң уңышлы рольләренең берсе булып Ш.Хөсәеновның «Әни килде» пьесасы буенча куелган спектакльдәге Ана образы санала: ул сабыр, мәһабәт кыяфәтле, балаларының хаталары өчен үзен гаепле санаучы, шул ук вакытта аларны яратучы һәм кичерә белүче. Ибраһимова башкаруында бу образ символик мәгънә ала [3].

  • Луиза Миллер — «Мәхәббәт һәм мәкер» (Ф. Шиллер, 1933);
  • Валентина — «Курку» (А. Афиногенов, 1933);
  • Дездемона — «Отелло» (У. Шекспир, 1936);
  • Полина — «Керемле урын» (А. Островский, 1938);
  • Әминә — «Тукай» (Ә. Фәйзи, 1938);
  • Сальви — «Хуҗа Насретдин» (Н. Исәнбәт, 1940);
  • Фатыйма — «Тормыш җыры» (М. Әмир, 1943);
  • Катерина — «Яшенле яңгыр» (А. Островский, 1945);
  • Ширин — «Мәхәббәт турында риваять» (Н. Хикмәт, 1955);
  • Галия — «Югалган матурлык» (Һ. Такташ, 1956);
  • Корделия — «Король Лир» (У. Шекспир, 1956);
  • Хәмдия — «Ак калфак» (М. Фәйзи);
  • Ана — «Әни килде» (Ш. Хөсәенов).

Шулай ук күп кенә радиоспектакльләрдә, шул исәптән Гадел Кутуйның (Галия), Муса Җәлилнең «Хат ташучы» (Фәйрүзә) повестенда да катнашты[3].

Мактаулы исемнәре

  • ТАССРның халык артисткасы (1957);
  • РСФСРның атказанган артисткасы (1971).

Әдәбият

  • Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ. — 703 с. — ISBN 0-9530650-3-0.