Хәким Сәлимҗанов
Хәким Сәлимҗанов (Хәким Йосып улы Сәлимҗанов, – ) – драма актеры, режиссер, ТАССРның халык артисты (1957). Беренче остазы – Габдулла Кариев.[1] 1926-1964 елларда – Татар академия театрында; төп рольләре: Павка Корчагин («Корыч ничек чыныкты», Николай Островский), Исмәгыйль («Галиябану», Мирхәйдәр Фәйзи), Яго – («Отелло», Вильям Шекспир), һ.б.[2]
Гаиләсе
Хатыны Галия Нигъмәтуллина (1907-1990), Камал театрының актрисасы, ТАССР халык артисты (1975).
- улы Марсель Сәлимҗанов (1934-2002), Камал театрының баш режиссеры, ССРБ халык артисты (1984). Марсельның хатыны Гөлнар. Балалары юк.
- кызы Аделя (Риненберг). Аделяның ире Владимир Риненберг.
- оныклары Юрий, Илья (Сан-Франциско, АКШ).
- оныкчыклары Илона-Кэтрин, Ева-Мария (Сан-Франциско, АКШ)[3].
- оныклары Юрий, Илья (Сан-Франциско, АКШ).
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ Татар энциклопедиясе
- ↑ http://www.millattashlar.ru/index.php/Салимжанов_Хаким_Юсупович
- ↑ Аделя Риненберг. О моем брате. «Сәхнә», 2019 ел, октябрь