Дамир Сәлимҗанов

Дамир Хәлим улы Сәлимҗанов (Дамир Сәлимҗанов, рус. Дамир Халимович Салимзянов, 29 декабрь 1968, Глазов, Удмурт Автономияле Совет Социалистик Республикасы)— Удмуртиянең мәдәният эшлеклесе, драматург, театр режиссёры. Глазов шәһәренең «Парафраз» драма театрының сәнгать җитәкчесе (2004 елдан). Россия авторлык җәмгыяте (РАО) әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле

1968 елның 29 декабрендә Удмурт АССРның Глазов шәһәрендә туган. Аның нәсел тамырлары танылган театр династиясе белән бәйле: Дамир Сәлимҗановның әтисе ягыннан бабасы белән Камал театры режиссёры Марсель Сәлимҗановның (1934–2002) әтисе Хәким Сәлимҗанов (1903–1981) — бертуганнар[1].

1987 елда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1995 елда Борис Щукин исемендәге югары театр училищесын (М. Тер-Захарова курсы) «Драма режиссеры» белгечлеге буенча тәмамлый.

Хезмәт юлы

Дамир Сәлимҗановның барлык хезмәт эшчәнлеге сәнгатькә һәм сәхнәгә багышланган. Беренче рольләрен мәктәп укучысы чагында ук башкара. Уку елларында ул 15ләп роль башкара (Жорка Ландыс, Людвиг XIV, Дон Гуан, Граф Альмавива һ. б.)[2].

  • 1987 — Глазовның «Свобода» кинотеатрында рәссам.
  • 1988 — «Заречный» мәдәният һәм ял паркында методист, соңрак шәһәр Мәдәният йорты технигы.
  • 1989 — «Россия» мәдәният йорты театр-студиясендә мәдәниятне оештыручы.
  • 1989 — Глазов шәһәр Мәдәният йортының «Парафраз» театр-студиясе актеры.
  • 1997 — Мәскәүнең «На набережной» балалар-яшүсмерләр театр иҗат үзәге режиссёры.
  • 2000 — Мәскәүнең «На Вадковском» балалар иҗат үзәге педагогы.
  • 2003 елга кадәр — Мәскәү өлкә театрында (хәзерге Мәскәү Губерна театры) эшләп, рус һәм чит ил классикасын куя.
  • 2004 елдан — «Парафраз» драма театрының баш режиссёры һәм сәнгать җитәкчесе[3].
  • 2009–2012 — Пермьнең «Сцена-Молот» театры баш режиссёры.

Иҗаты

Дамир Сәлимҗанов Россиянең төрле театрларында 110нан артык спектакль куйган.

Төп постановкалары

  • «Парафраз» театры (Глазов): «С солдатским приветом!» (В. Войнович буенча), «Созвездие прощенных» (У. Шекспир буенча), «Околесица» (вербатим), «Короли и капуста», «Король Лир», «Алло, мама!»;
  • Мәскәү театрларында: «Панночка» (Н. Садур) — Мәскәү өлкә театры; «Где-то и около» (А. Яблонская) — Мәскәүнең «Практика» театры;
  • Татарстан театрларында: Яр Чаллының «Мастеровые» театрында «Дуры мы, дуры» (2018)[4] һәм «Валентинов день» (2022)[5]; Буа театрында «Урам себеркесе» спектаклен куйган[6];
  • Башка шәһәрләрдә: «Бременские музыканты» — Пермь «Театр-Театр»ы; «Класс Бенто Бончева» (М. Курочкин) — Прокопьевск драма театры.

Педагогик һәм җәмгыять эшчәнлеге

  • 1996–2007 елларда — «Театр ладушки» Бөтенроссия балалар театрлары фестиваленең сәнгать җитәкчесе.
  • «Театр, где играют дети» (Мәскәү, «ВЛАДОС», 2001) уку әсбабы автордашы[3].

Бүләкләре

  • 2005 — Удмуртия Республикасының атказанган артисты;
  • 2015 — Удмуртия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе;
  • Владимир Рубанов исемендәге премия лауреаты (2015)[7].

Искәрмәләр