Буа дәүләт драма театры

Буа дәүләт драма театры, Буа сатира театры — Сембер губернасы Буа өязе (1920 елдан ТАССР Буа кантоны, 1930 елдан Буа районы) Буа шәһәрендә 1918-1949 елларда эшләп килгән, 2007 елдан эшчәнлеген яңартып җибәргән татар театры.

Тарих

Wikibooks-logo.png
Викикитапта? бу тема буенча мәкалә бар:

Инкыйлабка кадәр үк Буа шәһәрендә үзешчәннәр дәрәҗәсендә татарча спектакльләр әзерләнгәне мәгълүм. 1915 елда Әкрәм Мөхәммәтҗанов җитәкчелегендә «Казанга сәяхәт» спектакле әзерләнә, ләкин (шәһәрнең үзендә цензор булмау сәбәпле) «спектакль цензура тикшерүе узмаган» дигән сылтау белән аны тамашчыларга күрсәтергә рөхсәт бирелми.

Буа сатира театры

Куелган спектакльләр

Глазов шәһәренең «Парафраз» театры баш режиссеры Дамир Сәлимҗанов Буа театры сәхнәсендә «Урам себеркесе» спектаклен куйган.[5]

Бина

Буа шәһәре, Карл Маркс урамы, 68 йорт адресы буенча урнашкан бина 1924 елда хөкүмәт биргән 12 мең сумга махсус театр өчен төзелгән. 2007 елда төзәтү эшләре башкарылган. Тамаша залында 194 урын. Коллективта 100 кеше хезмәт куя.

Театр елга 170-180 тамаша күрсәтә, 25 мең тамашачы җыя[6]

Артистлар

Раил Садриев, Илдар Латыйпов, Зөһрә Морзаханова, Әминә Шәрәфетдинова, Лилия Галиуллина, Чулпан Хикмәтова, Илшат Гайсин, Ренат Әкбәров, Рамил Шәрәпов, Вилдан Ибраһимов, Айгөл Сәгиева, Алсу Шиһабетдинова, Гөлзадә Камәретдинова, Фәнил Кулеев, Вилнур Шәйхетдинов, Рәзилә Мөхлисуллина (2017-2018) һ.б.

Сылтамалар

Искәрмәләр

Әдәбият

  • Рифат Каюмов. Буа театры / Буинский театр. 1917-2017. Әдәби-нәфис басма. К.: Мәгариф-Вакыт, 2017, 107 бит. ISBN 978-5-906894-17-5  [рус.] [тат.]