Гөлсем Болгарская

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Гөлсем Болгарская
Өммегөлсем Муса кызы Әҗимова-Колмәмәт-Мостафина
Файл:Гөлсем Болгарская.jpg
Тулы исеме Өммегөлсем Муса кызы Әжимова-Колмәмәт-Мостафина
Туган көне 15 октябрь 1891(1891-10-15) (133 яшь)
Туган Казан
Вафат көне 9 гыйнвар 1968(1968-01-09) (76 яшь)
Вафат булган җире
Ил
Эшчәнлеге актер
Бүләк һәм премияләр

ТАССР халык актрисасы, РСФСР атказанган артисты

Гөлсем Болгарская, тулы исеме Өммегөлсем Муса кызы Әжимова-Колмәмәт-Мостафина (1891-1968) — татар сәхнәсенең күренекле остасы, ТАССР халык, РСФСР атказанган артисты (1926).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гөлсем Болгарская 1896 елның 15 октябрендә Казан каласында туа.

Театрда эшләвен 1910 елда «Сәйяр» труппасында башлый. Труппада эшли башлагач, артист тормышының барлык авырлыкларын кичерә. Аңа берүк спектакльдә берничә рольләр дә башкарырга туры килә.


« Яз җитү белән, без, ачлыкка интеккән артистлар, пароходның 4нче классында мичкәләргә утырышып, Идел буендагы шәһәрләргә гастрольләргә чыгып китә идек. Берәр шәһәргә барып җиткәч, без гадәттә иң җүн номерлар эзләп, бөтен труппага бер бүлмә ала идек. Ул вакытларда спектакль куярга рөхсәт алу бик авыр иде. Төрле хәйләкәр юллар уйлап чыгарырга туры килә иде. Җыелган акчаларның аз булуы төрле кыенлыклар тудыра иде. Кая гына барсак безне өметсезлек һәм акчасызлык көтеп тора иде.
Гөлсем Болгарская хатирәләре
»

Гөлсем Болгарскаяның иҗади үсешенә Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал, Фатих Әмирхан, Гафур Коләхмәтов һәм Шәриф Камалның алдынгы фикерләре зур йогынты ясаганнар.

1968 елның 10 гыйнварында Казанда вафат, шәһәрнең Яңа бистә зиратында җирләнә.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Колмәмәт һәм Гөлсем Болгарская
өйләнешү көнендә (1918)
  • Раневская «ВИШНЕВЫЙ САД» Антона Павловича Чехова
  • Татьяна «МЕЩАНЕ» Алексея Максимовича Горького
  • Харитоновна «РУС КЕШЕЛӘРЕ (Русские люди)» Константина (Кирилла) Михайловича Симонова
  • Александра Николаевича Островского:
    • Катерина, позже Марфа Игнатовна Кабанова (Кабаниха) «ЯШЕНЛЕ ЯҢГЫР (Грозе)»
    • Полина «ДОХОДНОМ МЕСТЕ»
    • Кручинина «БЕЗ ВИНЫ ВИНОВАТЫЙ»
    • Няня Арина «ЯРЛЫЛЫК ГАЕП ТҮГЕЛ (Бедность не порок)»
  • Пернель ханым «ТАРТЮФ» Жана Батиста Мольера
  • Гертруда «ГАМЛЕТЕ» Вильяма Шекспира
  • Люба «ШӘФКАТЬ ТУТАШЫ (Барышня Шафката)» Марии Кирьяковой (Севастопуло Мария Александровна)

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]