Фатыйма Ильская

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Фатыйма Ильская
Файл:Фатыйма Ильская.jpg
Тулы исеме Фатыйма Салих кызы Хуҗасәетова
Туган көне 31 декабрь 1902(1902-12-31) (121 яшь)
Туган Оренбург губернасы, Оренбург
Вафат көне 15 ноябрь 1984(1984-11-15) (81 яшь)
Ил
Эшчәнлеге актриса
Бүләк һәм премияләр

ТАССР һәм РСФСР халык артисты.

Фатыйма Ильская (Хуҗасәетова) — татар актрисасы, танылган сәхнә остасы, Русиянең халык артисты, Татарстанның халык артисты. Татар милли театр сәнгатен оештыруны башлап йөртүчеләрнең берсе.

Тәрҗемәи хәле

Фатыйма Салих кызы Ильская (Хуҗасәетова) 1902 елның 31 декабрендә Оренбург шәһәрендә туа. Үзенең сәхнә эшчәнлеген ул 1915 елда «Ширкәт» труппасында башлый, аннары «Сәйяр» труппасында дәвам итә. 1918–1919 елларда Ф.Ильская Ташкент драма театрында эшли.

1919-1921 елларда ул – Көнчыгыш фронтның Идел буе бригадасы политбүлеге театрында, 1923 елдан башлап, аның ярты гасырдан күбрәккә сузылган иҗади тормышы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры белән бәйле. Бу театр сәхнәсендә ул дөнья, рус һәм татар классикасы әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә якты образлар иҗат итә. Аларда актриса үз геройлары характерының асылына тирәнтен үтеп керү, кешелек җәмгыяте тормышының күпкырлыгын ача белү осталыгын күрсәтә. Ул холыклары буенча төрле геройларны уйный, аларның барсына да бердәм сыйфат – гаять зур тормыш сөючәнлек, шигъриятлек һәм югары романтизм хас була. Ул иҗат иткән Турандот (К.Гоцци Принцесса Турандот), Луиза (Ф.Шиллер “Мәкер вә мәхәббәт”), Сюзанна (П.Бомарше “Фигароның өйләнүе”), Катерина (А.Островский “Яшенле яңгыр”), Дилбәр (К.Тинчурин “Җилкәнсезләр”), Фатыйма (М.Әмир “Тормыш җыры”) һ.б. Ф.Ильская кабатланмас иҗат кешесе булуы, тормышынң сөюе, хатын–кызга хас мөлаемлылыгы, аның иҗат диапазонының киңлеге һәм талантының күпкырлылыгы турында сөйлиләр.

Ф. Ильская Татарстанның һәм Русиянең халык артисты дигән исемнәргә лаек була. Ф. Ильская 1984 елның 15 ноябрендә вафат була.

Гаилә хәле

Никахлы өч ире булган:

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. Рабит Батулла. Урыннары җәннәттә булсын. К.: «Рухият» нәшрияты, 2007. 727нче биттә. ISBN 978-5-89706-109-9