Әшрәф Синәева
Тәрҗемәи хәле
Иҗаты
Актер буларак беренче адымнарын Мәскәүдә, рус театрында ясый. 1917 елда «Сәйяр» труппасына чакыралар, әлеге төркемдә төп рольләрдә уйный башлый. Ватандашлар сугышы вакытында фронт театр бригадаларында уйный. Соңыннан Казанда Кызыл Октябрь исемендәге беренче татар дәүләт үрнәк драма театрында эшли[1].
Иҗатына рус театрының тормышчан мәктәбе үрнәге һәм «Сәйяр» труппасының эшчәнлегендә катнашкан Н. Зимовой, А. Михайленко, А. Загорский, М. Громов һ. б. рус режиссерлары йогынтысы көчле була. «Татар театрының иң мәдәниятле һәм талантлы актрисасы»[2].
Уйнаган рольләре
Амплуасы — яшь кыз рольләрен башкару була.
- Галиябану — «Галиябану» М. Фәйзи
- Зөһрә — «Таһир-Зөһрә» Ф. Бурнаш
- Елена — «Мещаннар» (Мещане) М. Горький
- Рокыя — «Тигезсезләр» Ф. Әмирхан
- Ольга — «Соңгы сәлам» К. Тинчурин
- Аня — «Чия бакчасы» (Вишневый сад) А.П. Чехов
Гаилә хәле
Ире (1923 елга кадәр) — Ситдыйк Айдаров, актер, җырчы[3]..
Чыганаклар
- Татарский энциклопедический словарь. Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999.
- Татарская энциклопедия. Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14
Әдәбият
Искәрмәләр
- ↑ Камал театры сайтының «Тарих» бүлегендә, archived from the original on 2017-05-23, retrieved 2015-11-03
- ↑ [1](үле сылтама) «Красная Татария», 04.04.1930
- ↑ Рабит Батулла. Урыннары җәннәттә булсын. К.: «Рухият» нәшрияты, 2007, 852нче биттә. ISBN 978-5-89706-109-9