Фәхрениса Сәмитова
Фәхрениса Сәмитова — татар театрына нигез салучыларның берсе. «Сәйяр», «Нур», «Ширкәт» труппалары, Уфа дәүләт Татар-башкорт күрсәтмә театры, Стәрлетамак татар драма театры артисты.
Хезмәт Батыры (1926).
Башкортстан АССР атказанган артисты.
Тәрҗемәи хәле
Файл:Труппа Сайяр.jpg
«Сәйяр» артистлары: утырганнар (у): Мортазин-Иманский, Болгарский, Гыйззәтуллина-Волжская, Әхмәтова, Ф. Сәмитова (с). Артта: Сакаев, Кариев. 1907
1890 елда туган.
Хезмәт юлы
1907 елның ахырында «Сәйяр» труппасына килә. 1912 елдан «Нур» труппасында. Ватандашлар сугышы елларында (1918-1919) Беренче армия һәм Төркистан армиясе сәяси бүлекләре каршындагы фронт театр бригадаларында чыгышлар ясый.
Соңыннан Стәрлетамак татар драма театрында (1919), 1920-1922 елларда Уфа дәүләт Татар-башкорт күрсәтмә театрында (хәзерге М. Гафури исемемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры) эшли[1].