Габдрахман Мангушев

Габдрахман Мангушев, Габдрахман (Абдрахман) Габделкәрим улы Мангушев, рус. Мангушев Габдрахман Габделькаримович (1887-1919) — татар драма актёры, журналист, драматург. Татар театрына нигез салучыларның берсе. «Сәйяр» (1910-1915), «Ширкәт» (1910-1917) труппаларында уйнаган артист.

Тәрҗемәи хәле

undefined

1887 елда Ырынбурда туган. Ата-анасы чыгышы белән Сембер губернасы Сөнгәләй өязе (хәзерге Сембер өлкәсе Барыш районы) Зөябаш (Иске Тимошкино) авылыннан (хәзер шәһәр тибындагы бистә).

1907 елдан сәхнәдә. Үзешчән театр төркеме белән («Мосафир артистлар җәмгыяте») Мәкәрҗә ярминкәсе, Казанның Шәрык клубы сәхнәсенә чыга.
1910 елда Уфага килгән «Сәйяр» труппасында эшли башлый.
1915 елда В. Мортазин оештырган «Ширкәт» труппасына (Ырынбур) күчә.
1918-1919 елларда «Кызыл Армия» газетасының җаваплы сәркатибе.
Ватандашлар сугышы вакытында Ырынбур тирәсендә Кызыл гаскәр сугышчыларына[1] тамашалар күрсәтеп йөрүче фронт театр труппасын оештыра[2]. Сугыш вакытында алган авырудан 1919 елда вафат була (1920 елда Габдулла Кариев та вафат була).

Уйнаган рольләре

Махсус театр белеме булмаса да, талантлы җитәкчеләр һәм рус театрының тормышчан мәктәбе үрнәгендә иҗади яктан үсә, һөнәри зур артист булып өлгерә[3]. Көлкеле һәм драматик рольләрне бердәй уңышлы уйнаган. Сәхнәдә темпераментлы булуы, мили төсмерле каһарманнар образларын тулы ачуы белән аерылып торган.

Язган пьесалары

  • 1914 «Мөхәррир»
  • 1918 «Бәхет эзләүчеләр»

Чыганаклар

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият

  1. Г. Камал театры артистлары. Библиографик белешмәлек (төзүче И. Илялова). Казан: ТКН, 1996, 2005.ISBN 5-298-00708-2

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. Зәки Вәлиди сугышчыларына дигән версия дә бар
  2. БСЭ
  3. Татарстан Республикасы башкаласы(үле сылтама)
  4. Театр белешмәлегендә 2015 елның 1 апрель көнендә архивланган. [рус.]

Тема буенча өстәмә