Сара Байкина

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Сара Байкина
Файл:سارا حانم بايكىنا.png
Тулы исеме Сарра Нәбиулла кызы Байкина
Туган көне 1895(1895)
Туган Әстерхан
Вафат көне 1972[1]
Вафат булган җире
Ил
Эшчәнлеге драма артисты
Бүләк һәм премияләр

РСФСР атказанган артисты (1940)

Сара Байкина, Сара (Сарра) Нәбиулла кызы Байкина, рус. Байкина Сарра (Сара) Набиулловна (1895 елның 25 декабре, Әстерхан1972 ел, Әстерхан) — актриса, Татарстан АССР халык, Кырым АССР, РСФСР атказанган (1940) артисты.

Тәрҗемәи хәле

1895 елның 14 (25) декабренда Әстерхан шәһәрендә туган. 1911 елдан Әстерхан һәвәскәр татар театр труппасында уйный башлый. Әстерханга кымызга килгән Габдулла Тукай хөрмәтенә 5 июньдә үткән кичәдә беренче тапкыр сәхнәгә чыга[2].

Кырымда

1930 елларның икенче яртысыннан Акмәчеттә кырымтатар театры сәхнәсендә уйный. 1934 елда иң югары хезмәт хакы ала: I төркем өчен 450 сум[5]. «Ләйлә вә Мәҗнүн», «Таһир-Зөһрә», «Бакчасарай чишмәсе», «Чура батыр», «Галим айдамак», «Отелло», «Гамлет», «Юлбасарлар», «Испан побы», «Ике хуҗаның хезмәтчесе», «Һөҗүм», «Оптимистик фаҗига», «Любовь Яровая» һ.б. пьесаларда һәрвакыт баш рольләрне уйнаган (дублеры Сания Налбандова[6]).

Уйнаган рольләре

Яшь, лирик пландагы образлар иҗат итә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Чыганаклар

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият

  1. И. Илялова. Г. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00708-2
  2. Мәхмүтов, Һ., Илялова, И., Гыйззәт, Б. Октябрьгә кадәрге татар театры: очерклар. Казан: ТКН, 1988.
  3. Татар театры (1906-1926). Тулыландырылган 2нче басма. Казан: Мәгариф, 2003. ISBN 5-7761-1316-4
  4. Рабит Батулла. Урыннары җәннәттә булсын. Казан: «Рухият», 2007. ISBN 978-5-89706-109-9

Сылтамалар

Искәрмәләр