Байкиннар
Байкиннар — актерлар һәм театр әһелләре гаиләсе. Әстерхан, Баку, Казан, Ырынбур, Акмәчет, Ташкент, Әндиҗан шәһәрләре һөнәри татар, кырымтатар, үзбәк театрларына нигез салучылар.
- Җәләл Мөхәммәтҗан улы Байкин(1886-1954), актер, режиссер, педагог, Әстерхан татар театрын оештыручы.
- Зөлкәрнәй Мөхәммәтҗан улы Байкин (1888-1936), актер, режиссер, Әстерхан татар театрында, кырымтатар, үзбәк театрларында уйный.
- Гөлчәһрә Әхмәт кызы Байкина (1903-1997), актриса, ТАССР атказанган артисты, Әстерхан, кырымтатар, үзбәк театрларында, Камал театрында уйный. З. Байкинның хатыны.
- Сара Нәби кызы Байкина (1895-1972), актриса, РСФСР атказанган артисты. Әстерхан, Казан, Ырынбур, Җаек, кырымтатар, үзбәк театрларында уйный. Җ. Байкинның хатыны.