Ярулла Вәлиев
Тәрҗемәи хәле
1921 елның 10 мартында Уфа губернасы Уфа өязе (хәзерге БР Нуриман районы) Бикморза авылында туган. Туган авылында башлангыч мәктәпне, Үктәй авылында ТБУМне, Нуриманов исемендәге Уфа педагогика рабфагын, Уфа педагогия институтын (1946), фирка югары мәктәбен (1957) тәмамлый. Чишмә районы Урта Хөҗҗәт авылы мәктәбендә (1939), Бөрҗән районы Иске Собхангул мәктәбендә (1941) укыта, район мәгариф бүлегендә инспектор була. Бөек Ватан сугышы елларында «Җиңү юлында» район газетасының җаваплы сәркатибе, баш мөхәррире (1942-1944) булып эшли, Бөрҗән фирка райкомының бүлек мөдире итеп билгеләнә. 1946 елда Салават районының «Большевик» газетасы мөхәррире, 1947 - 1967 елларда «Кызыл таң», «Совет Башкортстаны» газеталарында, «Сәнәк» журналында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире булып эшли.[1]
Иҗаты
1938-1941 елларда шигырьләре «Яшь төзүче», «Яшь коммунар», «Ленинчы», «Коммуна», «Кызыл Башкортстан» газеталарында басыла. Юмористик һәм сатирик хикәяләре «Үз кеше» китабында (1963) басылды. Балаларга атап «Хәерле иртә, Исмәгыйль!», «Көчле кошчык син, сыерчык» повестьларын язды. Авыл тормышына багышланган «Бөркетләр оя ташламый» романы (1972) әдәбиятта әһәмиятле күренеш булды. «Гомер дәвам итә» (1968), «Син генәсең, бер генәсең» (1976) китаплары бар.[2]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Әдәбият
С. Сафуанов. «Бөркетләр оя ташламый» китабына кереш сүз. Уфа, 1980. [башк.]
Чыганаклар
Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988. [башк.]
Сылтамалар
- башка чыганаклар
Башкорт энциклопедиясе 2018 елның 4 август көнендә архивланган. [башк.]
Башкортстан (белешмәлек) [рус.]
Искәрмәләр
- ↑ башинформ
- ↑ Башкорт белешмәлеге, archived from the original on 2018-08-04, retrieved 2021-09-02