Мөхәммәт Әблиев
Мөхәммәт Шәриф улы Әблиев (рус. Мухамет Шарифович Аблеев; 15 июль 1900, Даныш, Кама Тамагы районы — 1941) — Совет татар язучысы, прозаигы, драматургы. СССР Язучылар берлеге әгъзасы.
Тормыш юлы
Мөхәммәт Әблиев 1900 елның 15 июлендә Казан губернасының Тәтеш өязендә Даныш авылында (хәзерге Татарстанның Кама Тамагы районы) ярлы крестьян гаиләсендә туа[1]. Батраклыкта йөри. 1915 елда Казанга эшкә китә. Октябрь инкыйлабыннан соң заводта таш тешләүче булып эшли. 1918 елда үз теләге белән продотрядка языла[2]. 1919 елда туку фабрикасында эрләү станогында эшли. Казандагы Көнчыгыш халыклары партия мәктәбен тәмамлаганнан соң, үз фабрикасында эшче яшьләрнең остазы була. 1921 елда Кызыл Гаскәр сафларына баса, Урта Азиядә басмачылыкка каршы сугышта катнаша.
1921 елдан Советлар Берлеге коммунистик фиркасе әгъзасы. 1926 елда Казан берләштерелгән татар-башкорт хәрби мәктәбен тәмамлый, 1 нче Татар укчылар полкының взвод командиры итеп билгеләнә[3].
1928 елда Мәскәүдәге хәрби-сәяси курсларны тәмамлый. 1931—1932 елларда басмачыларга каршы хәрби операцияләрдә янә катнаша. 1936 елда Ленинград хәрби-сәяси академиясен тәмамлый. Казанга кайткач, пропаганда инструкторы булып хезмәт итә, соңрак полкның хәрби комиссары була. Совет-фин сугышында катнаша. 1941 елда Бөек Ватан сугышында һәлак була[3].
Иҗаты
Беренче әсәрләрен 1920 нче еллар башында бастыра. «Минем дустым сугышта» (1922), «Итекче кызы» (1928), «Ком улы» (1922—1929) исемле повесть һәм хикәяләр, «Ике туй» (1923—1925), «Лейтенант» (1936—1940) исемле пьесалар авторы[1].
Мөхәммәт Әблиевнең иң күренекле әсәре дип 1929 елда язылган «Шәмсекамәр» драмасы санала, ул Татар академия театры (1938, кабаттан 1998 елда) һәм Татарстанның башка театрлары сәхнәләрендә куела. Бу әсәрдә автор крепостной хокук бетерелгәннән соң крестьяннар һәм алпавытлар арасындагы сыйнфый каршылыкны ачарга омтыла[3].
1939 елда СССР Язучылар берлеге әгъзасы була[3].
Әдәбият
- Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. — 703 с., илл. ISBN 0-9530650-3-0
- Татарский энциклопедический словарь (на татарском языке) / Гл. ред. М. Х. Хасанов; Отв. ред. Г. С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. — 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
Сылтамалар
- Мөхәммәт Әблиев. kitap.net.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2016.
- ↑ 1 2 Аблеев Мухаммет Шарифович (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 февраль 2026.
- ↑ Әблиев Мөхәммәт [тат.] (2019-03-20). 11 февраль 2026 тикшерелде.
- ↑ 1 2 3 4 Гиниятуллина А. К. Аблеев Мухамет Шарифович. Писатели Советского Татарстана: биобиблиогр. справочник. Татарское книжное издательство (1970). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 февраль 2026. Архивировано 10 февраль 2017 года.