Бибинур Галиуллина

Бибинур Галиуллина, Бибинур Дәмин кызы Галиуллина (1907 ел, РИ, Казан губернасы, Лаеш өязе, Олы Солтан1984 елның 2 августы, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — драма актрисасы, Мәскәү татар театры, Татар академия театрының колхоз-совхоз филиалы, Республика күчмә театрында хезмәт итә. ТАССР атказанган артисты (1954).

Тәрҗемәи хәле

undefined

1907 елда Казан губернасы Лаеш өязе (хәзерге ТР Балык Бистәсе районы) Олы Солтан авылында туган. 19281933 елларда Мәскәү үзәк татар эшче театрында эшли. 1933 елның июнь аенда ССРБ ҮБК карары белән әлеге театр ябылгач, Казанга кайта. 1933 елда, Октябрь инкыйлабының 16 еллык бәйрәменә туры китереп, алдынгы колхозчыларның Беренче Бөтенсоюз съезды карары һәм К. Тинчуринның шәхси инициативасы белән[1] Татар дәүләт академия театры каршында күчмә колхоз-совхоз филиалы оештырыла. Режиссер итеп Гали Ильясов билгеләнә. Труппаның төп нигезен Мәскәү татар театрыннан кайткан артистлар тәшкил итә. 1942 елда, Татарстанның кара җирле районнарына хезмәт күрсәтү өчен, театр филиалы Буага күчерелә[2]. Труппада калган 9 кеше арасында Бибинур Галиуллина да була. 1944 елның октябрь аенда Буа театры Казанга күчерелеп, «Татар дәүләт республика күчмә театры» дигән мөстәкыйль театр итеп үзгәртелгәч тә (1988 елдан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры), Бибинур Галиуллина әлеге театр труппасында кала, пенсиягә чыкканчы күчмә театр сәхнәсендә хезмәт итә.

undefined

Уйнаган спектакльләре

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Әдәбият

  1. Ильтани Илялова. Г. Камал театры артистлары: Библиографик белешмәлек. К.: ТКН, 2005, 82нче бит.

Сылтамалар